Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Киртә юктыр гомер агышына...

    Иске Чүпрәле авылында яшәп, "Туган як" газетасы аша да үзенең лирик шигырьләре белән укучыларга яхшы таныш булган, һәвәскәр шагыйрь, берничә китап, җыентык авторы, Зәки Нури исемендәге бүләк иясе Дамир Әхмәтҗановка шушы көннәрдә 55 яшь тула.

    Аның иҗатында туган җиренә, әти-әнисенә, туганнарына, авылдашларына багышланган лирик шигырьләр һәм җырлар чагылыш таба. Дамирның иҗатына бәя биреп авылдашы Иршат Закиров болай ди: "Дамирның шигырьләренә килгәндә, алардан нечкә күңелле, дөньяга ачык карашлы авторның туган җирен, якыннарын өзелеп яратуы, табигатькә мәхәббәте бөтен тулылыгы белән сизелеп тора. Автор ашыкмый, кабаланмый, әйтерсең ул, вакытны сузарга теләп, тирә-юньнең иң вак күзәнәкләре серенә төшенеп, аларның серен аңлауга, тормышның мәгънәсенә тирәнрәк төшенергә тырыша". Газетабызның бу санында без, укучыларыбызга авторның яңарак кына язылган шигырьләрен тәкъдим итәбез. Авторга исә, туган көне уңаеннан иҗади уңышлар, бәхет, сәламәтлек телибез.

    Каршы ал, Кәкерлем!

    Әй, Кәкерлем, озатып калдың,

    Хәерле юллар теләп.

    -Эзлә, диеп бәхетеңне,

    Туган илкәйне иңләп.

    Таныш булмаган җирләрдә,

    -Сал, диеп үз сукмагың.

    Кайта калсаң-юллар ачык,

    Тартса туган туфрагың.

    Кабул итәр уйнап үскән,

    Газиздән-газиз нигез.

    -Йөз чөермәм, дигән булдың,

    Миңа барчагыз тигез.

    Кичерсәң иде, Кәкерлем,

    Читкә дәште эчәр су.

    Тормасак та ким-хур булып,

    Искә төшсәң, ямансу.

    Аерылсак та инде күптән,

    Җан һаман сиңа тарта.

    Шуңадыр күпләр ашкынып,

    Һаваң суларга кайта.

    Каршы ал кайтсак, Кәкерлем,

    Без синең сабыйларың.

    Киткәннәргә бир фатихаң,

    "Имин булсын!",-диеп юллары.

    Тугрылык

    Гомере буе туган әби,

    Сугышка киткән ирен.

    Олы юлга карап көтте,

    Талдырып ике күзен.

    Җилләр тәрәз какканда да,

    Тиз-тиз пәрдәне этеп.

    Пыялага йөзен куяр-

    Кайтуын өмет итеп.

    Сугыш утлары сүнгәнгә,

    Күп дистә еллар үтеп.

    Сагынып искә алыр иде,

    Яшьле күзләрен сөртеп.

    Күзләре күрмәс булгач та,

    Әйтте ул өзеп сүзен:

    "Кайта калса күңел булганчы,

    Күрә алмам инде йөзен..."

    Гомер агышы

    Яр буенда үскән тал кызлары,

    Агым суда чайкый толымын.

    Суга төшкән сылу шәүләләрен,

    Шаяртып тарата вак дулкын.

    Инде яшәп олыгайган таллар,

    Көнләшкәндәй башларын игән,

    Сыгылмалы чибәр вакытларын,

    Үткәрәләр сыман күңелдән.

    Алар да бит искән назлы җилдә,

    Толымнарын сүтеп таратты.

    "Яшьлек", дигән могҗизаны тоеп,

    Үз тиңнәрен сөеп-яратты.

    Яшьлек яме-зифа тал кызлары,

    Суда күреп сылу гәүдәсен.

    Кәнәгатьлек белән тирбәләләр,

    Бу дөньяның күреп рәхәтен.

    Уйга чумдым талларны күзәтеп,

    Ирек биреп күңел сагышына.

    Килсә дә шул каласы яшьлектә,

    Киртә юктыр гомер агышына.

    Таңда кердең әнкәй төшемә

    Таңда кердең, әнкәй, төшләремә,

    Ак яулыгың җәеп бәйләгән.

    Пөхтә итеп сырмышыңны кигән,

    -Җылы тапмыйсыңмы җәйләрдән?

    Оста итеп йон җебеннән бәйләп,

    Ак оекбаш киеп куйгансың.

    -Унике балага бүлеп бар җылыңны,

    Әллә үзең өшеп-туңгансың?

    Чыбык алдың да күк, казлар кудың,

    Бәпкәләрен санап-исәпләп.

    Шул арада миңа карап алдың,

    Назлы итеп, сөеп-иркәләп.

    Шул карашың бәгырьләрне телеп,

    Йөрәк хисләремә кагылды.

    Ниндидер бер җан иркәләр дулкын

    Күңел түрләремә сарылды.

    Ни үкенеч, синең изгелеккә

    Бар гомергә калдык бурычлы.

    Мәңге яшәр кебек идең дә бит...

    Үзгәртү юк икән язмышны.

    Тик кызганыч, кыска булды төшем,

    Теләмәстән киттем уянып.

    Аңга килми бәхет мизгеленнән,

    Озак яттым, тирән уйланып...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: