Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Чокалы авылында яшәүче Халисә Мөдәррис кызы Миначева 90 яшьлеген билгеләп үтте

Барлыгы белән үрнәк

Күптән түгел генә Иске Чокалы авылында яшәүче Халисә Мөдәррис кызы Миначева үзенең күркәм юбилеен — 90 яшьлеген билгеләп үтте. Аны котларга балалары җыелды, Иске Чокалы авыл башлыгы Рәмис Низамов һәм авыл ветераннары советы рәисе Гөлсирә Хәлиуллова килде.

Халисә апа — авылда иң хөрмәтле хатын-кызларның берсе. Иске Чокалыда туып-үскән, бик яшьли өлкәннәр кул арасына кереп «тормыш арбасына җигелгән» кеше ул. Гаиләдә иң олы бала булып туганлыктан, үзеннән соңгы туганнарын карап үстерү дә төшә әле аның өлешенә.

Сынатмый Халисә, һәр эштә җитез, алдынгы була. Уңган кызга авылның иң шәп егетләренең берсе булган Бабирның күзе төшә. Өйләнешәләр. Халисә апа бу вакытта «Чишмә» колхозында бозаулар фермасында эшли торган була. Хәер, гомере буе колхозда яшь бозаулар тәрбияли ул.

Бабир белән икесенең биш балалары туа. Әмма тормыш иптәше бик яшьли вафат була. Шушы биш баланы карап-үстерү, укыту, кеше итүне язмыш тарафыннан күп тапкыр сыналган, тол калган хатын башкара. Дөрес, балалары да әнисенең сүзеннән чыкмыйлар — яхшы укыйлар, югары белем алалар. Халисә апа бүгенге көндә исә улы Ильмир, килене Айсылу тәрбиясендә гомер итә.

— Без хезмәттән башканы белмәдек инде, — ди Халисә апа үзенең гомер юлын күздән кичереп. — Авылдан читкә китеп тә йөрмәдек, балалар үстердек, алар кеше булсын өчен тырыштык. Бүгенге хәлемнән дә бик канәгатьмен,-ди.

Үзен котларга килгән кунакларга да, китергән бүләкләренә дә бик шатланган ул. Хезмәт иткән елларына хөрмәт буларак крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Альбер Низамов та бүләген җибәргән. 

— Без олыларны олылаганнарны язмыш олыласын, -ди авылның хөрмәтле, ак ханымы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев