Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Игелекле гамәлләре күп аның

    Гомер аты чаба да чаба, аны һич туктатырмын димә. Кеше күңелендә күпме истәлекләр, җылы хатирәләр кала. Еллар агымында бөтерелеп, дөнья куып, гомереңнең кыл уртасы килеп җиткәнен дә сизми каласың икән.

    Моннан 60 ел элек Түбән Чәке авылында әти-әнисе- Мирза абый белән Әминә апаны куандырып, гаиләдә алтынчы бала - нәсел дәвамчысы, нәни Шамил аваз сала. Түбән Чәке урта мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң ,Буа районында шоферлар әзерли торган курсларда укый, аннары армия сафларына алына. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач та, яшь егет үзенең туган авылында, нәсел нигезендә төпләнеп калырга карар кыла.

    Кешенең тормыш юлы белән танышыйм дисәң, аның хезмәт кенәгәсенә күз салырга кирәк. Ә менә Шамилнең ул кенәгәсендә бер генә язма: 1978 -2001елда авылда башта төрле эштә,аннары күмәк хуҗалыкта шофер булып эшли башлаган. 1983 елда «Фрунзе» колхозына сөт ташучы булып эшкә урнаша. 22 ел руль артында! Әйтергә генә ансат. Күпме юл узылган, күпме йөк ташылган. Ул эшли башлаган елларда юллары нинди булган бит әле: батып ятулар, юлда кунып калулар. Һәм бер генә тапкыр да аның йөкләнгән бурычны үтәмичә калганы булмаган. Ул узган чакрымнарның, башкарган хезмәтенең үлчәве юктыр. Авыл хуҗалыгы да нәкъ менә Шамил Шагаев кебек тырыш, үз эшен яратып башкара торган көчле ир-егетләргә таяна.

    Егет машинада сөт ташыганда үзе кебек чая,уңган,шәфкатьле май заводында лаборант булып эшләүче Сәрия ханым белән таныша. Бер-берсен өйрәнеп, 2 ел очрашып йөргәннән соң, гаилә корып җибәрәләр. Хәләле дә кайда гына эшләсә дә һәр эшне җиренә җиткереп, тырышлыгының нәтиҗәсе күренерлек итеп эшли.Авылда ул иң уңган хуҗабикәләрдән санала.Мәрхәмәтле килен, кайнатасын да әйбәт карап соңгы юлга озаттылар.Ә бүгенгесе көндә 90 яшен узган газиз кайнанасын хөрмәт итеп яшиләр.

    Илдә үзгәртеп корулар башлангач, базар икътисады шартларында үз хуҗалыкларын киңәйтеп җибәрүчеләр дә Шагаевлар гаиләсе булды.Алар 10 гектар пай җирләрен бергәләп эшкәртәләр, чәчәләр, уралар сугалар. 4 гектарында купьеллык үлән үстерәләр. Шамил дә чын күңеле белән җир кешесе, җирнең кадерен, юмартлыгын белә, аның уңдырышын күтәрү, эшкәртү алымнарын камилләштерү турында уйлана. Шулай итеп ул үз-үзенә хуҗа булып,үзен кече эшмәкәрлектә дә сынап карамакчы була . 2012 нче елда улы Рамил белән агач эшкәртү цехы ачып, тирә-юнь халкын такта, бура, утын һ.б. белән тәэмин итә, пилорама кайтарталар, аны көйләп эшләтеп тә җибәрәләр. Биредә төрле зурлыктагы йорт, мунча, кое һ.б. өчен бура да бурыйлар.

    Кайда гына булса да,нинди генә эшкә алынса да Шамил кешеләр белән уртак тел таба. Чал чәчле бу ирнең тышкы кыяфәтеннән үк сабыр кеше булуы күренеп тора. Үз-үзен тыныч тотуы, һәр сүзне чамалап әйтүе, уйчанлыгы да аңа ниндидер бер, ир-атларга гына хас, матурлык өсти.Менә шулай әкрен генә ул инде тәҗрибәле эшмәкәргә әйләнде.Үз эшен көннән-көн җәелдерә бара. Сүзен җилгә очырмый, буш вәгъдәләр белән мавыкмый, шуңа да эшләре көйле бара, кешеләр дә аңа ышана. Гомумән, ирле-хатынлы Шагаевлар гомерләре буе мал-мөлкәт туплау максаты белән түгел, ә кешегә ярдәм итү теләге белән дә яшиләр.Алар иганәчелек белән шөгыльләнеп, төзелешләр алып баруга, мәдәни чаралар үткәрүгә, авыр хәлдәге гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә саллы өлеш кертәләр, авылның җәмәгать тормышында актив катнашалар.

    Мәчетнең тирә-ягын, тышкы яктан диварларын, шулай ук зиратның тирә-юнен, чишмәләрне төзекләндерү, Сабантуйлары оештыруда маттди ярдәм күрсәтү, - барысы да Шамил Шагаевның ныклы контролендә. Каралтылар тулы мал асралып, келәтләр иген белән тулган вакыттан да, кешеләргә ярдәмең тиюдән дә рәхәт мизгел юктыр ул, ди кече эшмәкәр. Аның өчен үзеңне аямаска, юрганыңны үзеңә генә тартмаска, күршең, туганың халкың, милләтеңне дә уйларга кирәк. Шамил Шагаев - әнә шундый милли җанлы кече эшкуар.

    Әнә шулай алар дин кануннарын үтәп көн итә. Кызлары Айгөл авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап Казан шәһәрендә эшли.Биш вакыт намазын калдырмый. Изге дин юлында яши. Уллары Рамил дә җитмеш төрле һөнәргә ия егет,әтисе янында эшли. Алар гаилә белән ураза тоталар, дини бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр,балаларының дингә якынаюын күреп сөенәләр. Алар йорттыннан кеше беркайчан да өзелми. Олысы-кечесе киңәш сорап килә. Аларны якты йөз белән каршы алалар.

    Игелекле хезмәте белән авыл халкының абруен яулаган мөхтәрәм авылдашыбызга исәнлектә, якыннарыңа терәк, ышанычлы таяныч булып, балаларының игелеген күреп, авылдашларының горурлыгы булып, шулай җәмгыятькә кирәкле булып, күрше-тирәләр белән ярдәмләшеп, үзеңнең кыйммәтле киңәшләрен биреп яшәргә язсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: