Игелек юлы
Сүзебез авылдашыбыз Равиль Ади улы Бикчуров турында.
Елга үз агымын туктата да,үзгәртә дә алмаган кебек, үзе сайлаган изгелек һәм игелек юлыннан бара да бара ул. Шомарып, тапталып беткән юл түгел аның юлы- чытырманлы, кычытканлы, ташлы, кыялы ул юл.
Республика җитәкчелеге алдында да туган авылының язмышына кагылышлы берсеннән-берсе җитди мәсьәләләр күтәреп, нинди генә авыр чакта да кыйбласына туры калган –туган җиренә бик нык тамырлары белән бөреккән асыл ир-егете ул Чүпрәленең.
Сүзебез янәдән авылдашыбыз Равиль Ади улы Бикчуров турында. Әйе, аның турында трибунадан да, телевидениедән дә күп сөйлиләр, матбугатта да күп язалар. Шатланабыз, горурланабыз!
Зур эшләр эшләнгән җирдә дөнья да зуррак, кешеләр дә олырак була. Зур эшләр башкара, матур хыяллар белән яши авылдашыбыз. Шуңа да һәркайда зурлыйлар аны.Чөнки бу тормышта иң авыры мал табу, байлык туплау түгел, ә үзеңне табу. Ә Равиль Ади улы чынлап торып бу фани дөньяда үзен тапкан, яшәешнең чын мәгънәсенә, тормышның асылына төшенгән кеше. Аның өчен иң зур бәхет - ата-бабасы гомер бары җир сөргән, иген иккән җирдә икмәк үстерү- туган авылының киләчәген ышынычлы, өметле итү, үзеннән соң якты эз һәм киләчәк буынга һәр кылган изге гамәле белән игелек орлыкларын мул итеп чәчеп калдыру.
Кешене тормыш, вазифа үзгәртә диләр. Ләкин бу көчлеләргә, акыллыларга кагылмый. Гамәлләре белән үрдә булган шәхесләр, гадәттә, бик гади булалар. Равиль Ади улы да нәкъ шундыйлардан. Аның өчен ярдәм сорап килгән кешенең яше дә, милләте дә, дәрәҗәсе дә мөһим түгел. Авырлыкта булган һәркемгә ярдәм итәргә тырышу- Равиль Ади улының инанган иманы.
Шушы көннәрдә авылдашыбыз, һәр башлаган эшебездә ярдәмчебез матур гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
Хөрмәтле Равиль Ади улы!
Без, Зур Чынлы урта мәктәбе коллективы, әти-әниләр, укучылар, Сезне гомер бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз! Яшәр дәверегездә кылган гамәлләрегез гел шулай изге булып, һәрчак игътибарга һәм ихтирамга лаек булып озын-озак матур гомер кичерегез! Олы рәхмәтебез бүген Сезгә!
Р.И. Азмуханова, Зур Чынлы урта мәктәбе директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев