Туган Як
  • Рус Тат
  • Җырлар өчен әле соң түгел

    Дамир Әхмәтҗановны беренче күргән кеше үтә дә тыйнак, аз сүзле, тыныч күңелле, сабыр холыклы итеп күзаллар.

    Яңа Кәкерле авылында Мөнир ага белән Әделбану абыстайның 11нче баласы булып дөньяга килә ул. Мөнир ага 1941 елда Ватан сугышына китә. Җиңү яулап туган авылына кайту белән хуҗалык рәисе итеп билгелиләр. Аннан бригадир, хуҗалык мөдире вазыйфаларын башкарып лаеклы ялга чыга. (Хәзер икесе дә мәрхүмнәр инде). Гаиләдә 12 балага гомер бирәләр алар. Айсылу (1938), Шәфикъ (1941), Рәйнә (1944), Назимә (1953), Миләүшә (1955), Тәлгать (1957), Талия (1959), Дамир (1961), Дамирә (1964) елда дөньяга килә. Дамир туганнары арасында кече яшьтән моңга, шигърияткә тартылуы белән аерылып тора. Биш-алты яшеннән абыйлары артыннан гармун уйнарга өйрәнеп авыл халкының яраткан "артистына" әйләнә.

    Туган авылында урта белем алгач, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Әмма күңеле моңга сусаган егет аны ташлап, музыка мәктәбендә шөгыльләнәсе килеп, әти-әнисенә дә сиздереп тормыйча Казанга китеп бара. Хыяллар гына тормышка ашмый. 1980 елда Дамирны армиягә алалар. Язмыш аңа Байконор космодромында хезмәт итү мөмкинлеге бирә. Күкләрне иңләргә теләүчеләр янында булу Дамирның хыял канатларын ныгыта. Армия сафларыннан туры яраткан авылына кайта. Төзелеш бригадасында эшли. Тәтеш совхоз-техникумын тәмамлап, инженер белгечлеге ала. Сәнгатькә тартылган җанына азык эзләп авыл яшьләрен туплап "Таң нурлары" дигән вокаль-инструменталь ансамбль төркеме оештыра. Шулай да яшь күңел гел эзләнә. Ул 1985-1987 елларда Ульяновсктагы авиатөзелеш комплексында эшләп ала. Аннан кабат районга кайтып хуҗалыкара төзү оешмасында башта гади төзүче, аннан төзүчеләр бригадасы бригадиры булып эшли. 1992 елдан башлап әлегә кадәр "Газпром Трансгаз-Казан"ның автоматлаштырылган газ бүлү станциясендә баш белгеч вазыйфасын башкара. Сөекле хатыны Гөлира белән уллары Даниска юридик белем бирәләр. Гаиләгә килен булып төшкән Наиләне чын мәгънәсендә кызлары итеп кабул итәләр. Нәсел шәҗәрәсенең дәвамы булып оныклары дөньяга килә. Тормышның шатлык, борчуларын шигъри күңеле аша кичерүче Дамир нинди генә өлкәдә эшләсә дә, иҗатыннан аерылмый. Шигырьләрен көйгә дә сала ул. Һәвәскәр композитор Иршат Закиров аның сүзләренә җырлар яза. Район газетасы битләрендә даими басылган шигырьләре өчен Зәки Нури исемендәге район премиясенә лаек булды. Аның шигъриятенә дәрәҗәле шагыйрьләр дә уңай фикер әйттеләр. 2010 елда "Кайтам гомер язларыма" дигән лирик шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

    "Бер шатлыгы биш кайгыңны җиңәр,

    Яшәвеңә риза булалсаң.

    Илле яшең-гомер уртасы дип,

    Чын оптимист булып торалсаң", дигән шигырь юлларын Дамир Әхмәтҗанов үзе өчен язган диярсең. Гомумән, Дамир шигырьләрен халык көтеп ала. Чөнки аларда тормышның үзе. Әйе, җырлар өчен әле соң түгел, 50 яшьтә ир-егетнең дөньяны аңлап, тәҗрибә туплап яши башлаган мәле генә. Матурдан-матур шигырьләр, җырлар тудырыр чак кына.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: