Городище авылында яшәүче Клавдия Николаевна Чечукова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Юбилярны олы бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Городище авыл җирлеге башлыгы Николай Усмендеев котладылар.
Кунаклар юбилярга сәламәтлек, туганнары һәм якыннарының игътибарын теләделәр, шулай ук, район башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау открыткасы, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.
Клавдия Николаевна Городище авылында туып-үскән. Аның әтисе Бөек Ватан сугышы фронтында һәлак булган. Юбиляр гомер буе туган авылында яши һәм эшли. Авылдашы Александр Кирилловичка кияүгә чыга. Ире белән җиде бала тәрбиялиләр.
90 яшьлек Клавдия Николаевна җәен авылда яши, кыш көне кызы Людмилаларга бара. Туган йортын бөтенләйгә калдырып китәргә теләми, шуңа да җәй көне үз өенә, авылга кайта. Юбилярның бүгенге көндә 9 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар. Күршеләре дә бик яхшылар, Клавдия Николаевнаны ялгызын гына калдырмыйлар, һәрдаим хәлен белешеп, ярдәм итеп торалар.
– Әни янына ешрак кайтырга тырышабыз. Күршеләребез Виктор Николаевич һәм Нина Николаевна Ильдяковларга бик рәхмәтлебез, - ди Людмила.
Клавдия Николаевна быел бакчасында бәрәңге утырткан, җәе буе төрле яшелчә, җиләк-җимеш үстергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев