Туган Як
  • Рус Тат
  • “Хезмәт даны” орденлы шахтер

    Шахтер һөнәрен сайлаган кыю, батыр йөрәкле ир-егетләр турында сөйләгәндә Алексей Стахановның исемен телгә алмый мөмкин түгел. 1935 елның 31 августында ул 5 сәгать 35 минут аралыгында 102 тонна ташкүмер чыгарып норманы 14 мәртәбә арттырып үти. Шушы елдан башлап илдә стахановчылар хәрәкәте башлана.

    Безнең яклар андый казылма байлыклар белән дан тотмаса да, җир тирәнлекләренә төшеп үзләренең фидакарьлеге, тырыш хезмәте аша танылган шахтерларыбыз байтак. Элек елларда читкә китеп шахта казу заман таләбе, тормыш ихтыяҗы да булган, күрәсең. Чөнки авыл тормышы элек мөшкел иде шул. Ә колхоз биргән акчага ишле гаилә туендыру бик авырга туры килде. Иске Задур авылында гомер иткән Рауза апа белән Шаһиәхмәт абзый Алиуллиннар гаиләсен дә язмыш үзенчә сыный. Бөек Ватан сугышы башланып берничә ай үтүгә гаилә башлыгын яуга алалар. 1941 елның октябрендә көньяк-көнбатыш фронт составында сугышучы меңләгән солдат һәм офицер камалышта калып фашист әсирлегенә төшә. Аннан соң аларны Германиягә үк озаталар. Дүрт ел "хезмәт лагеренда" тоткынлык ачысын татырга туры килә аңа. Бөек Җиңү бәрабәренә генә аның кебек меңләгән тоткын немец концлагерьларыннан азат ителә. Әтисе сугышка киткәндә Мансур әнисе карынында булса, 1938 елда туган Фәрдәния апасы һәм аннан бер яшькә кечерәк Мәхсүд әтисен бөтенләй диярлек хәтерләми. Җиңү шатлыгы Алиуллиннар ишеген дә шакый. Ядрәләр тавышы тынып, сугыш тәмамлангач, күпне күргән, күпне кичергән Шаһиәхмәт абзый да туган авылына кайтып төшә. Тыныч матур тормышта аларның гаиләләрендә тагын ике малай һәм өч кыз бала дөньяга аваз сала. Тормыш кануннарына буйсыныпмы, алтмышынчы еллар башында Мәхсүд Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәре янындагы ташкүмер шахтасына эшкә китә. Бөтен гомерен шушы мактаулы хезмәткә багышлый, Мактау Грамоталарына, бүләкләргә лаек була. Үзеннән өч яшькә олы абыйсының чит җирләргә китеп хезмәттә җиңүләр яулавы Мансурда да өмет чаткылары уята. Җитмәсә авылның Мотыйгулла исемле егете дә әнә җир читендәге Якутия шахталарында күмер чыгаруда эшләп отпускага кайткач, Мансурны тәмам шахтер хезмәтенә димли. Ни булса шул булыр, дип тәвәкәлләп 21 яшьлек егет авылдашы белән Якутиягә китә. Сөйләгәндә генә кызык икән ул шахтер хезмәте. Ничәшәр километр җир асты тирәнлегенә төшеп күмер казу өчен "ике" йөрәкле ир булу кирәктер. Шуңа да "проходчик" хезмәтенә алганда һәр кеше ныклап медицина комиссиясе үтәргә тиеш була. Ә Мансурга килгәндә, авыл тормышында мәш килеп үскән егет җебегән буламы инде ул? Хезмәтенең беренче көннәреннән үк якташыбыз үзен үтә дә эш сөючән шахтер итеп таныта. Гади проходчиктан югары квалификацияле шахтерга күтәрелә. Айлар, еллар үткән саен тәҗрибә туплый, проходчиклар бригадасына җитәкче итеп билгеләнә. Аның бригадасы ай саен 45 погонлы/метр урынына 60 метр озынлыкта "проходка" ясый. Якташыбыз турында Якутиядә чыга торган "Индустрия севера" һәм "Ленинец" исемле җирле газеталарда күп язмалар басыла. Хөкүмәтебез дә аны орден-медальләр белән бүләкли. Алар арасында "Хезмәт даны" ордены, "Хезмәттәге аерымлылыгы өчен" медале, өченче дәрәҗәдәге "Шахтер даны" билгесе дә бар. 1976 елда югары хезмәт күрсәткечләре өчен проходчиклар бригадасы бригадиры Мансур Алиуллин Якутиянең "Һөнәре буенча чемпион" дип аталган диплом белән бүләкләнә. Булачак тормыш иптәшен дә ул Якутия төбәгендә очрата.

    Тумышы белән республикабызның Кукмара районы кызы Сәлиха (санэпидстанция хезмәткәре) белән яши башлауларына да 45 елга якын вакыт узган. Ике бала-бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр алар, югары белем алуда булыштылар. Яшьрәк вакытларда ел саен диярлек Татарстанга, туган якларга, туган-тумачаларны күрергә кайталар иде.

    -Аралар бик ерак шул, еллар да үзен сиздерә, шулай да Чүпрәлене сагынмый торган чак юк,- ди Мансур ага.

    Күркәм хезмәтләре турында сүз чыккач та ул: -Безнең якын туганнар арасында Мәхсүд абыйдан кала, тагын бер шахтер-әнинең энесе Мөбәрәкша абый да булган. Күп вакыт без әни ягыннан бабабыз Шакирҗан Зариповтан үрнәк алырга тырыштык. 1930нчы елларда ул тракторчы булып эшләгән. Районда, гомумән, республикада беренчеләрдән булып Ленин ордены белән бүләкләнгән шәхесләрнең берсе. Шул елларда аны ТАССР Югары Советына депутат итеп тә сайлыйлар. Аннан соң ул озак еллар җитәкче урыннарда эшләде,-дип искә ала ул бабасын.

    Шундый кешеләр белән аралашканда ирексездән тирән уйга чумасың. Ә бит чыннан да, нәкъ аның кебек һәр туар таңны канәгатьлек белән каршы алучы, рухи яктан бай, сау-сәламәт, хезмәтен хөрмәт иткән, матур, тату, нык гаилә булдырган, булганына шөкер итеп яшәүчеләр генә бәхет тудыра аладыр, дигән хисләр били мине. Хәзерге вакытта алар көньяк Якутия (Саха) Республикасының Нерюнгри шәһәрендә яшәп, гомер кичерәләр. Әле күптән түгел генә билгеләп үтелгән шахтерлар бәйрәме уңаеннан яраткан бабасын Казан федераль университетына яңа гына укырга кергән оныкчыгы Оксана һәм Чүпрәледәге туганнары да телефон аша ихластан котлаганнар аны.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: