Туган Як
  • Рус Тат
  • Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Вера апа Азизовага 80 яшь тулды

    Кеше гомере – аккан су, диләр. Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Вера апа Азизованың тормышы аккан  су кебек кенә эзсез генә югалмаган, тырыш хезмәте, матур  хатирәләре  белән  үткәненә барып тоташа.

    Шушы  көннәрдә 80 яшен тутыручы, Иске Чүпрәле авылы җирлегендә  җаваплы вазифа  биләп, райондашлар  арасында тирән ихтирам казанган Вера Александровна Азизова  белән эчкерсез әңгәмә корып утырдык.

    Ул егерме елдан артык,  секретарь  булып эшли, алышынган сигез  рәиснең эш алымнарына, тәртип-кәефенә яраклашып, ипле, тыйнак кына, артык берәү белән дә низагка килмичә, үз вазыйфасын җиренә җиткереп намус белән башкара.

    Вера  ападагы  бу  күркәм сыйфатлар, иң әүвәл гаиләдә тәрбияләнеп, әти-әнисеннән, нык тамырлы нәсел агачыннан ук килә икән. Гәрчә, әтисен Вера апа белеп тә,  күреп тә үсми. Ул әтисеннән ике атналык булып кала.  Әтисен  сугыш башланганда армия хезмәтенә алалар, шуннан ул фронтка юл тота. Ә инде 1942 елда аннан хәбәрсез югалган дигән хат килә. “Әтине бик укымышлы, дияләр иде”, дип сөйли ул үзе бу турыда.

    Ике бала белән ялгыз калган әнисе кабат тормышка чыга. Вера апаның янә дөньяга биш туганы аваз сала.

    Буй җиткәч  Вера апа бер иптәш кызына ияреп, Казанга финанс институтына юл тота. Әмма анда керергә аңа бер балл җитми. Хурланып, елап беткән кызның күзенә  “Советская Татария” газетасындагы Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы укырга чакыра, дигән белдерү ташлана. Ул ике дә уйламыйча, барыбер авылга кире әйләнеп кайтмыйм, дип шунда юл тота.

    Күрше Чувашия Республикасының Яльчик районындагы бер авылында туып, үскән, татар телен белмәгән  кыз бала өчен бу бик тәвәккәл адым була. Шунда ул зоотехник белгечлеге ала. 

    Уку елын тәмамлаганда ул картадан карап, Чувашиягә иң якын район-Чүпрәлене сайлап, юллама сорый. Билгеле, ул чакта  бернинди транспорт юк, Иске Кәкерле, Ишлеләр аша килеп, райондагы авыл хуҗалыгы идарәсен эзләп таба. Монда да татар телен белмәгән кызны Чуваш Чүпрәлесенә зоотехник итеп җибәрәләр.

    Сигез ел эшләгәч, ул Рәфикъ исемле татар егетенә тормышка чыга. Гаиләдә өч ир-бала туа. Аларга тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр.

    Авыл советына секретарь булып килгәндә дә аны: эш  авыр булачак, дип кисәтәләр. Тик Вера апа авырлыклардан курыкмый, һәр эшен  җиренә җиткереп башкарып, төгәллеге белән уңай яктан гына хөрмәт казана. Лаеклы ялга да шуннан чыга ул.

    -Элек бит сельсоветта бөтен эш иде, сайлаулар дисеңме, никах теркәү, аерылышу актлары, бала туу, вафат булу турындагы белешмәләр-барысын да әзерләп бирергә кирәк. Моннан тыш, район үзәгендә ничә оешма бар, барысына да ниндидер мәгълүмат кирәк. Документларны өйгә алып кайтып, төннәрен утырып яза идем,-дип, башка хезмәттәшләрен һәм аңлашып эшләргә җайлы булган рәисләрне  зур ихтирам һәм рәхмәт хисләре белән искә ала Вера апа.

    Чуваш милләтеннән булса да, Вера апа олыгайган көнендә ислам динен сайлый. Әлеге адымга үз теләге, тормыш иптәшенә булган хөрмәте аша килгәнеген әйтә. Ә иң этәргеч адымнарының берсе ул -тормышында килеп туган авырлыклар була. “Шул вакытта, Ходай Тәгаләдән сорап ялварган, кул күтәреп кылган догаларым ярдәм итте”,-ди ул.

    Бүгенге көндә ул ап-ак яулыкларын бәйләп, намазларын укый, ураза тота, мәҗлесләргә йөри..

    Сабыр холыклы, зыялы зат сыйфатларына ия булган инде оныкларының да яраткан әбисенә әверелгән Вера апаның, җәмәгатьчелек алдында йөзе ак, җаны тыныч, тормыш юлы да юлы үрнәк булырлык. Шуңа да аны хөрмәтләп гомер бәйрәме уңаеннан котларга авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов һәм ветеранар советыннан да килделәр. Хезмәтләре өчен рәхмәтләр әйтеп, бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар, иң изге теләкләрен юлладылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: