Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Шәйморза авылыннан Җәүдәт Галиулла улы Гомәров саллы юбилеен билгеләде

«Идел ярына урман ташыдык...», ди ул

Еллар узу белән кеше тормыш тәҗрибәсе, зирәклек, тирә-юньдәгеләрнең хөрмәтен һәм ихтирамын яулый. Иске Шәйморза авылында яшәүче Җәүдәт Галиулла улы Гомәров та шундыйлардан. 
Гомеренең олы һәм саллы датасын—90 еллыгын Җәүдәт абый авылдашлары, бала-оныклары белән мәҗлес җыеп, билгеләп үтте.

Авыл өлкәне үткәннәрне барлап, Иске Шәйморза авылында биш колхоз булганлыгын әйтеп узды. «Авыл зур, кеше саны да шактый. Биш колхоз гөрләп эшләде. Аннары аларны бригадалар итеп калдырдылар. Әтине сугышка алмадылар, ул мал табибы иде. Шул биш колхозның мал-туарын берүзе карап, дәвалап йөрде», дип сөйләде хезмәт ветераны.

Җәүдәт абыйга да ул чорда хезмәтле тормышны бик иртә тоярга туры килә. Колхозда эшлиләр, яшүсмер егетләр урман кисәргә китәләр.

—Урман кисеп, агачларны ат арбаларына төяп, Идел елгасы ярына илтәбез, аннан аларны саллларга салып, агызып җибәрәбез. Бик авыр эш иде ул, әмма зарланмадык, — диде юбиляр.

1961 елда Фидая Хәлиулла кызы белән гаилә коралар, 60 ел тату гомер кичерәләр, биш бала үстерәләр. Алар барысы да белем алган, төрле шәһәрләрдә яшиләр һәм эшлиләр. Туган нигезгә бик еш кайтып йөриләр. Биредә аларны әти-әниләре, туганнары Тәлгать һәм аның тормыш иптәше Миләүшә ханым каршы ала.

Җәүдәт Галиулла улы өч дистә ел дәвамында ислам динен үстерүгә өлеш керткән шәхесләрнең дә берсе. Олы яшьтә булуына карамастан, бүгенге көндә дә көндәлек эшләрдә ярдәм итә, киңәшләрен бирә әле ул.
90 яшьлек юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мохитова килделәр. Бүләкләр тапшырып, җылы теләкләр теләделәр.

Белешмә

Иске Шәйморза авыл җирлегендә 90 яшь чиген узган 27 кеше яш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев