Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Кече Чынлы авылыннан Фаик Шәмгунов: «100 еллыкта очрашырбыз»

Фаик абыйга сокланырлык. Матур, һәр кешегә үрнәк тормыш юлы узган шәхес ул.

Кече Чынлы авылыннан Фаик Лотфулла улы  Шәмгунов 90 еллык күркәм юбилеен аек акыл, егетләрчә җитез хәрәкәттә каршы алды. Юбилее уңаеннан котларга килгән кунакларга да: “95 еллыкта очрашырга насыйп булсын”, дип теләгәч, ул: “100 дә дә очрашабыз әле”,-дип куйды.

Чыннан да Фаик абыйга сокланырлык. Матур, һәр кешегә үрнәк тормыш юлы узган шәхес ул.

Кече Чынлы авылында күпбалалы гаиләдә дөньяга килгән. Әтиләре сугышка алына. “Сугыштан кайтты, әмма саулыгын калдырып кайтты”,-дип сөйли балачагын искә алып авыл карты. Шуңа да аңа, абыйларына кул арасына иртә керергә туры килә.

8 яшеннән Фаик абый комбайнчы ярдәмчесе йөри башлый. Аннан мәктәпне тәмамлап, армия хезмәтенә китә. Әти армиягә киткәндә: "Танкист булырга тырыш улым. Авылга кайткач, тракторчы булып эшләрсең”,-дигән иде. –Ник дисәң, танкист тракторчыны, тракторчы танкистны алмаштыра ала. Элек бит иң абруйлы һөнәр дә шофер, тракторчы иде.

Лотфулла абыйның әманәте үтәлә. Фаик абый армия хезмәтеннән кайткач, колхозда тракторчы, шофер да булып эшли, комбайнга да утыра. Бар гомерен туган авылына, туган җиренә багышлый.

Үткен, булдыклы, чая егетне колхозга техника, кирәкле запас частьләрне кайтарту эшенә дә йөклиләр. “Кая гына барсам да буш кайтмый идем, бәлки шуңа да бу булдыра, дип мине йөртә башладылар ахры. Минем чорда колхозга 60ка якын яңа трактор гына кайтты, 100 тонна металлалом озатылды. Өйдә тормый да идем дә диярлек. Авылда булганда да 35-40 км юл уза идем”.

Фаик абый элек эшләгән елларын бик сагынып сөйли, җитәкчеләрне хөрмәт белән искә ала. Барис Аппаувич белән эшли ул, аңа да олы рәхмәтләрен җиткерә.

Хөрмәтле колхозчыга, хезмәтен намус белән башкарганы өчен 1963 елда ТАССРның атказанган механизаторы исемен дә бирәләр. Ул - хезмәт ветераны.

Тормыш иптәше Гөлсинә апа белән алар биш балага гомер бирәләр. Бүген алар барысы да гаиләле, Фаик абыйга онык, оныкчыклар бүләк иткәннәр.

Тормыш булгач, шатлык янәшәсендә кайгысы да йөри. Фаик абыйның бер кызы 32 яшендә фаҗигале төстә вафат була. Тормыш иптәше бакыйлыкка киткәненә дә 15 еллап вакыт узган. Бүген ул ялгызы үз йортында гомер итә.

Хәер, аны бер дә ялгыз дип булмый. Йортка чыкса, тавык, чебие, йорт җирендә дә эш җитәрлек. “Без әле һаман да аңардан өйрәнәбез. Әтигә җитеп булмый”,-диләр балалары.

Хезмәт ветеранын гомер бәйрәме уңаеннан бик олыладылар. Аны котларга район  башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге башлыгы Гомәр Хәлитов, озак еллар юбиляр эшләгән «Цильна» хуҗалыгыннан вәкил Рәис Раимов килделәр. Шулай ук, юбилярның өе балалары, онык-оныкчыкларының шат авазыннан тынып тормады. Сабадан кадәр  кода-кодагыйлар  күчтәнәчләр белән килгәннәр иде.  Туган көне уңаеннан аңа бүләкләр, котлау, җылы теләкләр ирештерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев