Туган Як
  • Рус Тат
  • Иске Шәйморза авылында гомер кичерүче Рокыя әби Камаловага 95 яшь тулды

    Иске Шәйморза авылында гомер кичерүче Рокыя әби Камалова 95 яшенә җитүен Ходай Тәгалә бүләге, ди. Әбекәй  бу тормышта күпне күргән.

    Рокыя Гаяз кызы Буа районы Яңа Тинчәле авылында туа.  Ишле гаилә булалар алар. Әнисе яшьли үлә, ул вакытта  иң өлкәне - Рокыя апага нибары 14 яшь була.

    Әтиләре яңадан өйләнә. Яхшы тормыш эзләп, читкә чыгып китәләр. Тула якларына барып төпләндек кенә дигәндә, сугыш башлана.  Тирә-якта бомба шартлауларын үз күзләре белән күрә Рокыя апа. Фронтка киткән әтиләре Гаяз  гаиләсенә кире туган якларга кайтырга васыять итеп калдыра.  Ул сугышта вафат була.

    Үги әни белән туган якларына кайтып, башланган тормышлары да бәхетле булмый. Ул аларны әтиләренең әнисенә-Саҗидә  әбиләренә калдырып кияүгә чыга.  Рокыя исә әбисенең уң кулы, ярдәмчесе була. Колхоз кырларында көн-төн эшли, туганнарын үстерешә.  Кызганычка каршы, Саҗидә әбинең гомере дә озын булмый. Ятим балалар үз көннәрен үзләре күреп әнә шулай тормышка аяк басалар.

    Бүгенге көндә Рокыя әби туганнарыннан бер ялгызы гына калган. “Балачакта күрмәгән тәрбияне, җылылыкны, Ходай Тәгалә миңа озын гомер бүләк итеп, картлыгымда бирде менә”,-ди ул.

    Бүгенге көндә аның бәхетле картлыгы улы Рөстәм, килене Рафия янәшәсендә үтә. Башка балалары читкә китеп урнашкан, кайтып-китеп йөриләр.

    Рокыя әби сугыш ветеранының   тол хатыны. Ире Гыйльметдин Мәскәүдән Германиягә кадәр барып җиткән батыр якташыбыз, вафатына 22 еллап вакыт узган инде.

    Рокыя әбине 95 яшьлеге белән район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов, авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров котладылар. Россия Президентының котлавын һәм район башлыгының бүләкләрен тапшырдылар. Хәерле гомер, исәнлек теләделәр,  фидаркарь хезмәтләре өчен рәхмәтләрен әйттеләр.

     

      

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: