Туган Як
  • Рус Тат
  • Каһарманнар эзе буйлап

    90 номерлы һөнәри училищеда эшләп килүче Эзтабарлар төркеме әгъзалары Ангелина Поселенцева, Елена Цыфаркина һәм Вера Акимова шушы көннәрдә Яңа Элмәле авылында гомер кичерүче, 93 яшьлек сугыш ветераны Михаил Николаев янында булдылар.

    Михаил Кириллович 1918 елда Яңа Элмәле авылында туган. Эшчән гаилә булганлыктан ике сыер, атлар асраганнар, хәтта кибет тә тотканнар. Мондый яшәеш большевиклар "кануны"на туры килмәгән. Көннәрнең берсендә мал-туарларны алып чыгып китәләр, ә әтисен-Николай Кирилловичны төрмәгә үк утыртып куялар. Киткән җиреннән әйләнеп кайту аңа насыйп булмый, әниләре Дарья Ивановнага ике сабыйны үзенә генә аякка бастырырга туры килә. Бик авырлык белән генә Михаил 5 сыйныф белем ала, күбрәк йорт-хуҗалык эшләрендә әнисенең уң кулы була. 15-16 яшьләрендә язмыш аны ерак Ашхабад якларына илтә. Башта сатучы өйрәнчеге, аннан соң үзе мөстәкыйль рәвештә сату итәргә тотына. Берүк вакытта машина йөртергә укый. Армиягә бару яше җиткәч тә аны хәрби комиссариатка чакырмый торалар. Янәсе, ул кулак малае. Берничә мәртәбә комиссариатка килә, үзен армия сафларына җибәрүләрен сорый. Ниһаять, 1939 елның 16 сентябрендә аны армиягә алалар. Михаил Кириллович хезмәт иткән дивизия 27нче аерым танк батальонына үзгәртелеп Мәскәүне сакларга җибәрелә. Шулай итеп аңа башкала өчен сугышның беренче көннәреннән үк катнашырга туры килә. "Мәскәү оборонасы өчен" медален дә аңа механикалаштырылган Александрия корпусы командиры генерал-майор Х.Фирсов үзе тапшыра. 1942 елның маеннан август аена кадәр Сталинград фронтында сугыша. Немец гаскәрләре илебезнең көньягына- нефть ятмаларын кулга төшерү максатында Кавказга, юнәләләр. Аларның батальоны фашистларның юлына аркылы төшә. Әлеге коточкыч сугышта янәшәдә генә шартлаган ядрә кыйпылчыгы Михаил Кирилловичның сул аягын яралый. Беркадәр дәвалану алганнан соң 1943 елның 14 январенда аны Белоруссия юнәлешендәге фронтка җибәрәләр. Бу вакытта инде аңа сержант званиесе бирелә һәм ул отделение белән командалык итә. Ил халкы өчен күптән көткән Җиңү таңы аткач та, аны туган якларга тиз генә кайтарып җибәрмиләр. 1946 елның 20 мартында гына күкрәге тулы орден-медальләр таккан солдат Яңа Элмәлегә кайтып төшә. Июнь урталарында авылның иң уңган-булган Дарья Ивановна белән гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы сигез бала тудыралар. Хәзер аларның 19 оныгы бар.

    Сугыш ветераны бүген улы Иван һәм килене Валентина тәрбиясендә яши.

    Мәскәү янындагы зур җиңүнең 70 еллыгын билгеләгән көннәрдә шушы сугышны үз җилкәсендә татыган карт солдат белән күрешү бездә онытылмаслык хатирәләр калдырды. Соңыннан бергәләшеп истәлек өчен фоторәсемгә дә төштек.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: