Туган Як
  • Рус Тат
  • Хезмәттә үткән гомер

    Әмирҗан Закиров 1947 елда Яңа Чокалы авылында дөньяга килә.

    Әтисе Хәсәнҗан һәм әнисе Шәмсезидә балаларында кече яшьтән үк үзара хөрмәт, башлаган эшеңне ахырына кадәр җиткерү һәм өлкәннәргә карата хөрмәт кебек уңай сыйфатлар тәрбияләргә тырышалар. Шуңа да балалары кече күңелле, кешелекле, игелекле булып үсәләр, бер-берсенә һәрвакыт ярдәм итешеп яшиләр. Сугыштан соңгы елларда илне, авылны торгызу җиңелләрдән булмый. Яшүсмер Әмирҗанга да яшьтәшләре, авылдашлары кебек үк бар кыенлыкны, авырлыкларны татырга туры килә. 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң (ул елларда Яңа Чокалы авылында җидееллык кына мәктәп була әле) ук туган колхозына эшкә килә. Башлап сабанчы, соңрак комбайнчы ярдәмчесе буларак беренче хезмәт чыныгуын ала. 1963 елда район үзәгендә механизаторлар курсында укып, тракторчы-машинист таныклыгын ала. Аңа "ДТ-75" чылбырлы тракторын ышанып тапшыралар. Ул елларда хәзерге кебек асфальт юллар булмый, шуңа да еш кына трактор белән Буа, Борындык станциясе, Чувашия Республикасы кебек ерак араларга, һава торышының нинди булуына карамастан, язын, кышын, көзен төрле йөк ташу өчен чыгып китәргә туры килә. Хезмәт хакы да бик кечкенә була, аны да 60нчы еллар уртасында гына бирә башлыйлар. Техника серләренә өйрәтүче үзенең беренче остазы булган Айнислям абыйны (әтисенең энесе) бүген дә зур хөрмәт һәм җылылык белән искә ала Әмирҗан ага. Әмирҗан Хәсәнҗанович авыл тормышына җаны-тәне белән бирелеп, гомере буе механизатор булып эшләде. Аның гомуми хезмәт стажы 45 елны тәшкил итә. - Минем эшләү чорымда 7-8 рәис алмашынды. 60нчы елларда әле яңа гына колхозга эшкә урнашкан вакытымда биредә Зәки Хәлиуллин (элек елларда ветераннарның район советы рәисе иде, хәзер мәрхүм инде) рәис иде,-дип уңай яктан искә ала ул елларны Әмирҗан ага. Лаеклы ялга чыккач та әле ул беркүпме вакыт яшь механизаторларны техника серләренә өйрәтүен дәвам итә.

    Әмирҗан Хәсәнҗановичны мин шәхсән 1980 елдан бирле беләм. Ул елларда мин Бауман исемендәге колхозда ВЛКСМ, аннан соң партком секретаре, соңрак Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкардым. Чын коммунист буларак ул һәрвакытта да үзенә тапшырылган вазифаларны намус белән башкаруы белән, активист буларак та аерылып торды, КПСС райкомы члены иде.

    1973 елдан башлап һәр чакырылышта Әмирҗан ага авыл җирлеге депутаты буларак сайланып килде. Хәзерге вакытта да ул Яңа Элмәле авыл җирлегеннән депутат буларак, авылның социаль хәлен яхшыртуга үзеннән зур өлеш кертә. Шәхси хуҗалыгындагы тракторы белән дә авылдашларына, аеруча ялгызы гына яшәүче өлкән яшьтәгеләргә һәрвакыт ярдәм итеп тора. Аның фидакарь хезмәте күпсанлы Мактау Грамоталары, бүләкләр белән бәяләнде. Алар арасында күпьеллык намуслы хезмәте, район һәм авыл тормышында актив катнашуы өчен колхоз идарәсеннән, район хакимиятеннән бирелгән Мактау Грамоталары, ВЛКСМ республика комитетыннан бирелгән "Богатырь весеннего сева" мандаты, Бауман исемендәге премия дипломы, социалистик ярышта җиңүчегә КПСС республика комитетының Дипломы, авыл хуҗалыгы министрлыгыннан бирелгән Мактау Грамоталары һәм Дипломнары да бихисап. 1976 елда Хезмәт Даны ордены һәм 1982 елда ВДНХ медале белән бүләкләнүен бүген дә иң истәлекле һәм кадерле көннәр буларак искә ала ветеран.

    Шушы көннәрдә хөрмәтле ветеран үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа киләчәктә дә исәнлек-саулык, бәхет телисем килә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: