Туган Як
  • Рус Тат
  • Хәрәкәттән туктама икән!

    Чуваш Бизнәсе авылында гомер кичерүче Вера Кудряшова шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә дигәч күз алдыма инде шактый олы яшьтәге карт бер әби килеп баскан иде. Ә каршыга елмаеп, елгыр, җиңел адымнар белән килүче Вера апаны (әби дияргә тел бармый) күргәч, гаҗәпләнүемнең чиге булмады.

    Вера Сергеевнаның туган көне уңаеннан котларга балалары, оныклары, оныкчыклары җыелган. Ветераннарның район советы рәисе Фиркать Җәлалов, Зур Аксу авыл җирлеге башлыгы Алексей Храмов та юбилярны тәбрикләргә килгәннәр.

    Вера Сергеевна 1922 елда Иске Элмәле авылында туа. Балачагы да, яшьлек еллары да бик катлаулы, авыр чорга туры килә аның. Башлап колхозлар оешу елларында бала вакытта ук ачлыкны, ялангачлыкны күрсә, инде дөньялар тынычланып, рәхәтләнеп яхшы тормышта яши башларбыз дип өметләнгәндә генә, бар хыялларны җимереп, илгә олы афәт килә- Бөек Ватан сугышы башлана. Авылдагы эшкә яраклы ир-егетләр яу кырына китеп, бар авыр хезмәт тә хатын-кыз җилкәсенә төшә. 19 яшьлек Вера өлешенә дә шундый сынаулар тия. Башлап ул туган авылында колхоз кырларында хезмәт куйса, соңрак күпчелек яшьтәшләре белән бергәләп аны да авылдан окоп казырга дип Сталиногорск шәһәренә озаталар. Ул еллардагы кышның зәмһәрир салкыннарын әле бүгенгедәй хәтерли Вера әби. Суыктан тәннәр өши, калтырата, аның киеме дә хәзерге кебек булмый бит. Авылдан киткәндә нәрсә киеп киткән булсаң, шул өс киеме белән эшлисе. Моңа өстәп тагын авылны сагыну хисе дә килеп кушыла. Биредә алар белән бергә әсирлеккә эләккән немец солдатлары да окоп казыган. Илебезгә басып кергән дошман солдатларын да шунда күрә ул. Әмма инде алар куркыныч тоелмыйлар, үзләре дә бик мескен хәлдә булалар. Аннан кайткач та Вера әбине Тарханга утын кисәргә җибәрәләр. Ир-егетләр өчен дә бик авыр булган әлеге хезмәт хатын-кызлар өчен икеләтә кыенга туры килә. "Без күргән авырлыкларны балаларыбызга гына түгел, онык-оныкчыкларыбызга да, гомумән, беркемгә дә күрергә язмасын. Илләр тыныч, имин булсын"-дип тели Вера Сергеевна.

    Сугыш тәмамланып, җиңү яулангач, ир-егетләр дә авылга кайта башлый. 1945 елда Вера әби Чуваш Бизнәсе авылы егете Иван Кудряшовка кияүгә чыга. Бер-бер артлы гаиләдә алты бала: Николай, Нина, Валера, Валентина, Борис, Антонина дөньяга килә. Вера Сергеевна һәм Иван Васильевич балаларында кече яшьтән үк хезмәтне ярату, кешелеклелек, олыларны хөрмәт итү кебек сыйфатлар тәрбияләргә тырышалар. Вера әби, тормыш иптәше белән икесе дә гомере буе, лаеклы ялга чыкканчы, колхозда хезмәт куялар.

    "Хезмәт төбе-хөрмәт" дип юкка гына әйтмиләр. Вера Сергеевнаның фидакарь, намуслы хезмәте күпсанлы Мактау Грамоталары, бүләкләр белән бәяләнә.

    Ул тыл һәм хезмәт ветераны исеменә дә лаек була, "Ана Даны" медале белән бүләкләнә. Гаиләдә дә хөрмәтле әни, сөекле әби ул.

    Вера әби ялгызы гына яшәсә дә, аның өеннән беркайчан кеше өзелгәне юк, аның хәлен һәрвакыт белешеп, ярдәм итеп торалар. "Газета-журналлар, китаплар укырга яратам (күзлек кимичә!), гомумән, дөньядагы һәрбер яңалыктан хәбәрдәр булырга тырышам. Авырлыкны күп күрдек, беркайчан да эштән курыкмадым, һәрвакыт хәрәкәттә булдым",- ди ул.

    Теги: тормыш
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: