Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Киевтан Берлинга кадәр

    Алексей Гордеев белән элек тә күрешкән бар иде. Бер дә үзгәрмәгән, тик менә аяк буыннары гына тыңламый башлаган. Шунлыктан өйдән чыгып урамда да йөрми икән.-Миңа гаҗәпләнмәгез, ноябрь урталарында 88 тутырам бит,- ди Алексей бабай.

    Туксан яшенә җитеп килүгә дә карамастан күңеле белән һаман яшь әле ул.Электәгечә үк шаяртып сөйли, өйгә кеше килсә ачылып китә, аралашырга ярата. Алар яши торган урам очындагы елга аша Николай Угаслов күпер салдырган икән, шуны барып күрергә хыяллана. Югыйсә мондагы халык гомер буе ул елга аша кичүне сират күпере белән чагыштыра иде бит. Быелгы җәй кирәгеннән дә артык яңгырлы булды шул. Бераз юллар төшкәч, улы Анатолий алып барыр әле үзен. -Авыл үзгәреп тора, урамнар төзекләндерелә,кешеләр дә начар яшәми, авылдашыбыз Николай Федорович бик матур чиркәү төзетте, рәхмәт үзенә. Аяклар йөрмәгәч дөньяга чыгып булмый шул,-ди Алексей Николаевич. Икенче группа сугыш инвалидының тәнендә җитмеш ел буе ядрә кыйпылчыклары йөри. Әйтерсең яз,көз чорында алар әледән-әле хәрәкәткә киләләр дә, үзлегеннән сызланып сугыш михнәтләрен янә күңелдә яңарталар сыман. Сугыш башлану белән авыл ирләре бер-бер артлы фронтка китә. 1943 елның январенда аңа да чират җитә. Канаштагы җыелу пунктыннан яшь солдатларны Вурнарда ачылган курсларда пулеметтан атарга өйрәтәләр дә икенче Украина фронтына озаталар. Киевка җитәрәк 60 километр калгач, алар утырган эшелон өстенә немец самолетлары бомба яудыра башлый. Берничә снаряд нәкъ рельска төшеп вагоннарны берничә дистә метрга алып очыра. Әле сугышның ни икәнен дә белмәгән унҗидешәр яшьтәге егетләрнең күбесе шунда ук янып һәлак була. Киевка җиткәч исән-сау калган солдатларны 40 нчы армия составындагы 133 нче дивизиянең 521 нче полкына кушалар. Шушы көннәрдә полк һөҗүмгә күчәргә тиешле боерык ни сәбәптәндер ике атнага кичектерелсә дә, көтмәгәндә һөҗүм сәгате билгеле була. Дошман уты астында солдатлар алга ыргыла. Берничә йөз метр араны йөгереп үткәндә генә якташыбыз янында ядрә шартлый. Канга баткан Алексейны тереләй килеш туфрак күмә. Күпме яшисе калгандыр, әмма шулчак сугышчылар аның җир өстендә тырпаеп калган аяк очын күреп алалар. Шулай итеп ул беренче мәртәбә үлем белән йөзгә-йөз очраша. Госпитальдә дәваланып чыккач кече командирлар әзерләү курсларында укый һәм развед группага җитәкчелек итә. Карпат тауларында сугыша. Молдавияне, Румыния, Венгрия, Чехословакияне азат итүдә катнаша, Җиңү көнен Берлиннан 30 километр ераклыкта гына каршы ала. Дистәләгән орден-медальләр арасында аның күкрәген Кызыл йолдыз ордены да бизи. Сугыштан соң да әле ул 4 ел Казан хәрби танк училищесында офицер булып хезмәт итә. Шушы көннәрдә районның "Теплосервис" җәмгыяте җитәкчелеге сугыш ветераны янында булды. Җәмгыять директоры Рифкать Җәмалетдинов аңа алдагы көннәрдә дә нык исәнлек теләп, бүләк тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: