Туган Як
  • Рус Тат
  • Хөрмәткә лаек ветеран Гаязетдин Нуртдин улы Нуртдинов

    Кешене эшенә, куйган хезмәтенә карап бәялиләр.

    Үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән, һәрвакыт, һәркемгә ярдәмгә килергә әзер булган шәхесләр зур хөрмәткә лаек. Язмамның герое Гаязетдин Нуртдин улы Нуртдинов та ачык йөзле, кешеләргә ярдәмчел шәхесләрнең берсе.

    Гаязетдин абый Иске Чокалы авылында Рабига апа һәм Нуртдин ага гаиләсендә тугызынчы бала булып дөньяга аваз сала. Гаиләдә барлыгы ун бала була. Авылдагы мәктәптә җиде классны тәмамлаганнан соң, яшь егет авылдагы МТСта эшче буларак беренче хезмәт чыныгуы ала. Аннан соң өч ел армия хезмәте. Армиядән кайткан яшь егет экстерн рәвештә 10 сыйныф программасы буенча имтиханнарын тапшырып, аттестат ала.

    Яңа гына армиядән кайткан, физик яктан чыныккан, белемгә омтылучан яшь егетне район мәгариф бүлеге җитәкчелеге дә күз уңыннан ычкындырмый, аңа Татар Бизнәсе авылындагы сигезъеллык мәктәптә физкультура һәм хезмәт дәресләрен укытуны тәкъдим итәләр. Мәктәптә укыту белән бер үк вакытта ул Тәтештәге физкультура укытучылары әзерләүче уку йортында белем ала. Сынатмый ул, укучылар белән дә, коллегалары белән дә килешеп, уртак тел табып, 13 ел эшли биредә. 1973 елда Гаязетдин абыйны туган авылындагы мәктәпкә күчерәләр. Ә инде 1974 елда тагын да җаваплырак – Иске Чокалы авылы советы рәисе вазифасына тәкъдим итәләр аны. Әлеге җаваплы хезмәттә дә сынатмый ул, халык белән уртак тел табып, бердәм булып эшлиләр алар. Авылдагы һәркем аны бүген дә төпле, ярдәм сорап килгән кешене беркайчан да кире бормыйча, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышучы җитәкче буларак искә алалар, аның уңай сыйфатларын гына атыйлар. Биредә 12 ел эшләгәннән соң ул, янәдән туган мәктәбенә кайтып, балаларга белем бирүен дәвам итә. 1999 елның октябрендә өлкән укытучы буларак, лаеклы ялга чыга. Пенсиягә чыгып, мәктәптән китсә дә, гомере буе хезмәттә булган хөрмәтле ветеран кул кушырып өйдә утырырга теләми. Үзе кебек балта эшен белгән ир-егетләрне бергә туплап, ремонт бригадасы оештыра. Ул вакыттагы “Чишмә” колхозында, аннан соң районда оешкан агрофирма филиалларындагы фермаларда, җәйге лагерьларда аларның ремонт бригадасы төзекләндерү эшләрен башкара.

    Булачак тормыш иптәшен Гөлҗиһан апаны да Татар Бизнәсе авылында эшләү елларында очрата Гаязетдин абый һәм үзенә гомерлек яр итеп сайлый. Гөлҗиһан апа белән бүген дә алар бер-берсен ярты сүздән аңлап, тигез гомер кичерәләр. Яшь гаиләне тагын да тулыландырып биш бала: Резидә, Ләйсән, Гүзәл, Лилия, Илдар туа. Балаларының һәрберсенә белем бирергә, тормышта үз юлларын табарга булышалар. Балаларының барысы да районнан читкә китмичә, туган якларында яшиләр. Бәхетле әби белән бабайның бүгенге көндә 12 оныгы һәм 4 оныкчыклары бар. Бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә аларның өе гөрләп тора, балалары килә, кунаклар өзелми бу кунакчыл йорттан.

    -Аллага шөкер, 54 ел бергә яшибез. Төрле чагыбыз булгандыр, тормыш бит ул, ни генә булмасын, һәр нәрсәне дә уртага салып, бер-беребезгә юл куеп, тыныч кына хәл итә белдек. Балаларыбызга ныклы белем, тәрбия биргәне, таяныч һәм үрнәк булганы өчен мин Гаязетдинга бик рәхмәтлемен.  Инде балаларыбызның, оныкларыбызның шатлыкларына куанып, икәү янәшә яшәргә язсын, ходай саулыктан аермасын,-ди Гөлҗиһан апа.

    Бүгенге көндә Гаязетдин абый һәм Гөлҗиһан апа уллары Илдар һәм киленнәре Флера белән яшиләр. Күпләп мал-туар асрыйлар бу гаиләдә. Гаязетдин абый да, Гөлҗиһан апа да уллары һәм килененең уң куллары, кирәк чакта киңәш тә бирәләр, ярдәм дә итәләр.

    Гаязетдин абыйны олы юбилее белән тәбрик итәргә балалары, оныклары, ветераннарның район советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин, Россия пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Мансур Хәйруллин, “Низамов” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Низамов,  Иске Чокалы мәктәбе директоры Илһам Хәйретдинов, Иске Чокалы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов, Иске Чокалы авылы ветераннары советы рәисе Гөлсирә Хәлилова да килгән иде. Алар юбилярга Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырдылар,  гаилә бәхете, балалар игелеге, саулыклы озын гомер теләделәр. Хөрмәтле мәгариф ветеранын туган көне белән котларга бертөркем мәктәп укучылары да килгән иде. Алар юбилярга шигырьләрен, җырларын бүләк иттеләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: