Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Зур Чынлыдан 90 яшьлек Рокыя апа Хөсәенова сугыш елларында тракторчы булып эшли

    Рокия Арифулла кызы Хөсәенова 1926 елның 1 июлендә Зур Чынлы авылында дөньяга килгән. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 15 яшь була.

    Сугыш елларында тракторчылар һәм комбайнчыларның 80 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. Зур Чынлы авылыннан 18 кыз-бала Иске Шәйморза авылында тракторчылар курсын тәмамлап, трактор йөртү хокукы алганнар һәм сугыш елларында колхоз кырларында җир сөргәннәр, чәчкәннәр һәм ашлык урганнар. Шулар арасында Рокия апа да була.

    - Без вакыт белән санашмадык, көнне-төнгә ялгап эшләргә туры килгәндә дә сер бирмәдек, сынатмадык, тырыштык, - дип искә ала сугыш елларын Рокыя апа.

    Сугыштан соң ул Алимҗан абый Хөсәенов белән тормыш корып, тугыз бала тәрбияләп үстерәләр. Тормышта куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк, дигән сыйфат әлеге гаилә өчен девиз була. Бар нәрсә дә җитеш, тормышлары түгәрәк булсын өчен хуҗалыкта хезмәт куялар. Бүгенге көндә тәрбияләп үстергән балалары, оныкларының кадер, хөрмәте, игътибары шушы хезмәт җимешләре.

    Юбилярны 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов котлап, Президент котлавын һәм район башлыгы бүләген тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: