Ике сугыш кичкән ветеран

Сугыш китергән хәсрәт, михнәт дәрьясын соңгы тамчысына хәтле эчеп, өсләренә ишелгән бөтен авырлыкларга чыдап-түзеп, ил-көн өчен сәламәтлекләрен, яшьлекләрен, бәхетләрен корбан итүче газиз җаннар-сугыш ветераннарына карата игътибар көннән-көн арта.
Бүген районда 48 сугыш ветераны яши. Аларның күбесенә 90 яшь тирәсе, кайберләре аннан да олы. Шуларның берсе-Җиһанша Исхаков. Каракитә авылыннан фронтка 700 дән артык ир-егет китә, 456сы яу кырында кала. Әмма ни кызганыч, бүген шушы авылның нибары өч ветераны гына безнең арада.
92 яшьлек сугыш ветераны Җиһанша Исхаков белән очрашуга техникумның барлык укытучылары һәм укучылары да килгән иде. Олы кунак белән бергә техникум директоры Рамил Әхмәтовны һәм ветераннарның район советы башлыгы Фиркать Җәлаловны залдагылар торып басып, алкышлар белән каршы алды. Бу ветеранга карата зур хөрмәт һәм ихтирам билгесе.
-Җиһанша ага Исхаковка Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк утка керергә туры килә. 1941 елның азагында Мәскәү өчен барган каты сугышта катнаша. 1942 елның 13 апрелендә дошман пулясы кыю якташыбызның сул як иңбашын тишеп чыга. Биш ай чамасы хәрби госпитальдә дәваланганнан соң, янә сугышка китә. Җиңел артиллерия составында көньяк-көнбатыш фронтка җибәрелә, Белоруссияне азат итүгә үз өлешен кертә. Аңа ерак көнчыгышта япон самурайларына каршы аяусыз көрәшә. Хөкүмәтебез тарафыннан күп кенә бүләкләргә лаек була. Алар арасында "Жуков", "Бөек Ватан сугышы" орденнары да бар,-дип таныштырды үзләренә килгән кунак белән техникум директоры Рамил Әхмәтов. Сугыш афәтен, авырлыкларны үзе дә бик ачынып искә алды ветеран. Хәзер ул Каракитә авылындагы ирләрнең иң өлкәне. Ветераннар якты дөньядан китсә дә, аларның батырлыклары мәңгелеккә истә калыр, һәм без кыйммәтле мирасны түкми-чәчми яшь буыннарга тапшырырга тиешбез. Аннан соң Җиһанша Исхаков укучыларга төпле һәм үтемле киңәшләрен бирде: батыр һәм гадел булырга, кыенлыклар һәм сынаулар алдында куркып калмаска, ә иң мөһиме-кеше булып кала белергә кирәк, диде ул. Нәкъ менә шушы сыйфатлар кайчандыр аңа үзенә дә авыр сугышны кичәргә, шушы яшькә кадәр халыкка хезмәт итәргә ярдәм иткәндер.
-Өлкәннәр гомер буе ил тарихында булган авыр чорларны фидакарь хезмәт куеп кичерделәр. Аларның барысына да сәламәтлек, күңел көрлеге, куйган хезмәтләренең әҗерен күреп, гаиләләрендә, җәмгыятьтә хөрмәткә лаек булып яшәүләрен телим,-диде ветераннарның район советы башлыгы Фиркать Җәлалов. Очрашу чәй табыны артында эчкерсез әңгәмә белән дәвам итте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 гыйнвар 2021 - 16:35Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе ТР мөфтиенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде Татарстан Республикасы мөселманнары Корылтае 2021 елның 12 апрелендә узачак.5300
-
27 гыйнвар 2021 - 15:352021 елда картлык буенча пенсияләр ничек билгеләнә Агымдагы елда картлык буенча пенсиягә чыгу хокукы бирүче яшьне арттыруның күчү чоры дәвам итә.3800
-
25 гыйнвар 2021 - 15:21Рөстәм Миңнеханов медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.15700
-
22 гыйнвар 2021 - 19:57Борындык станциясендә яшәүче Николай Озеровның 13 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар Бүген Чүпрәле районының Борындык станциясендә яшәүче Николай Николаевич Озеров юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.31100
-
22 гыйнвар 2021 - 15:36Мидхәт Хуҗиев Иске Задур авылында колхозчылар гаиләсендә, бишенче бала булып дөньяга килә «Тыйнак кына үтәбез гомер юлларын»26300
-
22 гыйнвар 2021 - 15:31Чүпрәледән Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы Әниләрнең ерак яшьлеген, безгә балачагыбызны хәтерләтүче шөгыль иясе ул Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы93300
-
22 гыйнвар 2021 - 15:28Январь аеның узган 20 көнендә Чүпрәледә җир өстенә 40 см. калынлыкта кар яткан Басулардагы уҗымнарның да торышы яхшы, чөнки алар 40 см. калынлыктагы “кар юрганы” астында кышлый.5200
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2160тан артык чүпрәлеле Covid-19дан вакцина ясаткан Коронавируска каршы вакцина һәм антитәнчекләр турында нәрсәләр белергә тиешбез?30900
-
22 гыйнвар 2021 - 15:19Соңгы ике елда Татарстан мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында 11 янгын чыккан Комиссия тикшерде30400
-
22 гыйнвар 2021 - 15:17Халык белән очрашуларда «Халык җыены»нда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары турында иркенләп сөйләшә. Районнан килгән җитәкчеләргә сорауларын юллый30600
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.97200
-
20 гыйнвар 2021 - 16:37Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.11800
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.42100
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
27 гыйнвар 2021 - 14:51Чүпрәле районында Ленинград блокадасын өзү көнен билгеләп үттеләрЧүпрәле районыннан фронтка киткән сугышчыларны да әлеге блокада читләтеп үтми. Йөзләгән чүпрәлеле солдаты шәһәрне фашистлардан азат итүдә катнаша, һәлак була.5900
-
26 гыйнвар 2021 - 21:27Чүпрәле районындагы ТХА вәкиллегендә нәтиҗәләр ясалды, яңа җитәкче сайландыЧүпрәле районында 16 милләт вәкиле яши. Аларның күпчелеген татарлар һәм чувашлар тәшкил итә.10000
-
25 гыйнвар 2021 - 15:21Рөстәм Миңнеханов медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.15700
-
26 гыйнвар 2021 - 21:27Чүпрәле районындагы ТХА вәкиллегендә нәтиҗәләр ясалды, яңа җитәкче сайланды Чүпрәле районында 16 милләт вәкиле яши. Аларның күпчелеген татарлар һәм чувашлар тәшкил итә.10000
-
27 гыйнвар 2021 - 14:51Чүпрәле районында Ленинград блокадасын өзү көнен билгеләп үттеләр Чүпрәле районыннан фронтка киткән сугышчыларны да әлеге блокада читләтеп үтми. Йөзләгән чүпрәлеле солдаты шәһәрне фашистлардан азат итүдә катнаша, һәлак була.5900
-
27 гыйнвар 2021 - 16:35Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе ТР мөфтиенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде Татарстан Республикасы мөселманнары Корылтае 2021 елның 12 апрелендә узачак.5300
-
26 гыйнвар 2021 - 15:09Чүпрәле районы кооператорлары 2020 ел эшчәнлегенә йомгак ясадылар Утырыш барышында идарә Советының 2020 елга хисабы һәм агымдагы елга бурычлар тыңланды, шулай ук кооперация составына яңа пайчыларны кабул итү һәм төрле мәсьәләләр каралды.4900
-
27 гыйнвар 2021 - 15:352021 елда картлык буенча пенсияләр ничек билгеләнә Агымдагы елда картлык буенча пенсиягә чыгу хокукы бирүче яшьне арттыруның күчү чоры дәвам итә.3800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика