Туган Як
  • Рус Тат
  • Иҗатка багышланган гомер

    Редакциягә аяк баскан беренче көннәремнән үк хезмәттәшем Сания Мөбарәк кызы Шәрәпова минем күңелемә үзенең ихласлылыгы, мөлаемлылыгы һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы шәхес буларак кереп калды. 16 ел бергә эшләү дәверендә минем фикерем ныгыды гына. Еллар дәвамында аның яңадан-яңа уңай сыйфатлары ачыла гына барды.

    Сания Шәрәпова Саба районының гүзәл табигатьле, үзенең уңган- булган халкы белән дан тоткан Юлбат авылында, күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Әтисе Мөбарәк агай Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән алып Бөек Җиңүгәчә фронт юлларын үткән, аннан соң илне, авылны, колхозны торгызуда күп көч куйган шәхесләрнең берсе була. Кызганычка каршы, балаларының үсеп-җитеп, ким-хур булмыйча, илгә-көнгә хезмәт итәрлек ир-егет һәм хатын-кыз булып җитешүләрен күрү бәхетенә ирешә алмыйча, якты дөньядан иртә китеп бара ул. Әнисе Мөсәллия гомере буе колхозда хезмәт итә, балаларын үстереп аякка бастыру өчен күп көч куя. Сания апаның балачак еллары яшьтәшләренеке кебек үк үткән дисәм ялгышырмын. Әлбәттә, әтиле балалардан аермалы буларак, Сания апага да эшкә теш-тырнагы белән "ябышып", тормыш арбасына кече яшьтән үк җигелеп, бар авырлыкны гаиләсе белән бергә тартырга туры килә. Яшьтән хезмәт белән тәрбияләнеп үсү киләчәктә үз җимешләрен дә бирә башлый. Беренче хезмәт чыныгуын ул Казан шәһәрендәге хәзерге "Полимерфото" заводында ала. Әмма яшь кызда уку теләге дә көчле була. Кече яшьтән үк тәрбияләнгән үҗәтлек, үз дигәнеңә ирешү теләге аны Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә алып килә. Мәктәптә үк сизелгән шигърият бөреләре дә биредә тулысынча ачыла башлый. Башлап шигырь булып туып, соңрак җыр буларак зур сәхнәдән яңгыраганнары дә бихисап аның.

    Гомере буе бер-берсенә тугрылыклы булып, ярты сүздән аңлашып яшәүче, иңгә-иң куеп киләчәктә бер коллективта, бергәләшеп хезмәт куячак тормыш иптәше Альберт Хәнәфиевичны да ул нәкъ менә биредә уку елларында очрата. Яшь парлар кавышып, әле ул елларда "Яңа юл" исеме астында чыккан газета редакциясендә эшли башлавына да инде 30 елдан артык гомер үткән. Шушы вакыт эчендә барысы да: кыенлыклары да, шатлыклары да булган инде аның. Әмма шатлыклы мизгелләре күбрәктер дим мин. Чөнки еллар дәвамында бер-бер артлы яңа үрләр дә яуланган, район тарихына кереп калырлык күпме иҗат җимеше дөнья күргән, мәртәбәле шәхесләр кулыннан күп тапкырлар бүләкләр алырга да (ә андый бәхет күпләргә татымый) туры килгән. Район хакимиятеннән, "Татмедиа" массакүләм-мәгълүмат чаралары агентлыгыннан, Мәдәният министрлыгыннан күп тапкырлар Мактау Грамоталары алу, "Атказанган мәдәният хезмәткәре" исеменә лаек булу, күп тапкырлар төрле фестивальләрдә катнашып, җиңү яулавы, лауреат исемен алуы да аның намуслы хезмәтенә бирелгән олы бәя.

    Бүгенге көндә Сания Шәрәпованы бәхетле дияр идем мин. Бәхетле, чөнки янәшәсендә пар канаты, гомерлек юлдашы Альберты, инде һәрберсе тормышта үз юлларын тапкан уллары Эльвир, кызлары Венера, Эльвира, әби-бабай дип өзелеп торучы 4 оныклары бар. Димәк, гомер бушка үтмәгән. Үзеңнән соң дәвам калдыру, район тарихы елъязмасына алтын хәрефләр белән уелырлык мирас калдыру-бәхет түгелме?!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: