Туган Як
  • Рус Тат
  • Игелектә уза гомерләр

    Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә-кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Яшәү дәверендә борчулары, шатлыклары бергә үрелеп барганда чәчләргә чал кунып өлгерә, йөзеңне җыерчыклар күмә.

    Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме - менә шуларны әкрен генә барлый башлый.

    Гомер, яшәеш турында бу уйлануларым тикмәгә генә түгел. Шушы көннәрдә кадерле әтием- Миннәтулла Садыйковка да 85 яшь тула. Һәрвакытта да җитезлеге, үткенлеге, һәр эштә һәвәслеге, өлгерлеге белән аерылып торган газиз әтиебезгә, әлбәттә, бу олы яшьне бирәсе килми! Барыбызның да урта яшьләрдә булуына карамастан, ул бүген дә безнең олы терәгебез, төпле киңәшчебез.

    Әтиебез 1928 нче елның 20 нче июнендә Яңа Кәкерле авылында Каюм бабай белән Нурҗамал әбинең ишле гаиләсендә төпчек бала булып туа. Үсмер еллары сугыш чорына туры килә. Авылның бар ир-егетләре сугышка киткәч, колхозның авыр эшләре 14-15 яшьлек малайлар җилкәсенә төшә. Ул инде шушы яшеннән урып-җыю, иген суктыру кебек олылар хезмәтен башкара. Туган җиргә мәхәббәт, җир хезмәтен яратуы Армия сафларында хезмәт итеп кайткач та үзенә тарта. Озак та үтми, авылның иң чибәр, уңган кызы, әниебез-Әлфинур белән бергә була алар. 30 ел бергә яшәү дәверендә тугыз бала тәрбияләп үстерәләр. Әти лаеклы ялга чыкканчы "Алга" колхозында төрле хезмәтләр башкара: терлекче дә, механизатор да, оператор да...

    Бар көчләрен балаларны сәламәт, белемле, тәрбияле итү өчен куйган әти-әниләрнең максаты да тормышка аша. Әлеге гаиләдән чыккан балалар бүгенге көндә төрле һөнәр ияләре. Журналист, укытучы, бухгалтер, механик һөнәрләрен үзләштереп, үз хезмәтләрен намус белән башкаралар. Тормыш үзенекен итә. Көтмәгәндә килгән кайгылар да безнең гаиләне читләп узмый. Әниебезнең вакытсыз дөньядан китүе, бер улын югалтуы әтиебезнең язмыш сынавыдыр, күрәсең. Гаилә учагын саклап калучы, әти белән бергә 27 ел гомер кичергән икенче әниебез-Нурия апа да инде бүген гүр иясе.

    Бу дөнья көчлеләрне генә үз итәдер ул. Лаеклы ялга чыккач та, әти бөтен ихтыяр көчен дини кануннар белән яшәүгә юнәлтте, үзлегеннән Коръән сурәләрен өйрәнде, изге урын-мәчет аның икенче йортына әйләнде. Шаһадатнамә нигезендә Яңа Кәкерле авылында 10 ел имам булып торды. Мәэзин булу, мәҗлесләр алып бару, никах, исем кушу, җеназа-барысы да аңа йөкләнде. Әти ихластан авыл халкына дини тәрбия бирергә тырышты, олы яшьтәге агайларны да мәчеткә йөрергә җәлеп итте. Әтинең мәҗлесләрдә, гает бәйрәмнәрендә сөйләгән вәгазъләре авыл халкына гына түгел, тирә-яктан килгән кешеләргә дә тәэсир итми калмагандыр. Мәктәп укучылары алдында сөйләгән вәгазьләре дә яшь буынны әхлаклы, намуслы, әдәпле, кешелекле итеп тәрбияләүдә урынлы булгандыр. Имам булып эшләү дәверендә әти бөтен вакытын шушы изге эшкә сарыф итте. Ул кешеләргә игелекле гамәлләр кылуыннан үзен бәхетле итеп тойды. Гомеренең бушка үтмәвеннән канәгатьләнү хисе кичереп, аның күңелләре нечкәрә, күзләренә яшьләр килә. Инде олы яшькә җитү сәбәпле, ул бу вазифаны башкаларга тапшыруны кирәк дип санады. Күптән түгел бу изге эшне Әмирҗан агага йөкләде.

    Бүгенге көндә дә әтиебезне авылның олысы-кечесе хөрмәт итә, алар еш кына үзләренең кадерле балаларын олы тормыш юлына аяк басканда никах укуны үтенеп мөрәҗәгать итә, вафат булган якыннарын искә алып Аллаһы ризалыгы өчен дога укуны сорап мәҗлесләргә чакыралар.

    "Ни чәчсәң, шуны урырсың",-ди татар халкы. Без әти-әниебез корган тыйнак, әмма рухи яктан нык тәрбия салынган гаиләдән үсеп чыккан "җимешләрнең" дә үз "җимешләре" өлгергән. Бүгенге көндә балаларыңның гына түгел, инде оныкларыңның дәрәҗәле, абруйлы һөнәр ияләре булуы сезнең тәрбия нәтиҗәседер, әти. Без-барлык балаларың синең алда баш иябез. Зур рәхмәт сиңа!

    Күңел һаман туган нигезгә тарта, туган йортка ашкына. Чөнки безне анда күңелебезгә иман нуры иңдерүче, яшәү мәгънәсен, яшәү ямен тоярга өйрәтүче аксакаллы әтиебез көтә. Ә газиз әти янәшәсендә бар борчу-мәшәкатьләр онытыла, күңелләрне шатлык били, яшәү көче арта.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: