Иске Чүпрәле авылында яшәүче Яфизовлар бакчасында әле дә җәй

Җәйнең беренче айлары явым- төшемгә әллә ни куандырмаса да, Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Бибинур апа белән Расыйх абый Яфизовлар үз бакчаларында мул уңыш үстергән.
Тирә- юнь күршеләрен гаҗәпләндереп яшелчәсен, җиләк- җимешен җыеп алганнар. Көннәр көзгә авышса да әллә ничә төрле бик матур чәчәкләре бүген дә хозурлыкларын югалтмыйча бакчага ямь өстиләр. Кеше кулы тимәсә бакчаның җаны да булмас иде.
-Үсемлек дөньясын икебез дә бик яратабыз. Иртә яздан теплицаны җайга салабыз. Сабан туй бәйрәменә кыяр- помидорларыбыз өлгерә. Кар яуганчы теплицабызның файдасын күрәбез. Моның өчен, әлбәттә, күп эшләргә туры килә,.- ди Расыйх абый. Сугыш утын үткән 87 яшьлек хезмәт ветераны үзе дә, иңне- иңгә куеп бер сулыш белән 59 ел яшәгән тормыш иптәше Бибинур апа да бер урында гына тик утыра торганнардан түгел шул. Бакчаларында әллә ничә сортлы алмагач, чия, виноград, тагын никадәр чәчәкләр дисеңме?
- Бакчачы матурлыкка омтыла, тирә- ягында аллы- гөлле чәчәкләрнең күп булуын тели. Аларны яратып карый, чәчкәләрнең дә төрлесен сайлый, бигрәк тә хатын- кызлар,- ди Бибинур апа. Помидорлар бигрәк тә сөендергән хуҗаларны. Һәр бакчачы мондый уңыш белән мактана да алмый. Кайбер сортларның һәр төбеннән утызар помидор алганнар. Яфизовлар юмарт гаилә. Уңышның күп өлешен дусларына, туганнарына, бакча үстерә алмаганнарга тараталар икән. Кунаклар да күп килә үзләренә. Аларны да үзләре үстергән яшелчә, җиләк- җимешләр белән сыйларга яраталар.
Яфизовлар инде киләсе елга кайчан һәм нәрсә эшләячәкләрен планлаштырып ук торалар. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, алар бакчаларыннан баш тартырга җыенмый. Умартачылык белән дә шөгыльләнгәннәр карт белән карчык. Тик менә яшь уза барган саен сәламәтлекнең үзен нык сиздерүе генә комачаулый икән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.2300
-
28 июнь 2022 - 13:55Чүпрәледә имам-хатыйблар Корбан аена әзерлек эшләре турында сөйләштеләр 9 июль-Корбан гаете.2300
-
28 июнь 2022 - 09:23Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин гражданнарны кабул итәчәк Алдан язылу өчен телефон: 2-20-95.2700
-
27 июнь 2022 - 14:13Чүпрәленең яшь журналистлары "Алтын каләм – Золотое перо" фестивале Дипломы белән бүләкләнде Быел фестиваль 27нче тапкыр узды.3200
-
27 июнь 2022 - 13:33Чүпрәледә эшләүче яшьләрне котладылар Бүләкләү тантанасы Яшьләр көне кысаларында "Чүпрәле" паркында узды.3300
-
24 июнь 2022 - 14:02Татарстанда 316 меңнән артык кеше электрон хезмәт кенәгәсен сайлады Электрон хезмәт кенәгәләре 2020 елда кулланышка кертелә.5100
-
24 июнь 2022 - 11:09Суд залыннан: үз гаебен таныды Чүпрәле районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы З.Р. Яфизова суд утырышында Волклвның административ хокук бозу турындагы эшен карады.5800
-
24 июнь 2022 - 11:08Җан җылысын кеше йөрәгенә салды Гөлфира апа үзенең тормыш китабындагы ролен сокланырлык итеп башкарып китте.5700
-
24 июнь 2022 - 11:05Чүпрәледә Троица җырлары фестивале узды Иске Чүпрәле авылында изге Сергий Радонежский храмы территориясендә "Троицкие напевы"православие фестивале узды.4000
-
24 июнь 2022 - 11:03Чүпрәле техникум студентлары имтихан тапшыра Студентларның өлгерешен Чүпрәле районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Шәйхатдаров тикшерде.5900
-
24 июнь 2022 - 10:56Яңа Кәкерле авылының оста куллы 90 яшьлек өлкәне Яңа Кәкерле авылының иң хөрмәтле өлкәннәренең берсе булган Миңнулла Зәйнулла улы Зәйнуллин күптән түгел үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.4000
-
24 июнь 2022 - 10:54Зур Чынлы авылында гомер итүче Карип Иниятулла улы Алиакберовка 80 яшь Хезмәттә үткән гомер3500
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
24 июнь 2022 - 08:22
-
27 июнь 2022 - 10:15Чүпрәле чыгарылышлылары бәйрәм иттеБыел район белем бирү учреждениеләрен 95 укучы тәмамлады.3700
-
24 июнь 2022 - 14:17Чүпрәледә Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе Мансур Рәимов белән хушлаштыларМансур Афиятович Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе исеменә ия була. Бүләкләре: Халыклар Дуслыгы ордены, "Почет билгесе".4400
-
27 июнь 2022 - 10:15Чүпрәле чыгарылышлылары бәйрәм итте Быел район белем бирү учреждениеләрен 95 укучы тәмамлады.3700
-
27 июнь 2022 - 13:33Чүпрәледә эшләүче яшьләрне котладылар Бүләкләү тантанасы Яшьләр көне кысаларында "Чүпрәле" паркында узды.3300
-
27 июнь 2022 - 14:13Чүпрәленең яшь журналистлары "Алтын каләм – Золотое перо" фестивале Дипломы белән бүләкләнде Быел фестиваль 27нче тапкыр узды.3200
-
28 июнь 2022 - 09:23Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин гражданнарны кабул итәчәк Алдан язылу өчен телефон: 2-20-95.2700
-
28 июнь 2022 - 13:55Чүпрәледә имам-хатыйблар Корбан аена әзерлек эшләре турында сөйләштеләр 9 июль-Корбан гаете.2300
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.2300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика