Кешене башкарган хезмәте бизи

Бар тормышларын яраткан хезмәтләренә багышлап, аңа гомере буе тугрылыклы булып калган шәхесләр райондашларыбыз арасында шактый. Күптән түгел үзенең 75 яшьлек олы юбилеен билгеләп үткән Сатирә апа Хәйруллина да шундыйларның берсе.
Сатирә апаның балачагы һәм яшьлеге җиңелләрдән булмый. Озакка сузылган йончыктыргыч сугыштан соң илнең аякка гына басып килгән чагы. Авыр крестьян хезмәте сугыш инвалидларына да, олы яшьтәгеләргә дә, бала-чага өлешенә дә төшә. Сатирә апа 1960 елның 2 февралендә типографиягә кул белән хәреф җыючы буларак өйрәнчек булып эшкә килә. Ул елларда редакция һәм типография бер оешма буларак яши әле. 1962 елда Чүпрәле районы Буа районына кушылгач та, Сатирә апага Буа типографиясенә күченеп, хезмәтен дәвам итәргә тәкъдим итәләр. Биредә дә сынатмый ул. Ул елларда бүгенге көннән аермалы буларак, газета битенә төшәсе һәр сүзнең хәрефләре бер-бер итеп, кул белән җыела торган була. Хәрефләр кечкенә, аларны бик игътибар белән алып җөмлә итеп төзү никадәрле көч, хезмәт таләп иткән хезмәткәрдән.
-Көндезләрен татар газетасына хәрефләр җыеп, төннәрен чуваш газетасы өстендә эшләгән чакларым да булды,-ди ветеран.
1965 елда Иске Чүпрәле авылы егете Ирфан абый белән гаилә корганнан соң районга кайта Сатирә апа. 1967 елда исә район да Буадан янә аерылып чыга.
-Ул елларда бит сайлаулар еш була, бюллетеньнәрне дә безгә җыярга туры килә иде. Көндезләрен газета эшләсәк, төнлә бюллетеньнәр җыярга туры килде. Балалар да эштә үстеләр дисәм дә ялгышмам. Хезмәтемне чын күңелдән яраттым. Шуңа газета сугылып, кулыбызга килеп кергәч, сөенә идек, авырлыклар да ничектер онытыла иде,-ди Сатирә апа. Сатирә апа озак еллар партоешма секретаре вазифасын да намус белән башкара. Ул елларда редакция һәм типография оешмаларында 12 коммунист исәпләнә.
-Эш сөючәнлеге, вакытын, көчен башкара торган хезмәтенә багышлавы, кешеләр белән уртак тел таба белү сәләте аңа һәрвакытта да куелган максатына ирешергә ярдәм итте. Тырышлыгы, максатчанлыгы белән аерылып торды ул,- диләр Сатирә апа турында аның элеккеге хезмәттәшләре.
Күп еллык намуслы хезмәте, район матбугатына керткән өлеше өчен Сатирә апа төрле елларда райкомның, Татарстан Президентының Мактау Грамоталары, "СССР матбугаты отличнигы", "Социалистик ярышта җиңүче" күкрәк билгеләре белән бүләкләнә. Хезмәт ветераны исеменә лаек була.
Тормыш иптәше белән алар ике ул тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Сатирә апа улы Илмас һәм килене Лилия, оныклары һәм кайнанасы Алимә әби белән гомер кичерә.
-Ходайга шөкер, яшәдек, эшләдек, ким-хур булмадык. Хезмәтебезне дә күрделәр, рәхмәттән башка сүзем юк. Илләр генә тыныч булсын,-ди ветеран бүгенге көнгә сөенеп.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 гыйнвар 2021 - 15:21Рөстәм Миңнеханов медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.2400
-
22 гыйнвар 2021 - 19:57Борындык станциясендә яшәүче Николай Озеровның 13 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар Бүген Чүпрәле районының Борындык станциясендә яшәүче Николай Николаевич Озеров юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.18700
-
22 гыйнвар 2021 - 15:36Мидхәт Хуҗиев Иске Задур авылында колхозчылар гаиләсендә, бишенче бала булып дөньяга килә «Тыйнак кына үтәбез гомер юлларын»22000
-
22 гыйнвар 2021 - 15:31Чүпрәледән Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы Әниләрнең ерак яшьлеген, безгә балачагыбызны хәтерләтүче шөгыль иясе ул Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы76800
-
22 гыйнвар 2021 - 15:28Январь аеның узган 20 көнендә Чүпрәледә җир өстенә 40 см. калынлыкта кар яткан Басулардагы уҗымнарның да торышы яхшы, чөнки алар 40 см. калынлыктагы “кар юрганы” астында кышлый.3600
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2160тан артык чүпрәлеле Covid-19дан вакцина ясаткан Коронавируска каршы вакцина һәм антитәнчекләр турында нәрсәләр белергә тиешбез?18700
-
22 гыйнвар 2021 - 15:19Соңгы ике елда Татарстан мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында 11 янгын чыккан Комиссия тикшерде18500
-
22 гыйнвар 2021 - 15:17Халык белән очрашуларда «Халык җыены»нда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары турында иркенләп сөйләшә. Районнан килгән җитәкчеләргә сорауларын юллый18200
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.74900
-
20 гыйнвар 2021 - 16:37Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.10000
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.30000
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.83900
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.57600
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
24 гыйнвар 2021 - 14:14Чүпрәле районында яшәүче сугыш ветераны 19 яшендә инвалид калганГыйльман Ибраһимов-Чүпрәле районының Мунчәли авылында туган һәм үскән, авылның мөхтәрәм кешесе, сугыш һәм хезмәт ветераны.8800
-
22 гыйнвар 2021 - 14:59Чүпрәле район территориясендә җинаятьчелек дәрәҗәсе иң түбәнРоссия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге 2020 елга йомгак ясады.18400
-
22 гыйнвар 2021 - 15:31Чүпрәледән Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы Әниләрнең ерак яшьлеген, безгә балачагыбызны хәтерләтүче шөгыль иясе ул Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы76800
-
22 гыйнвар 2021 - 15:36Мидхәт Хуҗиев Иске Задур авылында колхозчылар гаиләсендә, бишенче бала булып дөньяга килә «Тыйнак кына үтәбез гомер юлларын»22000
-
22 гыйнвар 2021 - 14:34Чүпрәледә 2021 нче елның беренче пары никахларын теркәде Чүпрәледә беренче парны котлау традициягә әверелде.19100
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2160тан артык чүпрәлеле Covid-19дан вакцина ясаткан Коронавируска каршы вакцина һәм антитәнчекләр турында нәрсәләр белергә тиешбез?18700
-
22 гыйнвар 2021 - 19:57Борындык станциясендә яшәүче Николай Озеровның 13 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар Бүген Чүпрәле районының Борындык станциясендә яшәүче Николай Николаевич Озеров юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.18700
-
22 гыйнвар 2021 - 15:19Соңгы ике елда Татарстан мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында 11 янгын чыккан Комиссия тикшерде18500
-
22 гыйнвар 2021 - 14:59Чүпрәле район территориясендә җинаятьчелек дәрәҗәсе иң түбән Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге 2020 елга йомгак ясады.18400
-
22 гыйнвар 2021 - 15:17Халык белән очрашуларда «Халык җыены»нда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары турында иркенләп сөйләшә. Районнан килгән җитәкчеләргә сорауларын юллый18200
-
24 гыйнвар 2021 - 14:14Чүпрәле районында яшәүче сугыш ветераны 19 яшендә инвалид калган Гыйльман Ибраһимов-Чүпрәле районының Мунчәли авылында туган һәм үскән, авылның мөхтәрәм кешесе, сугыш һәм хезмәт ветераны.8800
-
22 гыйнвар 2021 - 15:28Январь аеның узган 20 көнендә Чүпрәледә җир өстенә 40 см. калынлыкта кар яткан Басулардагы уҗымнарның да торышы яхшы, чөнки алар 40 см. калынлыктагы “кар юрганы” астында кышлый.3600
-
25 гыйнвар 2021 - 15:21Рөстәм Миңнеханов медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.2400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика