Камил Шиһап улы 1946 елда Саратов өлкәсенең Ершов районы, Осинов-Гай авылында Насыйровлар гаиләсендә дүрт кыздан соң бишенче булып дөньяга килә.
Башлап туган авылында җидееллык, аннан күрше авылдагы урта мәктәпне тәмамлый. 1965 елда ул Саратов шәһәрендәге авыл хуҗалыгы институтына, агрономия факультетына укырга керә. 1970 елда институтны уңышлы тәмамлап, кулына диплом ала һәм аны юллама буенча Саба районына эшкә билгелиләр. Яшь егеткә биредә күп эшләргә туры килми, ул армия хезмәтенә чакырыла. Хәрби хезмәтен Камил Шиһап улы Себер, Владивосток, Камчатка якларында үти.
1971 елда хәрби хезмәтен тәмамлап, үзе теләге белән Чүпрәле якларына кайтып төпләнә. Районда яшь белгечне бик җылы кабул итәләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә үсемлекләрне саклау бүлегеге начальнигы вазифасын йөклиләр. Әлеге өлкәдә 7 ел хезмәт куя ул. Камил абый үзенең эшен яратып башкаруы, үзеннән өлкәнрәк хезмәткәрләрнең аңа бик теләп ярдәм итүләре, биредә эшләү дәверендә бик әйбәт тәҗрибә туплавы турында җылы итеп искә ала.
Нәкъ менә шул елларда ул үзенең булачак тормыш иптәше Алсу ханым белән таныша һәм алар гаилә коралар.
Чүпрәле ягын үз итсә дә, Камил абый еш кына туган ягын сагына. Туган якның тартуы көчле булгандыр күрәсең, гаиләсе белән үз ягына күченергә карар итә. Шулай итеп, Саратов өлкәсенең Ершов шәһәренә кайтып урнашалар Насыйровлар. Биредә Камил Шиһап улы “Үләннәр буенча станция” дип исемләнгән заводка эшкә урнаша. Белемле белгечне завод директоры урынбасары итеп билгелиләр, ә ике елдан соң аңа завод директоры вазифасын йөклиләр. Шәһәр күләмендәге заводны җитәкләү өчен Камил абый үзе дә барлык нечкәлекләрне тирәнтен өйрәнә, коллектив белән бердәм булып эшлиләр. Моның нәтиҗәсе булып, 1980, 1985 елларда завод эш күрсәткече буенча Россия күләмендә өченче урынга чыга. Әлеге күрсәткеч һәм эшчәнлек хөкүмәт тарафыннан да югары бәяләнә, Камил Шиһап улына Мактау Грамоталары, “Коммунистик хезмәт уарнигы” дигән исем бирелә.
Ершов шәһәрендәге заводта эшләгән елларда Камил Шиһап улы Чүпрәле районына да бик зур ярдәм итә. Ул җитәкчелек иткән заводта маллар өчен яхшы сортлы үлән орлыклары җитештерелә торган була. Район хуҗалыклары завод белән килешүләр төзи, тыгыз хезмәттәшлек алып бара.
1988 елда Камил Шиһап улын Чүпрәлегә “Катнаш азык” заводына директор итеп чакыралар. Ул елларда завод иске, җимерек хәлдә була. Камил Шиһап улы яңа коллектив, белемле белгечләр туплап, ремонт эшләре үткәреп, заводны яңадан эшләтеп җибәрә. Завод территориясенең тирә-ягы койма белән әйләндереп алына. “АВМ-1,5”, КЗС-20 маркалы машиналары 3000-4000 тонна игенне чыгартып, чистартып, киптереп, катнаш азык хәзерләп, үлән оны ясап, район хуҗалыклары ихтыяҗын тәэмин итеп тора башлый.
Булдыклы җитәкченең тырышлыгы, үҗәтлеге белән завод эшчеләре өчен 8 фатир, яңа администатив бина, иген складлары, гаражлар төзелә. Коллектив бердәм, дус-тату эшли. Гомер бәйрәмнәрен, туйларны, төрле бәйрәмнәрне коллективта бергәләшеп үткәрү дә матур гадәткә әйләнә.
Намуслы хезмәт елларын исәпкә алып, 2001 елда Камил Шиһап улына “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә.
Тормыш иптәше Алсу ханым белән алар өч бала кызлары Эльвира һәм Эльзаны, уллары Эльмирны үстерәләр. Балалары барысы да югары белемлеләр, гаиләлеләр. Алсу ханым һәм Камил абыйның оныклары да үсеп килә.
Яраткан әтиләренең һәм бабаларының 80 яшьлек юбилеена балалары һәм оныклары барысы да җыелган иде. Гомер бәйрәме белән котларга район ветераннар советыннан Рөстәм Хамидуллин да килде. Рөстәм Харис улына ТР агросәнәгать комплексының ветераннар советы рәисе М.Алиевтан Котлау хаты, район ветераннар советыннан бүләкләр тапшырды, исәнлек, гаилә бәхете, балалар игелеге теләде.
Нет комментариев