Туган Як
  • Рус Тат
  • Хайбулдино авылында яшәүче Шленскийлар 60 ел бергә

    Хайбулдино авылының читендә урнашкан җыйнак кына бер йорт. Тәрәзәләре басу-кырларга, җир белән күк кавышкан офыкка карап тора. Шушы йорт эчендә Мәхәббәт яши. 60 ел буе төрле кыенлыклар, тормыш михнәтләре, югалту-табышлар кичергән  Евгения Михайловна белән Михаил Ананьевич мәхәббәте.

    Шушы авылда туып-үскәннәр алар. Евгения апа: “Мишаны балачакта күргәнем юк иде, егет булгач, армия хезмәтеннән кайтып төшкәч кенә игътибар иттем. Бик матур егет иде минем Михаилым”, - ди.

    Шулайдыр шул, каян күрәсең ди инде Михаил Шленскийны. Бик яшьли ятим калган да ул, үзе кебек ятимнәрне кая илтсәләр – шунда яшәгән. Сугыш елларында Иске Чокалыдагы балалар йортында сугыш астыннан китерелгән балалар белән бергә яшәүләрен сөйли Михаил абый.

    –Укулар татар телендә алып барыла иде. Ә без, рус һәм чуваш балаларын да, татар теле һәм әдәбияты дәресләренә кертеп утырталар иде. Аларга өй эше бирәләр, безгә – юк. Татар малай-кызлары ятлаган шигырьләрен такта янына бер-бер чыгып сөйли-сөйли, ул шигырьләрне без дә ятлап өлгерә идек – бүген дә исемдә шулар. Соңыннан безгә дә өй эше бирегез, дип, үзебез соралдык,-ди ул, балачак елларын хәтерләп, шуның артыннан ук татарча “Гали һәм Кәҗә”, “Балык кап!” шигырьләрен әйтеп тә күрсәтә.

    Әтисез-әнисезлектән күргән михнәтләрен сөйләгәндә исә Михаил абыйның керфек очларына күз яше эленә. Бәгырьләрне көйдергән шул ятимлек әчесе. Көтүче дә булган ул, ялланып та эшләгән, ахыр килеп вербовкага эләгеп чит-ят җирләргә, тайга урманнарына чыгып киткән. Ә Армия хезмәтеннән соң барыбер дә авылга кайтырга булган. Шунда инде Женясын күргән. Күргән дә, ул кыздан аерылып инде беркая да китә алмаячагын аңлаган.

    –Бер-беребезне яратып яшәдек, -ди Евгения апа. – Сүзгә килешкән чаклар булгандыр инде, әмма артыкка киткән, ачуланышып сөйләшми йөргән чакларыбызны хәтерләмим. Эштән сагынып көтеп ала идем мин аны. Җаваплы иде хезмәте,-дип гаиләдәге мөнәсәбәтләре турында уртаклашты Женя апа.

    Үзе ул гомере буе фельдшер-акушерлык пунктында эшләсә, ире турында “җаваплы иде хезмәте” диюе – Михаилының район эчке эшләр бүлегендә милиция хезмәткәре булуы икән. Шуннан аңлашыла да инде – ул хезмәт сәгатьләр белән чикләнми, таң алдыннан кайтырга, ярты төндә чыгып китәргә мөмкинсең.

    Бер-берсен аңлашып, хөрмәт итеп яшиләр алар. Гаиләдә дүрт бала үсә. Абзар тутырып мал-туарын, кош-кортын асрыйлар.

    –Эш бүлешеп тору юк иде инде бездә, -ди Евгения апа. – Хәзерге яшьләр бит “бу аның эше – эшләсен” дип авыррак хезмәтне башкармый, ире эшләячәкне көтеп тора. Без алай түгел идек – җитешә алганыбызны икәү тарттык, хатын-кыз, ир-ат эше дип аермадык.

    Үзләренең тырыш хезмәтләре хисабына әлеге матур, җыйнак өйләрен дә төзиләр алар. Газ кергән бу өйнең мичләрен дә сүтмәгәнннәр әмма, “мичтән чыккан җылы бөтенләй башка төрле, ипи дә салабыз әле”, -диләр.

    ... Ягылган мичкә аркасын сөяп оекбаш бәйләүче хатынына яратып-назлап карый Михаил абый. Ни дисәң дә, ятимлек әчесен оныттырган, һәр адымында аны аңлаган, бүген дә хөрмәт белән баккан икенче яртысы бит инде ул аның!

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: