Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Көчле рухлылар гына максатка ирешә ала

    Бу дөньяга һәркем үз язмышы белән килә. Берәүләр сынауларны күтәрә алмый, авырлыкларга бирешеп югалып кала, икенчеләр башкаларга үрнәк булып яши бирә.

    «Язмыш синең тез астыңа китереп сукса, егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса - үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмә - асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп, иреккә ургыл. Җиргә күмсә -орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатка ирешә алалар», ди Фәнис Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала" әсәрендә. Нәкъ менә Яруллиннар язмышы кабатлана Иске Шәйморзада яшәүче Фәхретдиновлар гаиләсендә дә.

    Барис абыйны язмыш сукса тимер өзәр чакларында сыный башлый. Әтиләре сугыштан яраланып кайта. Бер куллы килеш булса да, ишле гаиләне туендыруда үз өлешен кертергә тырыша ул. Бер-бер артлы туган 10 баланың берсе Барис була. 8 сыйныфны тәмамлагач, ул колхозда эшли, бер үк вакытта кичке мәктәптә укый. Армия сафларыннан соң, Тәтеш районында тракторист-механик белгечлеге ала. Булачак тормыш иптәше Гөләндәм белән алар икесе ике урамда яшәсәләр дә, бәрәңге бакчалары тоташкан була. Читтән генә күзәтеп йөри егет кызны, кичке уеннарда кыз янына беркемне дә якын җибәрми. Уены да нинди бит әле аның?! Егетләр күз төшергән кызлары янына утырып, учларын тезләре өстенә куялар. Учка берсе каеш белән суга. Авыртуга түзә алмаганнар янындагы кызны башкалар белән биергә, күңел ачарга чыгарырга мәҗбүр була. Ә Барис абыйның түземлеге җитә, Гөләндәм һәрвакыт аның янәшәсендә утырып кала. Күңел эчендәгесен тышка чыгармау мишәрләргә хас сыйфат. "Яратам", диюләре эш-гамәлләрендә чагыла.

    Гөләндәм дә әтисез. Әтисе сугыштан алган яралардан сихәтләнә алмыйча вафат булган. Дүрт кыз баласын кочаклап әниләре ялгыз калган. Бер кыз туганы кызамыктан үлә. Олы апалары ялланып торф эшләренә Мәскәүгә дип чыгып китә, кечкенә сеңлесе дә бик еш авырый торган була. Шулай итеп Гөләндәм апага әнисенең уң кулы, таянычы да булырга туры килә. Урта мәктәптән соң, теләге медицина буенча китү булса да, хыяллары чынга ашмый. Ул гомерен башка игелекле эшкә-балалар тәрбияләүгә багышлый. Лаеклы ялга чыкканчы, хезмәт кенәгәсендә бары бер язу- балалар бакчасында тәрбияче.

    1966 елда Барис белән алар гаилә коралар. Ялкынлы ат елы була ул. Төрле хорафатларга башлап ышанмаса да, яшәү дәверендә күргәннәреннән, язмыш сынауларыннан чыгып, Гөләндәм апа әлеге хакыйкатьнең чынбарлыгына инана. "Гомер буе янып яшәргә туры килде", ди ул үзе бу хакта.

    Шулай да гаиләнең башлангыч чорына күз салсак, күп кенә бәхетле мизгелләргә юлыгабыз. Яшь гаилә матур итеп, өй җиткезә. "Нәрсә белән тутырасыз, бигрәк зур бит" диючеләргә Барис абый: "Балалар белән" дип җавап бирә. Чыннан да гаиләне түгәрәкләп, берсе артыннан берсе алты бала туа, соңгылары-игезәкләр. Барис абый алдынгы көрәшче, уңган тракторчы. Тормыш шулай матур гына дәвам иткәндә, башлана хәсрәтле көннәр.

    Барис авырый башлый. Җир җимертеп эшләп йөргән авыл кешесенең бит әле үз сәламәтлегенә карата игътибары да җитенкерәми, узар әле янәсе. Тик авырту узмый. Билдә башланган әрнүләр тора-бара аякларга күчә, алар йөрмәс була. Шуның өстенә кечкенә кызлары өстенә кайнаган самовар төшә, аның әрнүләре дә ана йөрәгенә яра. Мәктәптә укып йөргән җирдән 12 яшьлек улларының уен вакытында күзенә зарар килә, операция өстенә операция кичерергә туры килә. Авыруларга түзә алмаган Рәшитләре 29 яшендә дөнья куя.

    Сызланып йөргән Барис абый белән дә алар хастаханә юлын таптый башлыйлар. Башлап аякларга, аннан арка миенә ясалган операцияләр көткән нәтиҗәне, якты өметләрне акламый. Барис абый йөрмәс хәлгә җитеп, урын өстенә егыла. Армиядән көтеп алган уллары, игезәк соңары Илгизәрнең дә гомере аяныч тәмамлана. Фаҗигале төстә, юл һәлакәтендә вафат була.

    "Әҗәлләргә дәва юк. Бу сынаулардан упкынга тәгәрмәс өчен сабырлык, иман ныклыгы кирәк булды. Тормыш арбасыннан төшеп калмаска, гаиләне яшәтергә кирәк", дип Гөләндәм апа үзендә көч таба. Сәнгатькә гашыйк күңеле аны "Сөмбелә" халык ансамбленә алып килә. Бала вакыттан ук әнисе белән каберлек яныннан узганда "Кызым әтиеңә догалар кирәк, алар аны яшәтә" диюләре дә сеңеп калган була. Әнисе өйрәткән догалар, Аллаһы Тәгаләдән түземлек сорарга ярдәм итә. Күңел халәтеннән чыгып, шигырьләр дә яза әле ул.

    Дөнья безне сытып сынаса да,

    Бирешмәдек, барсын күтәрдек.

    Алсын гыйбрәт бездән башкалар да,

    Тормыш сынауларын үтәрлек.

    Егылмадык, сыгылмадык шөкер,

    Бер-беребезгә терәк була алдык.

    Бәгъребезгә кан сауган чакта да,

    Күз яшьләрен йотып, көлә алдык.

    Гомер кышларына кереп барыш,

    Шатлыктан да күп булды михнәте,

    Дөнья-фани монда бар да кала,

    Мәңгелектә көтсен рәхәте.

    36 яшеннән бирле авырый башлаган Барис абыйның: "Нигә яшим икән мин?" - дигән вакытлары, күңел төшенкелекләре еш була. Әмма шул чакта аңа һәрвакыт ярдәмгә Гөләндәм апа, балалары, оныклары (бер оныкчыклары бар бүгенге көндә) аның өчен өзелеп торуы яшәргә көч бирә. Гомерлеккә яр итеп сайлап алган кадерле кешесенең күзләренә карап, Гөләндәм апа ягымлы итеп "Алтыным, хәлең ничек?" дип эндәшә.

    -Кайда гына булсам да, хәерле юл теләп озатучым, зарыгып көтеп алучым булды. Күрешеп сөйләшкәч, үзем дә йөреп кайткандай булдым, дип канат куючым барлыгына гомере буе шатланып яшәдем. Үкенерлек тормыш юлы узмадык, аллага шөкер", -ди Гөләндәм апа.

    Агымдагы ел алар өчен истәлекле вакыйгаларга бай. Бергә башлаган тормыш сукмагыныннан йомгак җебе 50 еллык алтын туйны санаса, көз айларында Гөләндәм апа юбилейлы гомер бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

    Әйе, язмыш китергән сынаулар аларны көчле булырга өйрәткән, ике арадагы хисләрне тагын да ныгыткан гына. Авырлыкларны бергәләп уза алуларына, булганына шөкер итеп һәр туар көнгә шатланып яши алар бүген. Кояш чыкканны күрүләрен дә бәхеткә санаган әлеге күркәм гаиләдән үрнәк алыйк!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: