Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Иске Чүпрәленең Акъәбисе

    Үткән гомер юлы, эш-гамәлләре, гомумән, бөтен барлыгы белән авылның горурлыгы, йөз аклыгы булып яшәүчеләр бар. Иске Чүпрәледә гомер кичерүче Рәфика апа Айметдинова да шундый затлардан. Аның өе дә авыл мәчете каршысында тирә-якка нур таратып, ямь биреп утыра. Әйтерсең, хуҗасының бар күңел яктылыгы шул өйгә күчкән.

    Балачагы, яшүсмер еллары сугыш чорына туры килгәнгәме, Рәфика апа үткәннәрен сагынып сөйләргә бик яратмый. "Бер мин генә күрмәдем лә ул елларның авырлыгын, ил белән күтәрдек", ди ул.

    Иртә олылар арасына кушылып, 12 яшендә үк эшкә керешә. Җәмгысе 50 еллык хезмәт стажы белән, 62 яшенә кадәр җәмәгать эшләрендә актив катнаша.

    Район халкы өчен Рәфика апа Айметдинова совет елларында комсомол, партия оешмаларында үткәрелгән конференцияләрдә, утырышларда чыгыш ясаучы буларак та яхшы таныш. Район янгын сүндерү частендә 1990 елларга кадәр ирекле дружина оешмасы эшләп килә. Рәфика апа аның рәисе булып, озак еллар эшли. Янгынга каршы профилактика чаралары ул елларда аеруча җанлы оештырыла. Мәктәпләрдә, оешмаларда, техникумда укучылар, җитәкчеләр алдында ничәмә-ничә тапкыр лекцияләр укылганын ул бүгенгедәй яхшы хәтерли. "Туган як" район газетасы белән тыгыз элемтәдә торып, район халкы арасында куркынычсызлык кагыйдәләре буенча пропаганда эшләре алып бара.

    -Мин бик бәхетле. Чөнки халкыма хезмәт итәргә көчем, егәрлегем, теләгем булды. Хезмәтемне яратып башкардым. Юлымда һәрвакыт әйбәт кешеләр очрады, ярдәм иттеләр, киңәш бирделәр, үземнән киңәш сорадылар,-ди шушы көннәрдә 90 яшен билгеләп үтүче юбиляр.

    Рәфика апаның күңел байлыгына, рух ныклыгына хәйран каласың. Сөйләм теле матур, фикере төгәл, тормышка үз карашы, бүген дә күпләргә яшәү маягы итеп алырлык уй-теләкләре бар. Алдында догалар, Коръән китабы. Гарәп телендәге дини китапларны укырга да үзлегеннән өйрәнә. Райондашлар өчен әле ул ислам дине кануннарын, милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләрне саклап, яшь буынга җиткерүче остабикә дә.

    Тормыш иптәше белән өч балага гомер бирәләр алар. Бүген бәхетле картлыгын кышкы көннәрдә Казанда кызы Найлә, җәйлеген районда улы Рәшит гаиләсе карамагында кадерле әни, сөекле әби булып гомер кичерә ул.

    Рәфика апага олы бәйрәме уңаеннан Россия Президентының котлау сүзләрен, район башлыгы бүләген тапшырырга Иске Чүпрәле авылы җирлеге башлыгы урынбасары Фәрит Галләмов килгән иде. Элеккеге эш урыныннан да онытмаганнар хезмәт ветеранын. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан "За содружество во имя спасения" медален тапшырырга райондагы янгын сүндерү часте начальнигы Василий Битяков җитәкчелегендәге делегация юбилярга гомер бәйрәме уңаеннан изге теләкләрен юлладылар. Киләчәктә дә исәнлекле гомер еллары, бәхетле картлык теләделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: