Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Якты дөньялардан кем туйган?

90 яшендә дә тән сихәтлегенә куанып, тыныч һәм имин тормышка сөенеп яши хезмәт ветераны Елена Васильевна Мугинова.

Чуваш Чүпрәлесе авылында яшәүче Елена Васильевна Мугиновага 90 яшь тулды. 90 яшьлек юбилее белән котларга килгән район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗановны һәм авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеровны үз туганнарыдай якын итеп, ачык йөз белән каршы алды ул.

Елена Васильевна Мугиновага ачлыкны да, ялангачлыкны да күрергә туры килә. Әтисе, абыйсы сугышка китеп, кайтмыйлар. Гаилә ишле, өлкәннәр белән кул арасына да бик иртә керә ул. Колхозда төрле эшләрдә эшли. Үзәгенә үткәне, тау битендәге чишмәдән су ташу була. 

Тормыш иптәше белән тормыш корып, алар уңган-булган балалар үстерәләр. Бүгенге көндә улы Виктор Кузьмич Ульяновск шәһәрендә яши, төзелеш фирмасы директоры, кызы Любовь Кузьминична да Ульяновск шәһәрендә яши, шәхси эшмәкәр. Кызы Валентина Кузьминична Ульяновск өлкәсенең Ишеевка эшче поселогында яши, хуҗабикә. 

Елена Васильевна алты баласыннан өч улын югалту кайгсын кичерә, пар канаты да инде бакыйлыкка күченгән. Бүгенге көндә ул үз өендә ялгызы гына яши. Шулай да аны балалары ялгызын гына калдырырга тырышмыйлар. Көн тудымы хәл белешәләр, алмаш-тилмәш янына кайтып та торалар. Юбилярның 2 оныгы бар. 

Сугыш елларын искә алып, Елена Васильевна үзенең урланган бәхетле бала чагын сөйли.

«Әтисез калдырды сугыш безне. Әтиле булсак, ул кадәр авыр булмаган булыр иде», -ди.— Үземне белә башлаганнан бирле, хезмәттә мин. Балаларымны да шуңа өйрәттем. Бүген тормышлар матур. Чишмәдән су да ташыйсы юк, өйгә кергән. Бу якты дөньялардан бер дә китәсе килми әле. Җырда да бит: «Якты дөньялардан кем туйган? Яшәт Ходай йөзләр тулганчы!», диләр.

Юбилярга озын, хәерле гомерләр теләп, кунаклар район башлыгы исеменнән котлаулар, бүләк, чәчәк бәйләме тапшырыдылар. Хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев