Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Киртәләрне алга баручы җиңә

    Февраль аенда Яшел Үзәндә "Ел хатын кызы. Ел ир-егете-хатын-кыз карашынча" дигән конкурсның зонаара этабы узды. Әлеге конкурста Уби авылыннан Наталия Куракина катнашып, җиңү яулады. Үткән көннәрдә Наталия конкурсның республика турына, Казанга барып кайтты.

    -Конкурста катнашу минем өчен тормышымда яңа бер этап булды. Хатын-кызның никадәр мөлаемлыгын, Ана буларак бөеклеген чагылдырган әлеге чарада катнашу миндә бу җиргә гүзәл зат булып туганым өчен тагын бер кат горурлык хисе тудырды,-ди ул хисләре белән уртаклашып. -Әлбәттә, бары тик җиңү белән кайтырга дигән өметләр белән бардык һәм моңа ирештек тә, мин бик шатмын.

    Наталия Яңа Уби авылында туа. Шунда башлангыч, аннан урта белемне алып, үзенең киләчәген балалар арасында күрә. Хезмәтендәге бүгенге уңышларына да ул, алда әйткәнчә, этаплап, еллар аша килә. Иң элек училище, аннан Чуваш дәүләт педагогия университетын, аннан тагын М.А.Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университетын тәмамлаган.

    Һәрдаим үз өстендә эшләргә өйрәнгән ханымның бер генә тик утырган вакытын да күрмәссең. Бу хакта мәктәптә бергә эшләүче хезмәттәшләре, Уби урта мәктәбе директоры Венера Мошкова да сөйли:

    -Наталия Николаевнага нинди эш кушсаң да, ул белмим дими, фәкать кайчан, кайда дияргә мөмкин. Самолет штурвалы артына утырырга куш, анда да утыра ул, менә шундый тиктормас, үҗәт, максатына ирешмичә туктамый торган укытучы,-ди.

    Наталия Куракина мәктәптә белем бирүдән тыш, укучылар, авыл халкы белән төрле түгәрәкләр оештырган. Шуларның берсе-тукучылык буенча булса, икенчесе сәйләннәр белән эшләү. Тукучылык турында аның сөйләгәннәрен язарга тотынсаң, калын бер китап булыр иде, мөгаен. Өйдәге иске туку станогын эшкә яраклы итеп ремонтлаганнан соң, бар күңелен җәлеп иткән шөгыле булып киткән ул аның.

    -Әлеге онытыла барган һөнәргә авылдагы өлкән кешеләрдән өйрәндем, бүген укучыларны да өйрәтәм.

    Туку эшләрен башкаларга да күрсәтү өчен алар Казан Сабантуена да баралар. Моңарчы ташландык хәлдә булган мәктәп музеен матурайту эшләрен дә ул үз өстенә алган. "Элеккеге әйберләр белән кызыксынуым, мөгаен, тарих фәне укытуымнан да киләдер", ди ул.

    Гаиләдә дә Наталия ханым үрнәк әни һәм тормыш иптәше. 1996 елда Александр белән гаилә корып, бүгенге көндә алар дүрт бала үстерәләр. Олысы 9 сыйныфта укый, иң кечкенәләре балалар бакчасына йөри.

    -Барсына да ничек өлгерәсез, дигән соравыма каршы, Наталия елмаеп кына:

    -Балалар бар эшне үзләре башкаралар, бик мөстәкыйльләр. Мин бит һәрдаим укуда, я булмаса җәмәгать эшендә. Кечкенәсе белән декрет ялында да алты ай гына утырдым,-ди.

    Наталиянең һәм ире Александр ягыннан да гаиләләр ишле, бергә туганнар җыелганда гына да 30лап туган-тумача җыела икән. Куракиннар гаиләсенең бу уңайдан татулыгын чагылдырган сыйфатны әйтеп үтми мөмкин түгел-алар бер урамда барысы бергә янәшәдә генә йортлар салып, гомер кичерәләр, бар эшне бергәләп эшлиләр.

    Гаиләнең бердәмлеген, бер-берсен күз карашыннан да аңлауны анда урнашкан мохитның саклавы да бәхәссез.

    Наталиянең "Ел хатын кызы. Ел ир-егете-хатын-кыз карашынча" конкурсында катнашып, җиңү яулавында боларның барысы да, әлбәттә, роль уйный. Тормыш иптәше Александрның нык ярдәмен аеруча тоя ул. Алар бергәләшеп, көн-төн әзерләнеп, зонаара конкурста гаиләләре белән сәхнәгә чыгалар. Югыйсә, тормыш иптәше, үзе дә, моңарчы бер тапкыр да җырлап-биеп караганнары булмаган.

    Наталия бүгенге тормыш девизында да: "Киртәләрне бары алга баручы гына җиңә ала" дип белдерә. Ә хатын-кызның тормыштагы төп ролен, беренче чиратта, Әни, хәтта күпбалалы Әни булуы белән бәяли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: