Туган Як
  • Рус Тат
  • Гөрләшеп яшисе бар әле...

    Әнвәр абый безне ишек алдында ук каршы алды. 80 яшендә димәссең үзен, исәнләшеп сузган кулында нык ирләргә генә хас көч-кодрәт сизелә.

    Хәзерге вакыттагы карт кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган. Әнвәр ага үзәккә үткән ул елларны бүген дә яхшы хәтерли. Сугыш алды елларында аларның гаиләсе кечерәк кенә иске өйдә яшәгән. Иң олысы-Әнвәр, аннан соң Сария, Сатирә һәм дүрт яшьлек Рөстәм.

    -1903 елда туган әтиебез Айнетдинны 1942 елның май башында сугышка алдылар. Бүгенгедәй хәтердә, басуда чәчү вакыты иде. Әти тракторчы. Кушкувак авылы кырында чәчү чәчәләр. Өйгә хәрби комиссариаттан чакыру кәгазе китергәч, аны әтигә илтеп бирү өчен без, әни белән, ат җигеп, алар эшләгән басуга киттек. Аннан соң әтинең фронттан язган берничә генә хаты килде. Шуннан аның Мәскәү тирәсендәге сугышларда кавалерист булып катнашуын белдек. Берничә ай хәбәр булмый торгач, әтинең һәлак булуы турында кара мөһерле хат алдык. Соңгы вакытта гына "Хәтер китабы" аша аның Ленинград өлкәсендәге Новоселье авылында җирләнүе мәгълүм булды,-ди Әнвәр абый. Сугыш чоры елларындагы бөтен авырлык Әнвәр Җамалетдинов кебек яшүсмерләр җилкәсенә төшә. Сөякләре дә ныгып җитмәгән малайлар чәчү чәчә, иген игә, колхоз мал-туарын карый. Шуның өстенә өйдә дә шактый гына хезмәт куясы бар.

    -Башка терлекләр булмаса да, кәҗә асрый идек. Аның файдасын күп күрдек. Барлык балаларның исән-имин үсүен дә шуннан дип саныйм,- ди Әнвәр абый.

    1943 елда 12 яшьлек Әнвәрне "Буденный" колхозына сарыклар көтүчесе итеп эшкә алалар. Малайның бик тырыш һәм җитез икәнлеген күреп, икенче җәйдә үк аңа сыерлар көтүен ышанып тапшыралар. Сынатмый Әнвәр, түзә. Әтисен вакытсыз гүргә керткән кабәхәт фашистларга үч итеп түзә.

    -Иң авыры 1945 елның җәе булгандыр. Безнең җиңү белән тәмамланган сугыш тынгач та авылга солдатлар кайта башлады. Без әтиебезнең һәлак булуын, кайтмаячагын белсәк тә, күңелебез белән һаман аны көттек, менә-менә солдат киемнәреннән кайтып төшәр төсле иде ул,- ди Әнвәр абый.

    1950 елда ул район үзәгендәге МТСта алты айлык курста укып тракторчы һөнәрен үзләштерә. Аның шушы елдан башланган мактаулы механизатор хезмәте бертоташ 51 ел дәвам итә. Нинди генә тракторларда эшләми ул? Районга кайткан беренче тракторлардан саналган тимер көпчәкле "ХТЗ"дан башлап "МТЗ"ның да төрле маркаларын идарә иткән. 1952 елның маенда хәрби хезмәткә киткәндә дә колхоз җитәкчеләре аннан колхозга кире эшкә кайтуын сорыйлар. Һәм ул шулай эшли дә. Үрләр артыннан үрләр яулана, җитәкчеләр аны иң җаваплы эш участокларына билгелиләр. 1970 елдан башлап ун елга якын шикәр чөгендере һәм кукуруз үстерү буенча звеноны җитәкли. Ул звено югары күрсәткечләргә ирешеп, районда гына түгел, республика күләмендә дә алдынгы урынны яулый. Нәкъ шушы елларда "Россия" колхозының Яңа Чүпрәле авылы участогында мөгезле эре терлекләр симертү буенча комплекс ачыла. Малларның баш саны 1800 гә җитә. Комплекс җитәкчесе Рәшит Алимов эшнең никадәр җаваплы икәнлеген исәпкә алып, хезмәт коллективын иң тырыш һәм иң намуслы механизаторлардан туплый. Радик Латыйпов, Хөснулла Хәлилов һәм Әнвәр Җамалетдинов кебек эшче-механизаторларны үз янына ала.

    -Һәр башның тәүлек саен уртача 900 граммга кадәр үсүен тәэмин итә идек. Әлбәттә инде, вакыт белән санашмаган. Шушы кадәр терлекне үзвакытында тиешенчә ашатмасаң, симертә алыр идеңме? Тракторны кабызып төнлә дә эшкә киткән чаклар булды,- ди Әнвәр абый. 60 яше тулгач та аны эштән җибәрмиләр. Тагын 10 ел лаеклы хезмәт куя. Фидакарь хезмәте өчен "Почет билгесе", "Хезмәт Кызыл байрагы" орденнары һәм 12 медаль белән бүләкләнә, "Татарстан Республикасының атказанган механизаторы" дигән мактаулы исемгә лаек була.

    ...Район мәдәният йорты сәхнәсендә киң җилкәле, тәбәнәк буйлы бер ир- ат җыр суза. Якташыбыз Габдулла Рәхимкулов репертуарындагы җыр: "Аккан сулар кире кайтмый,

    Яшь гомерләр дә шулай".

    Зал тамашачыларның көчле алкышларына күмелә. Аны янә сәхнәгә чакыралар. "Россия" колхозының иҗат отчеты иде ул. Мондый концертларда Әнвәр Җамалетдиновның сәхнәгә чыкмыйча калган очрагы булмады. Гомумән, авыл мәҗлесләрендә дә аның урыны һәрчак түрдә иде. Андый тавыш белән җырлаучылар бик сирәк.

    -Гомерем буе җыр яраттым, трактор руле артында да җырладым. Җыр белән яшәгән кешенең күңеле һәрчак яшь аның,- ди Әнвәр абый.

    Аның тормыш иптәше Зәйнәп ханым да районда билгеле кеше. Бөтен гомерен төзелеш эшенә багышлаган. "Герой Ана" медале янына 1974 елда "Почет билгесе" ордены һәм фидакарь хезмәте өчен башка медальләр өстәлгән. Яшьлеге сугыш елларына туры килгәнлектән, бик яшьли бил бөккән, зурларга ияреп көлтә суккан, хәтта Свердловск өлкәсендә алтын приискасында да эшләгән. Үзенең әйтүенә караганда, гомере буе бер генә көн дә авырап, эшкә чыкмыйча калмаган.

    80 яшьлек юбилярны котларга мөхтәрәм кунаклар да килде. Элек елларда "Россия" колхозы җитәкчесе булып эшләгән, хәзерге вакытта ветераннарның район советы рәисе Фиркать Җәлаловның әйтер сүзләре күп иде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов һәм "Чүпрәле-Азык" җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Эмиль Нигъманов (рәсемдә) Әнвәр Җамалетдиновка һәм аның гаиләсенә нык исәнлек теләделәр, муниципаль район Башлыгы Тимур Нагумановның Рәхмәт Хатын тапшырдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: