Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • “Коммунар“дан “Яңа юл“лар белән–“Туган як“ка

    Районыбызның патриоты булып, бу көннәрдә безнең арада 80 яшьлеген бәйрәм итүче Ядкарь Сафиулла улы Айнуллов башкарган күркәм хезмәт турында тасвирлап язарга керешкәнче, бу эш миңа җиңел булыр кебек уйланылса да, аны башкарырга керешкәч, шактый кыенлык алдында калдым. Бу шәхесне бик күптәннән белә торган кеше булганыма күрә, биографиясен гадәти стильдә генә...

    Рафаил СУБАЕВ

    Аны белеп бетермәгән яшьрәк буынга башта шуны хәбәр итик: районыбыз матбугаты тарихында, аның бездә яшәүчеләрнең яраткан гәзите булып әверелүендә Я.С.Айнулловның эшчәнлеге шактый әһәмиятле урын тота. Аның тормыш-биографиясенең хезмәт өлеше нигездә шушы редакция эше белән бәйле. Ул эшләгән елларда район гәзите бездәге әдәби-иҗтимагый-мәдәни хәрәкәтне оештыру үзәгенең бер өлешенә әверелгән иде.

    Я.С.Айнуллов 1934 елның 16 сентябрендә Иске Чокалы авылында туган. Аның нәсел тамырларына игътибар итсәң, аларның авылда зыялы нәсел - татар шагыйре Гариф Гайнуллин-Чокалый шәҗәрәсенә тоташуын ачыкларсың. Ерак бабалары Абдеразяк XVIII йөздә авылның укымышлыларыннан исәпләнгән. Мәхәлләдә мулла булып, бүтән урын булмаганлыктан өендә балаларны җыеп, гыйлем өйрәткән. Аның улы Фәхретдин дә әтисе юлын сайлаган һәм улы Айнулланы да авылның укымышлы затлары дәрәҗәсенә ирештергән. Айнулла үзе дә балаларында белем алуга дәрт уяткан. Күпне белергә омтылучан олы улы Гарифулла авылдагы мәдрәсәдә башлангыч белем алгач, Сембер мәдрәсәсендә укуын дәвам итә. Гарифулланың туганнары Сәнатулла һәм Сафиуллалар да белемгә омтылучан булганнар. Мәсәлән, Сәнатулла 12 яшеннән авылдан чыгып китә. Мәдрәсәләрдә укып, үзлегеннән белем алып, мөстәкыйль яшәргә өйрәнә. Донбасс шахталарында күмер кисә, Бакуда нефть чыгара. Ул шулай ук иҗат эше белән дә мавыга, аңарда журналистлык сәләте ачыла. Бакуга барып урнашакач ул "Бакинский рабочий" гәзитендә редколлегия әгъзасы була, аннан мөхәррирлек вазыйфаларын башкара. Ул фарсы, гарәп, француз, немец телләрен яхшы белгән. Бакуда әзербайҗан телендә чыга торган "Саба" (Таң җиле) һәм "Икъбал"(Бәхет) исемле гәзитләрнең дә мөхәррире була. 1951 елда туган авылына кайта һәм шунда вафат була. Икенче энесе Сафиулла авылда яшәп, вафат була. Аның уллары Фәһим һәм Ядкарь бабалары мәсләгенә тугрылыклы булып калалар. Фәһим үзлегеннән өйрәнеп, күп төрле һөнәрләр үзләштерә. Киномеханик вазыйфасын үтәп яшәү белән бергә, заманча аудио-видео аппаратураларга кадәр ремонтлау осталыгына ирешә.

    Ядкарь авылда җидееллык белем алгач, Иске Чүпрәле урта мәктәбендә укуын дәвам итә һәм өлгергәнлек аттестаты ала. 1953/56 елларда Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач, ул 1957 елның маенда "Коммунар" газетасында җаваплы секретарь булып эшкә урнаша. Бу хезмәтне Чүпрәле районы бетерелеп, Буага кушылганчы-1963 елның маена кадәр башкара ул. 1962-1968 елларда читтән торып укып, Казан дәүләт педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый.1967 елда яңадан Чүпрәле районы оешкач, районда газета "Яңа юл" исеме белән чыга башлый. Аның чыгуын яңадан оештыру өчен 1967 елның 15 маеннан редактор итеп билгеләнгән Я.Айнулловка шактый көч куярга туры килә. Район яңадан оештырылгач, элекке типография булган бинага урнаштырылган китапханәне аннан күчереп, кабат типографиягә әверелдерәләр. Бу бинаның бер ягына редакция дә урнаша. Типография урнашасы бүлмәләргә безнең шартларда әлегәчә гамәлдә булмаган, катлаулы гәзит сугу машиналары кайтарып урнаштырылды. Ул чорда гәзит аерым шрифтлардан чүпләп, кулдан җыела иде.

    Оештыру эшләрен кызу темпларда башкарып, шул елның июнь аенда ук гәзит чыга да башлады. Ул елларда яңа гына оешкан районның икътисади, социаль-мәдәни үсешендә кыенлыклар байтак иде, гәзит ул проблемаларны хәл итүдә партия, совет һәм хуҗалык органнарына булышты, аның үтемле сүзен райондашлар һәрдаим тоеп яшәде.

    Я.С.Айнуллов редакторлык вазыйфасын 1997 елның 15 декабренә кадәр башкарды. Бу матбугат ветеранының журналистика өлкәсендә эшләгән 35 елы, районның матбугат тарихында матур сәхифәләр калдыруы-ихтирамга лаек. Ул-СССР Журналистлар Союзы әгъзасы буларак та, яхшы оештыручы, принципиаль җитәкче буларак та, игътибарлы һәм райондашлары арасында чынлап та хөрмәт казанды. Ул эшләгән чорда журналистика өлкәсендә бернинди мәгълүматы булмаган яшьләр дә бу эшнең серенә төшенеп, активлашып, уңышлы эшләүгә ирештеләр. Редакция тирәсенә һәрдаим каләм тибрәтеп, һәм әдәби иҗатта үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр туплана килде, редакциянең тәҗрибәле журналистлары ярдәмендә алар үз язмаларын райондашлары хөкеменә чыгаруга ирештеләр.

    Редактор тәкъдиме белән монда эшләүче өметле һәм оста каләм ияләре-Ш.Х.Сабируллов, А.Х.Шәрәпов, Р.Н.Фәтхуллов, Р.Х.Мортазина, Р.С.Субаевлар СССР Журналистлар берлеге әгъзалары булдылар. Хәзер Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары булып җитешкән Роберт Рәкыйпов, Фирүзә Җамалетдинова, Рәмис Аймәт, Рифкат Хисмәт, Рафаил Сираҗилар редакторның хәерхаһлыгы белән башлангыч иҗатларына биредән старт алдылар.

    1981 елның май башында район җәмәгатьчелеге газета чыга башлауга 50 ел тулуны билгеләп үтте. Бу уңайдан Чүпрәле районында чыга торган "Яңа юл" ("Новый путь") газетасын Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Почет Грамотасы белән бүләкләү турында Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Председателе С. Батыев һәм Верховный Советның Президиумы Секретаре Д.Дәүләтшина имзалаган указның түбәндәге эчтәлектәге язма бар: "Хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләүдә нәтиҗәле эш алып баруы өчен һәм беренче саны чыгуга 50 ел тулу уңаеннан Чүпрәле районында чыга торган "Яңа юл" ("Новый путь") газетасын Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Почет грамотасы белән бүләкләргә."

    Шул уңайдан, озак еллар һәм нәтиҗәле эшләве өчен газетаның редакторы Я.С.Айнуллов та ТАССР Верховный Советы Президиумы Указы нигезендә Почет грамотасы белән бүләкләнде. 1982 елда редактор "СССРның матбугат отличнигы" билгесенә ия булды. Ә 1986 елда аңа "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.

    Тулы канлы тормыш белән гомер кичерү өчен, һичшиксез, адәм баласына пар канатлар һәм гаилә бөтенлеге өчен йортыңда балаларның чыр-чулы көлүләре, шаярулары кирәк. Бу форсаттан да Ядкарь Сафиулла улы һәм Рузания Абделхак бергәлек тормышлары аларга канәгатьлек китерде диясе килә. Гаиләләрендә илгә-көнгә файда китерердәй 3 бала үсте, хәзер 6 оныклары, 3 оныкчыклары - бу гаиләнең шатлыгын тәшкил итә. Ядкарь Сафиуллович та аз, әмма туры сүзле, кырыс, әмма йомшак күңелле кеше булып, хөрмәтле гомер кичерүен дәвам итә. Һәм озак еллар бер-берсен сөендереп яшәүләр язсын аларга!

    Резидә Җамалтдинова, "Туган як"- "Таван ен" газеталарының баш редакторы:

    -Бу дөньяның уникаль кешеләре була. Ядкарь Сафиуллович белән Рузания Абдулхаковнаны безнең якның нәкъ шундый кешеләре дияр идем. Итагатьле, сабыр, акыллы булуларымы, әллә тагын башка бер күркәм, безгә таныш булмаган сыйфатмы бу икәүне башкалардан аерып тора, өстенрәк итә. Һәм аларны бер-берсеннән башка күз алдына китереп тә булмый. Балачактан ук инде, иртә йокыдан уянганда Рузания ханымның җирле радиоузел тапшыруларын яңгыратуы, ягымлы тавыш белән һәркемгә хәерле иртә теләүләре хәтергә уелып калган. Әйе, без барыбыз да "Айнулловлар мәктәбе"н үткән кешеләр. Аталарча кайгыртучанлык күрсәтер иде, Ядкарь абый. Рузания ападан исә хатын-кыз серләренә төшендек, уңган хуҗабикә булу күнекмәләрен алдык.

    Бүген дә республиканың кайсы гына почмагына китсәң дә, Ядкарь Сафиулловичны белүчегә юлыгасың. Гомерендә бер күргән кеше дә аны хәтерендә калдырып, Чүпрәледән икәнлеген дә белер. "Редактор" дигән сүз чыкканның соңында "...сезнең районда бит әле..." дип аның турында сораштыра башлар... Хаклы рәвештә горурланабыз без "үзебезнең редакторыбыз" белән. Редактор буларак, интеллект дәрәҗәсе югары буларак башкаларның күп хаталарын, хәтта тормыш хаталарын "төзәтсә" дә, бервакытта да күңел калдырырлык, сындырырлык итеп "төзәтмәде" ул, бары тик өйрәтте генә. Язарга да, яшәргә дә өйрәтте.

    Исхак ХӘЛИМОВ, «Өмет» газетасы мөхәррире, Ульяновск шәhәре.

    -Ядкарь Сафиуллович журналистика hәм социаль мәсьәләләр өлкәсендә ирешкән уңышлары безнең «Өмет» газетасы үсешенә дә зур этeргеч бирде. Моннан чирек гасыр диярлек элек, 1989 елның 30 декабрендә басыла башлаган газетабызны җанлы, тирән эчтәлекле, укучылар яратырлык итеп чыгару дәрәҗeсенә җиткерүдә без ул 30 ел буе җитәкләп килгән-«Яңа юл» газетасыннан күп кенә уңай үрнәкләр алдык. «Өмет»не укучылар арасында бүген дә аны киң эрудицияле, саекмас, дәрья күңелле профессиональ журналист hәм җитәкче, тугрылыклы, гадел дус hәм иптәш буларак чиксез горурлык белән искә алучылар бихисап.

    Сатирә Хәйруллина, матбугат ветераны:

    -И-ии, ул еллар... Авыр иде тормышлар, әмма күңелле иде. Кырыс иде Ядкарь абый, принципиаль иде. Курыкмый идек, бары тик оялдык. Төннәр буе газета ясаган, хәреф чүпләгән заманнар иде ул - партия чоры. Эшләгәнне дә күрә белде Ядкарь Сафиуллович. Кулдан гәзитанең бер полосасын 4әр сәгать җыя идек. Бервакытны шулай кызу-кызу гәзит "өлгертәбез". "Оттиск" (беренче нөсхәсен) укырга алыр өчен редактор көтеп тора. Каушадыммы соң, әллә арыган идемме, шырпы кебек вак кургаш хәрефләрдән торган "полоса"м (газетаның бер бите) төште дә китте кулымнан. Еларгамы, нишләргә икәнне белмичә торганда, Ядкарь абый яныма килеп тә җитте, "кайгырма, кайгырма" дия-дия, миннән элекке иелеп, идәнгә чәчелгән шрифтларны чүпли дә башлады... Киң күңелле, олы йөрәкле ул, безнең остазыбыз.

    Суфия Айметдинова, редакциянең баш бухгалтеры:

    -Ядкарь Сафиулловичның тыйнаклыгына бәйле бер истәлекле хәлне күңелемдә әле дә саклыйм. Эшкә урнашырга дип редакциягә килдем, редактор яңа кешене, ягъни мине, тикшерә, хәзергечә әйтсәк, "собеседование" үткәрә. Ул да булмады, телефон шалтырады. Трубканың теге башында ачулы бер адәм "азаудагы-кырымдагыны бер дә калдырмыйча, сүгенепме- сүгенә. Аның сүзләрен миңа ишеттерергә теләмәүдән, аның өчен оялуыннан кып-кызыл булган Ядкарь абый трубканы учы белән дә томалап карады, өстәл астына да төшереп карады, кешем бар әле дип тә карады. Тегесе генә бакыруын дәвам итте. Ник ташламый икән бу редактор бу трубканы дигән идем, шалтыратучы райком кешесе булып чыкты... Шул чакта Ядкарь Сафиулловичка карап, шуның кадәрле дә тәртипле, әхлаклы кешеләр бар икән бит бу җирдә(!) дип уйлаган идем.

    "Туган як" газетасының 80 еллыгында:

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: