Иске Чүпрәледән Фоат абый Насыйбуллин: «Биш ел көрәштем үлем белән»
Фоат абыйның хезмәт стажы 50 елга якын.
Иске Чүпрәле авылында гомер итүче Фоат Нетфулла улы Насыйбуллинны белмәгән кеше юктыр. Гомере буе район кулланучылар җәмгыятендә шофер булып эшләде ул. Хезмәт стажы 50 елга якын. Гомумән, район кулланучылар оешмасы, алар гаиләсе өчен төп эш урыны була: әнисе дә, тормыш иптәше дә шунда хезмәт куялар.
Фоат абыйның тормыш, хезмәт юлы райондашларга яхшы таныш булса да, тугызынчы дистәне вакларга торган авыл өлкәненең зур сынаулар узып, куркыныч авыруны җиңгәнен күпләр белмидер әле.
–Армиядән кайткач килде килде ул сынау. Кинәт авырап киттем. Яшьлек бит, узар кебек тоелды. Табибларга күренгәч узмый торган, начар авыру булуы ачыкланды, – ди Фоат абый.– Башкала табиблары да сөенечле хәбәр әйтмәде. Миндә яман шеш булуы ачыкланды. Биш ел көрәштем үлем белән. Шөкер, Аллаһы Тәгалә минем юлыма коткаручы фәрештәсен җибәрде.
Фәрештә дип ул табибә Гөлфәния исемле ханымны атый. Тәҗрибәле белгеч аңа күңелен төшермәскә киңәш итә. “Бу егетнең матур йөзен ничек тә саклап калырга”, дип, “Бисмилла”сын әйтеп, битенең ярты өлешенә, колакларына, тәвәкәлләп, операция ясый.
– Бик авыр булды ул чор. Үзем өчен дә, әни, гаиләм өчен дә. Шөкер, шушы табибә мине үлем тырнагыннан йолкып алып, гомер бүләк итте. “Яшисең килсә, начар уйларга бирелмә, авыру кешенең сихәтләнүе 75 процент үзеннән тора”, диде. Мин ышандым һәм «яшим» дидем. Авыр чакта да елмаерга тырыштым. Сер бирмәдем. Хәзер ул вафат инде. Озак еллар аралашып яшәдек. Оныгыма да аның хөрмәтенә Гөлфәния дип исем бирдем, – ди Фоат абый.
Фоат абыйның әтисе сугышта вафат була.
–Ленинград блокадасының көчле вакытына туры киләләр алар. “Хәзинә, моннан чыгу юлы күренми, кайта алмамдыр мин. Балаларны, үзеңне сакла, яшәргә тырышыгыз”, дип әнигә әтидән хат килә. Барлык һәлак булучылар белән бергә “Ямская Слобада” дигән җиргә күмелә ул. Мин ул чакта берничә айлык кына булганмын...
Торырга урын, ашарга ризыклары булмый... Абыйлары ФЗУда укый, эшкә китә. 9нчы сыйныфны тәмамлап, төрле эшләргә йөри башлый Фоат та. Аннан армия хезмәте... Ул Германиядә 3,5 ел хезмәт итеп кайта. Иске Чүпрәле авылы кызы Гөлфира белән тормыш коралар, ике кыз бала үстерәләр.
–Тормыш башлаганда да бернәрсәбез дә юк иде. Шушы нигезне бергәләп булдырдык, әнине яныбыздан калдырмадык, бергә гомер итеп, соңгы юлга озаттык,-дип сөйли үткәннәрен сагынып, авыл өлкәне.
Кызлары Миләүшә һәм Гүзәлия табиблык юлын сайлыйлар. Бүгенге көндә икесе дә шушы һөнәрләренә тугры булып, Гүзәлиясе район үзәк хастаханәсендә күз табибәсе, Миләүшәсе Казанда теш табибәсе булып эшли.
Кызганыч, Гөлфирасы белән бергә картлык көннәрен кичерү бәхете насыйп булмый Фоат абыйга. 2012 елда бакыйлыкка күченә пар канаты. “Аңардан башка яшәү тукталып калды, диярсең. Әмма ул: “начар авыруны да җиңә алдың, бу очракта да көчле булып калырга тиеш син,- диде.- Изге юлга бас, догаңнан ташлама”, дип васыять итеп калдырды. Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән биш вакыт намазымны укыйм, мәчеткә йөрим”, ди юбиляр.
Фоат абыйның район кулланучылар оешмасындагы хезмәте дә вакытында үз бәһасен алган. Ул - бик күп бүләкләр иясе. Күп тапкырлар кулланучылар съезды делегаты булган, В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан намуслы хезмәте өчен тапшырылган медаль, Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә чыгарылган медальләр иясе дә ул. “Хезмәт ветераны” исемен дә лаекла йөртә Фоат ага.
– Эшемдә хөрмәтле булдым. Техниканы бик әйбәт белгәнгә, юлда ватылып калмадым, гомумән бер вакытта да тәртип бозганым булмады. Иркәләнеп үсмәдем. Шуңа да авырлыкларга түзә беләм. Инде бу яшькә җитүемне дә Ходай бүләге дип саныйм, шуңа да барысына шөкер итеп яшим.
Шушы көннәрдә Фоат абый 80 яшьлек юбилеен билгели. Тормыш юлын матур, эзле үтәр өчен кешеләр белән аралашып яшәргә, тырышып хезмәт итәргә өнди ул. Әлбәттә, сәламәтлекне дә сакларга куша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев