Туган Як
  • Рус Тат
  • Ирнең асылы эш белән таныла

    Кеше гомерен нигәдер ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп, 75не тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә аяк басу кебек сүзләр күңелгә моңсулык йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң гомер көзе- ул салкынын да, җылысын да матур бер төсләргә күмгән кабатланмас чор. Кеше яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Болар...

    -Безнең нәсел Иске Чокалы авылыннан. Әти-әни гади колхозчылар булган. Әтине мин гади ат караучы гына димәс идем, чөнки колхоз председателенең атын да ул караган, җигеп тә биргән. Эштән икесе дә курыкмаган, җәен-кышын булсынга дип хезмәт куйганнар. Миңа 4 яшь вакытта Бөек Ватан сугышы башланды. Шактый яшь булуыма да карамастан, ул коточкыч вакыйга йөрәк түремә куркыныч төш кебек кереп урнашкан. Әтинең фронтка киткәнен бүгенгедәй хәтерлим, көн болытлы иде. Авыл ирләрен озатырга бөтен халык җыйналган. Әни дүрт баласын кочып, үкси-үкси елый. Сугышка китүчеләрне район үзәгенә кадәр озата килделәр. Ул афәтнең чын мәгънәсен аңламасам да халыкка кушылып мин дә еладым. Әтинең бөтен эшен 11 яшьлек Иршат исемле абыем дәвам итте. Колхоз атларын карау турыдан-туры абыем җилкәсенә салынса, өйдәге эшләрне миннән биш яшькә олырак Гөлшат апам белән эшләделәр. Безне аякка бастыруда әнинең уң кулы булдылар. Сыерыбыз бар иде. Җәйлеген барыбыз бергәләшеп аңа азык тупладык, ә кыш көннәрендә сауган сөткә кушып алабута орлыгыннан тарттырган он белән әниебез ботка пешерә иде. Җәй башында Гөлшат апа көрәк белән бәрәңге бакчасын басып крахмал җыйды. Сөттә пешкән кычыткан һәм бәрәңге яфракларының тәме әле дә истән чыкмый. Кыш айларында әнкәй колхозда "МК-100" маркалы ашлык суктыру молотилкасында эшләде. Мөмкинлек булганда (бригадир күрмәгәндә) шуннан берничә уч арыш бөртекләре алып кайта иде. Шуны киптергәч өйдәге кул тегермәнендә тарттырып, он ясадык. Ул вакытта фронттагылар өчен өйдә бәрәңге киптереп авыл советына тапшыру планы да бар иде. Әнкәй бәрәңгене вак-вак турап мич эченә куя, артык эссе булып янмасын өчен мин аларны әйләндереп торам. Авыл Советы заданиесен һәрчак үтәп бардык. Сугышчыларга шулай аз гына ярдәм итә алуыма бик шатлана идем. 1944 елда беренче сыйныфка укырга кердем. Бөек Җиңү китергән 1945 елның 9 мае, аннан соң 1946 елның башында әтиебезнең исән-имин фронттан кайтуы безнең гаилә өчен дә шатлыклы, зур вакыйга булды. Шушы дәһшәтнең нәкъ үзәгендә катнашкан әтиебез өчен сугыш Чехия җирендә тәмамлана. Абый белән апа укый алмаганга, әтинең мине бик укытасы килде. Авыл мәктәбендә җиде сыйныфны тәмамлагач Иске Чүпрәле урта мәктәбенә килдем. Каникул вакытларында әтигә бик теләп булыша идем. 50 нче еллар башында мәктәптә уку түләүле иде. Көннәрдән-беркөнне, сыйныф җитәкчебез Чингиз абый Садиев мине чакыртып алды да: "Җәлалов, иртәгә акча алып килмәсәң, бүтән килеп тә йөрмәссең!" диде. Мин бик күңелсез генә авылга кайтып киттем. Чөнки өйдә минем мәктәпкә йөргәнем өчен түләрлек акча юклыгын яхшы белә идем. Ишек алдында әнкәй каршы булды. Мәктәптә ишеткән сүзләрне аңа да сөйләп бирдем. Әтинең кайдалыгын сорадым. "Әтиеңне авыл Советына, заемга кул куяр өчен чакырдылар",- диде ул борчылган кыяфәтен йөзенә чыгармаска тырышып. Бу вакытта аның күңеле никадәр әрнегәнен мин бөтен йөрәгем белән тойдым. Әтине эзләп авыл Советы бинасына йөгердем, анда әти белән бергә авыл җитәкчесе һәм район вәкиле утыра иде. Сизгәнемчә алар әтидән кул куюын таләп итәләр. Авыл Советы рәисе мине күрү белән: "Менә ат үтергән малай да килде",- диде. Аның болай әйтүенең асылы шунда, җәйлеген ат көтүен көткәндә авырый торган бер ат кырда үлеп китте. Мине, әлбәттә, табибка әйтмәгән өчен "кызган табага" бастырдылар. Мин килгәч әти тегеләр белән бәхәсләшеп тормады, кул куйды. Кайту юлында әтигә мәктәптән әйтеп җибәргән сүзләрне кабатлыйм, күзләремә ирексездән яшь тула. Әти-әти шул инде, "ярар улым борчылма, хәл итәрбез, йортта берничә сарык бар, шуларның берсен суеп иртәгә базарга чыгарбыз,"- диде. Икенче көнне Гөлшат апа белән көянтәләп ике чиләк итне район үзәгендәге базарга алып килдек. Яхшы гына сатып торганда апам "бер авыз чәй эчеп килим әле," дип ун- унбиш минутка читкә борылды. Гөнаһ шомлыгы диярсең, шуны гына көтеп торгандай сыйныфыбызның немец теле укытучысы Григорий Явкин яныма ук килеп басты да итнең бәясе белән кызыксына башлады. Мин каушавымнан аңа сату бәясен киметеп әйткәнемне сизми дә калганмын. Укытучым да бәясе очсыз булганлыктан аз гына аласы урынга итне үлчәүгә шактый ук куйдырды. Моның өчен, әлбәттә, апамнан миңа шелтә эләкте. Чөнки әтинең "расчетын" бозучы мин булдым. Мәктәпкә акчаны түләдек. Калган вакытларда әти исәп- хисапны алданрак ясап барырга тырышты. Сеңелләрем Лена (Свердловск шәһәрендә яши) һәм Розания (укытучы), иң кече энекәшем Альфик (инженер, ТР ның атказанган энергетигы) югары белем алуында күп көч куйды. Ул вакытта урта белем алгач та крестьян баласына югары уку йортына бару турында уйларга да мөмкин түгел иде. Авылдагы МТС ка слесарь өйрәнчеге булып эшкә урнаштым. Аена егерме сум чамасы акча түләделәр. Көннәрдән беркөнне МТС директоры мине чакыртып алды, Буада урта белемле яшьләрне техник училищега укырга җыялар икән. Әлеге училище авыл өчен техник-механиклар әзерли. "Безгә кадрлар кирәк, укып бетергәч авылга кайтырсың",- диде МТС начальнигы. Әлбәттә, каршы килмәдем. Училищеда яхшы укыдым, техниканы тиз үзләштердем. Икенче елны ук мине чылбырлы тракторга мөстәкыйль утырттылар. Училищеның ике тракторы-берсендә минем мастерым, икенчесендә-мин. Тархан урманнарыннан агачлар кайтардык. Ул вакытта андагы урманнарны кисү эшенә бик күп яшьләрне җәлеп иттеләр. Алар арасында Гөлшат апам да бар иде. Шуңа күрә утын төяү чиратында миңа озак басып торырга туры килмәде. Апам да урман кисүнең серләренә төшенде, тәҗрибә туплады. Аннан соң да ул Киров якларында хатын-кыз өчен гадәти булмаган шушы авыр хезмәтне дәвам итте. Училищеда укыган чорда Буа районының Кызыл Октябрь колхозында урып-җыю эшләрендә катнаштык. Инде ташландык хәлдә булган "Сталинец-6" маркалы прицеплы комбайнны төзекләндереп, бөртекле ашлык суктырдык. Шулай беркөнне училищега ВЛКСМның Буа районы комитетыннан беренче секретарь килде. "Менә егетләр, тиздән сез укып бетерәсез. Казахстанга чирәм җирләрне үзләштерү өчен сезнең кебек энергияле яшьләр кирәк",-ди. Без бер мәлгә тынып калдык. Чөнки мондый зур чакыру бездәй авыл егетләренә зур сынау кебек булды. Минем үҗәтлек монда да ярап куйды. "Мин барам",- дидем, ике дә уйламыйча. Минем арттан тагын егермеләп егет ризалык бирде. Комсомол путевкаларын тантаналы төстә тапшырдылар. Берничә көннән без Казахстанда идек инде. Мине "Кызыл гаскәр" исемле совхозга китерделәр. Баш инженер бик акыллы, шул ук вакытта үтә дә таләпчән кеше булып чыкты. Мин моңа охшадым булса кирәк, совхоз директоры белән киңәшләшеп алдылар да миңа механик вазифасын тәкъдим иттеләр. Тракторлар бригадасы белән танышып йөргәндә әле яңа гына заводтан кайткан өр-яңа "ДТ-54" маркалы тракторларга күзем төште. Яшьлекнең тынгысыз чагы булгандыр инде. "Юк, дим, сез башта миңа тракторда эшләп карарга рөхсәт итегез!". Бик авырлык белән генә булса да алар минем белән килештеләр. Совхоз зур, 30 мең гектардан артык җире бар. Безнең бригадада гына да 5000 гектар сөрү җире исәпләнә. Сарыклар 3 меңнән артык, мөгезле эре терлекләр 600 чамасы, шуның 200-е савым сыерлар. Беренче май бәйрәмендә сөрүгә төштек. Чирәм җирләрне сөрү җиңел булмаса да, мин үземдә канәгатьлек таба идем. Җир чамасыз каты, биш төрәнле сабанны трактор тарта алмый, өч төрәнгә калдырабыз. *CensureBlock* тирәнлеге 27 сантиметрдан да ким булырга тиеш түгел. Даладагы тракторларны сүндереп тору юк, эш сменалап оештырылган. Караңгы төшкәч кенә тракторлар глушительләренең уттай кызганлыгы күренә. Берничә атна эшләгәч кенә бригадада хезмәт дисциплинасының начар куелышын сизенә башладым. Чөнки механизаторлар арасында күп милләтчелек бар иде. Күпчелекне Идел буе немецлары (Энгельс шәһәреннән), чеченнәр, руслар һәм украиннар алып тора. Совхоз директоры рус милләтеннән булганга, бригадирларны да руслардан куйганнар. Ә монда аларны бик үк өнәп бетермәүчеләр дә бар. Моны ачыктан-ачык әйтмәсәләр дә сизеп була иде. Беркадәр вакыттан соң директор мине үзенә чакыртты. Монысында инде минем каршылыгым файдасыз булды, чөнки бригадир вазифасына минем кандидатурам турындагы мәсьәлә алдан ук хәл ителгән булып чыкты. Минем бригадир булуымны механизаторлар да хуплады. Шулай итеп матур гына эшләп киттек. "Саратовский- 29" сортлы сабан бодаеның һәр гектары уртача 14-15 центнер уңыш бирде. Ул елларда мондый уңыш алу зур күрсәткеч санала иде. Хәзер инде шактый олы яшьтә булуыма да карамастан, ул елларны әле дә еш искә төшерәм. Күп кенә сәясәтчеләр, хәтта икътисадчылар да чирәм җирләрне үзләштерү ил өчен файдасыз булган, партиянең Үзәк комитеты зур ялгышлык җибәргән, дип гайбәт саталар. Чирәм җирләрне үзләштергәч кенә өстәлләребездә җитәрлек икмәк булуын өлкән буын кешеләре яхшы хәтерли. Сугыш елларын гына алыйк, илгә корал җитмәгәнлектән аларны Америкадан һәм башка дәүләтләрдән алтынга сатып алырга туры килде. Алтын запасы кимеде, ә СССРның 270 миллионлы халкын ашатырга кирәк иде. Шуңа күрә партия шул юлга басты. Чирәм җирләрне үзләштерүгә 30 меңнән артык партия хезмәткәре һәм 120 мең чамасы авыл хуҗалыгы белгечләре җибәрелде. Уйлап кына карагыз, 42 миллион гектар ташландык дала җирләре әйләнешкә кертелде. Шуның нәтиҗәсендә дәүләтнең элеккеге бурычлары түләнде, авылларны социаль үстерү өчен дәүләт чыгымнары берничә мәртәбә арттырылды, шәхси хуҗалыклар түләргә тиешле салымнар бетерелде. Колхозлар үзләренең уставларына үзгәрешләр кертүгә хокук алдылар, колхозчыларга беренче мәртәбә пенсия түләү тәртибе кертелде һәм аларга паспортлар бирелә башлады. 1953-1958 елларда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме узган бишьеллык белән чагыштырганда 34 процентка үсте.

    Яшьтәшләрем бер-бер артлы армия сафларына киткәч күңел борчыла башлады. Түзмәдем, хәрби комиссариатка барып ни өчен миңа повестка бирмәүләрен сорадым. "Әлегә син негоден!",- дип кырт кисте хәрби комиссар. "Ничек инде "негоден", мине табиблар тикшереп тә карамадылар, ә сез миңа "негоден" дип әйтәсез?",- дим комиссарга. Ни булса шул булыр, мин хәйләле юлга бастым. Кыскасы, әлеге офицерны кичке якта әйбәтләп кенә сыйладым. Ниһаять, бу миңа повестка бирергә вәгъдә итте. Хәзер һәр көнне повестка көтәм. Ә ул юк та, юк. Соңыннан гына эшнең нидә икәнен аңладым. Совхоз директоры комиссар белән сөйләшеп, мине армиягә чакыртмаган икән. Бригададагы эшләрнең җайланып китүе директорга да охшаган, билгеле. Аннан соң да әле комиссар янында берничә мәртәбә булырга туры килде. Үҗәтлегем аркасында, ниһаять, армиягә киттем. Совхоз җитәкчелеге дә мине зурлап озатты. КПСС сафларына да шунда кабул иттеләр.

    Армиядән соң Казахстанга бик чакырсалар да туган як бик сагындырган иде шул. КПСС райкомының икенче секретаре (кызганычка каршы, исем-фамилиясен хәтерләмим) кабинетындагы очрашудан соң, ул шунда ук телефон трубкасын алып "Сельхозтехника" берләшмәсе җитәкчесе Абдрахман Саиновка шалтыратып автопарк механигы вазыйфасына минем кандидатураны тәкъдим итте. Шулай итеп мин механик булып эшли башладым. 1963 елда шушы автопаркның начальнигы итеп билгеләндем, берүк вакытта партия оешмасын да җитәкләдем. Шушы елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының галим-агрономнар әзерли торган факультетын читтән торып тәмамладым. Шулай эшләп торганда, 1967 ел башында минем кандидатурамны ВЛКСМ райкомының беренче секретаре вазыйфасына тәкъдим иттеләр. Әлбәттә, эш муеннан иде, производство участокларында комсомол- яшьләр бригадалары оештырдык. Яшь механизаторлар һәм терлекчеләр арасында хезмәт алдынгылары үсеп чыкты. Республика күләмендә танылган хезмәт батырларының исемнәре ил дәрәҗәсенә күтәрелде. Нәкъ шушы вакытта "Россия" колхозы рәисе итеп сайландым. "Россия" колхозында эшләгәндә Казахстан далаларын үзләштерүдә тупланган тәҗрибәм дә ярап куйды. 10 ел дәвамында хезмәтчәннәр белән бик аңлашып эшләдек. Производство белән танышырга күп вакыт кирәкмәде. Бигрәк тә баш белгечләрнең һәм урта звено җитәкчеләренең тулы энергия белән эшләүләрен бурыч итеп куйдым. Бригадирлардан Каюм Рәкыйпов, Рәшит Алимов, Николай Белов, Әсәд Гобәйдуллин, Зөфәр Сәлимҗанов, Михаил Михайлов һәм Василий Землемеров уң кулым булдылар. Хуҗалык мөдире Әмир Аббазов, эш участокларында җаваплы вазыйфалар башкарган Мансур Идиятуллин, Кәрим Җамалетдинов, Рифкать Шәрипов, Илгизәр Яфизов, Альберт Рәкыйпов, Кәмәрия Зәйнетдинова, Әльбида Кәлимуллина, Фиркать Ихсанов, Хөснулла Хәйбуллов, Радик Латыйпов һәм Әнвәр Җамалетдиновка бүген дә рәхмәтлемен. Бер "йөк"не бергә җигелеп тарткан Вәли Хәлиуллов, Жиһанша Зәйнетдинов, мәктәп директоры Ирфан Фәсхетдинов, Вәли Хәлиуллов, Илгиз Садыйков, Рифкать Исхаков, Гомәр Исхаков, Надир Хәйретдинов, Фәрит Галләмов һәм Җәүдәт Гафуров соңга табан үзләре дә җитәкче урыннарда хезмәт куйдылар. Шушы елларда колхозда бик күп төзелеш объектлары сафка басты. Беренче елда ук Әлмәт районыннан ташлар кайтарып маллар өчен ферма биналары төзергә тотындык. 200 баш савым сыерга исәпләнгән бинаны төзеп бетердек. Бер-бер артлы цехлар файдалануга тапшырылды, такта яру өчен пилорама, он тегермәне һәм ашлык киптерү комплексы эшли башлады. Әмма хәл ителмәгән мәсьәләләр дә шактый иде әле. Ферманы сыер савучылар белән тәэмин итү бигрәк тә кыен булды. Фермада сыерларны механикалаштырылган ысул белән сава башладык. Барлык сөтнең 90 процентын 1 класслы итеп саттык. Яңа Чүпрәле авылы участогында мөгезле эре терлекләр симертү буенча зур комплекс ачтык. Мондый ысулны да Казахстаннан күреп кайткан идем. Аны булдыруда райкомның икенче секретаре булып эшләгән Рәхимҗан Хәйруллинның чиксез ярдәмен тойдым. Моны районда хупламаучылар да булды. Бигрәк тә беренче секретарь Г.Ахметовка охшап бетмәде. Берчак шулай районга КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Г. Усманов килде. Безнең симертү комплексын да карады һәм "Чыннан да уникаль комплекс" дип канәгатьлек белдерде. Без авыл хуҗалыгы тармакларын үстерү буенча һәр технологик яңалыкны үзебездә сынап карарга тырыша идек. Шуңа күрә терлекчелектә дә, кырчылыкта да уңышларыбыз югары булды. Алар өчен, әлбәттә, күп тапкырлар райком "табасында кыздырылырга" туры килде. Өлкә комитетының кадрлар резервында торганлыктан мине бер чак Казанга чакыртып алдылар һәм Яшел Үзән районының авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы вазыйфасын тәкъдим иттеләр. Чынлап әйткәндә, районнан китәсе килмәде. Аннан соң мине халык депутатлары район Советының башкарма комитетына, А.Николаевның урынбасары итеп билгеләделәр. Еллар агышында берничә оешмага җитәкчелек иттем. Иске Чүпрәле авыл Советы рәисе урынбасары вазыйфасыннан лаеклы ялга чыктым. "Мактау Билгесе" ордены, чирәм җирләрне үзләштерүдә катнашкан өчен, "Чирәм җирләргә-50 ел", "ТАССРның 90 еллыгы", "В.И.Ленинның 100 еллыгы", "Казанның 1000 еллыгы" медальләре, КПССның Татарстан өлкә комитеты, Министрлар Советы һәм Татарстан Республикасы Президентының Мактау грамоталары белән бүләкләндем.

    Менә 10 елга якын ветераннарның район советын җитәклим. Йомгаклап әйткәндә, үз тарихымнан, үз җиремнең солтаны булып яшәвемнән, үземнән соң лаеклы алмаш калдыра алуымнан мин канәгатьмен.Кеше өчен иң зур бәхет шул дип саныйм.

    Фиркать Җәлалов сөйләгәннәрне Рәшит Фәтхуллов язып алды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: