Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • “Гомерем буе дөреслек өчен көрәштем”

    Олы яшьтә булуым, аннан соң гомерем буе җаваплы урыннарда эшләвем районда булган вакыйгаларны тулы һәм аңлаешлы иттереп сөйләргә мөмкинлек бирә... 

    Ветеран

    Җиде яшендә генә булсам да, 1945 елның 9 май иртәсен бүгенгедәй хәтерлим. Тирә- күршеләребезнең “Җиңү, җиңү!” дип кычкырган тавышларына урамга йөгереп чыктым. Күршедә генә яшәүче Зиннәт абыйның тәрәзәсе ачык. Радиодан Юрий Левитан сөйли, кешеләр елый, көлә, ә мин ул вакытта бу нинди җиңү икәнен аңлап та бетермим...

    Җинаятьчеләрне ничек ауладык...

    ...1960 елның 17 ноябрендә Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайттым. Анда миңа хөкүмәтнең яшерен бурычларын үтәргә туры килде, үрнәк хезмәтемне исәпкә алып КПСС сафларына кабул иттеләр. Армиядән кайткач  Чүпрәле районы эчке эшләр бүлегенә эшкә чакырдылар. Биш елдан артык паспорт өстәле начальнигы хезмәтен үтәдем. Шушы чорда бик күп җаваплы һәм куркыныч эшләр башкарырга туры килде.

    1964 елның 29 январенда Каракитә авылында яшәүчеләрнең бәрәңге бакчасы башында бик көчле шартлау була. Ул көнне мин эчке эшләр бүлегендә җаваплы дежурный идем. Көннең икенче яртысында, сәгать өчтә, Марс авылы Советы рәисе С. Камалетдинов телефон аша шалтыратып шартлау булганын хәбәр итте. Мин бу хәлне оператив төстә Буа районы эчке эшләр бүлегенә җиткердем. 15 минут чамасы вакыт үтмәде мине республиканың эчке эшләр министры генерал-лейтенант С. Япеев белән тоташтырдылар. Ул миңа шартлау булган урынга барырга, сәбәбен ачыкларга, үзе белән элемтәдә булырга әмер бирде. Шунда ук, 30 градус салкында, хезмәттәшем Нәҗәт Низамов белән ат җигеп чыгып киттек. Тикшерү барышында бу шартлауның сәбәбен ачыкладык, шартлау урынында метр ярымга якын баз барлыкка килгән иде. Разведка максатында җибәрелгән Франциянең шпион спутнигы булып чыкты бу. Икенче көнне үк аны Ульян өлкәсенең Белые Ключи янында урнашкан ракетачылар атып төшергәнлеге мәгълүм булды. Бу спутникны авыл халкы ярдәмендә трактор чанасына куеп авыл Советы янына кайтардык һәм брезент белән каплап куйдык. Министрлык хәл иткәнче сакчылар куйдым. Икенче көнне үк Идел буе хәрби округыннан полковник званиесендәге офицер җитәкләгән биш кеше һәм ике тягач килде. Алар шартлау урынын карадылар, Каракитә авылы халкына булышлыклары өчен рәхмәт әйттеләр. Миңа бу эшне җиренә җиткереп башкарганым өчен Идел буе хәрби округы командованиесенең Мактау грамотасы һәм акчалата бүләк тапшырдылар. Билгеле инде, бу “батырлык” эзсез узмады. Нурланыш алып бер ай хәрби госпитальдә дәваланып чыгарга туры килде.

    Берчак чираттагы ялда идем. Кичке алтылар тирәсе булгандыр, өйгә район эчке эшләр бүлеге начальнигы Леонид Круглов килде. Ул: “Татар Төкесе авылы янындагы куаклыкта бер хатын-кызны көчләү факты булган”- диде. Бу хатын-кыз Буа районында җитәкче булып эшләүче бер фәләннең асравы икән. Бер атна инде җинаятьче иректә, качып йөри, кулга алу мөмкинлеге юк. Бу җинаять эшен югары органнар да контрольгә алган.

    Без төркем белән кичке сигездә Татар Төкесе авылына юл тоттык. Авыл кешеләреннән сораштыра-сораштыра җинаятьченең Ганиев фамилияле кеше булуын һәм урманчы кардонында качып ятуын белдек. Төркем белән шунда юнәлдек. Йорт тирәсенә, ишек алдына постлар куйдык. Ә мин үзем өй эченә кереп киттем. Җинаятьченең кораллы булуы да билгеле иде. Өйгә керү белән хуҗабикәдән идән астын ачуын сорадым. Хуҗа хатын капкачны ачуга идән астына сикереп төштем һәм җинаятче, кинәттән, коралының көпшәсен миңа төбәп, атып та җибәрде. Пуля колак яныннан сызгырып узды. Кулыма кысып тоткан пистолеттан мин дә аңа каршы ут ачтым, бирелергә әмер бирдем. Ул буйсынды. “Биреләм, үтермә генә!” дип кычкырды. Аннан соң аны идән астыннан чыгарып хезмәттәшләремә тапшырдым. Уңышлы үткән операция өчен салют аттык. Әлеге җинаяте өчен Гайниев сигез ел төрмә җәзасы алды. Анда утыру вакытында ул читтән торып химия-технология институтын тәмамлап, инженер белгечлеге алган. Төрмәдән чыккач минем янга кайтты, булган хәл өчен гафу үтенде.

    1965 елның кышында Зур Чынлы авылында тагын бер вакыйга булды. Бер өйдә кунак вакытында аеруча куркыныч җинаятьче, рецидивист, бөтен хөкем ителү вакыты 85 ел булган Кәшаф Фәткуллов (кушаматы Кәшәй) сәнәк белән Гөлсем Хәсәнова исемле хатынның күзен бәреп чыгара һәм качып китә. Бу турыда ул вакытта авыл Советы рәисе булып эшләгән Алимҗан Әмирханов прокуратурага хәбәр итә. Җинаятьчене “бөтенсоюз эзләвенә” бирәләр. Берничә ай үткәннән соң әлеге затның янә авылда күренүе турында хәбәр алына. Эчке эшләр бүлеге җитәкчеләре миңа транспорт һәм яныма тагын бер хезмәткәр биреп, шушы авылга барырга, җинаятьченең эзенә төшеп кулга алырга куштылар. Аңарда утлы корал булуы да бик ихтимал иде. Зур Чынлыга килү белән авыл Советы секретаре Әминә Гыйматдинова һәм партоешма секретаре Нурулла Хаяров белән бергәләшеп Фәткулловның өенә киттек, эзли башладык. Йорт тирәсенә халык җыелды. Өйгә мин үзем генә кердем. Керү белән идән астын карадым. Анда булмагач чормага мендем. Анда күтәрелүгә ул миңа атып җибәрде, мин дә кулымдагы пистолеттан аңа каршы ут ачтым һәм бер мизгел эчендә җинаятьченең өстенә сикереп, аны каплап яттым. Шулай итеп без аны кулга алдык һәм богаулап эчке эшләр бүлегенә алып кайттык. Авыл халкын дер китереп торган аеруча куркыныч җинаятьчене фаш итүдә катнашканым өчен авыл халкы рәхмәт әйтте. Минем өчен бу эчке эшләр бүлегендә эшләү дәверендә соңгы операциям булды. Гаиләм, әти-әниләрнең үтенече буенча мин милиция хезмәтеннән киттем һәм 1969 елның январеннан район башкарма комитетында бүлек мөдире булып эшли башладым.

    Районны кире кайтару өчен йөрүләр

    Советлар Союзында узган гасырның 60-нчы еллары башында районнарны эреләндерү буенча башланган сәясәт Чүпрәле районын да читләтеп үтмәде. 1962 елда безне Буа районына куштылар. 1963 елның башында оешма, учреждениеләрнең күпчелеге Буа районына күчте, районның мөстәкыйльлеге бетте. Эшсез калган халык массовый төстә Ульяновскидагы авиа төзелеш заводына, колхоз-совхозларга китте. Яшьләрнең бер өлеше Киров өлкәсендә торф чыгарырга тотынды. Районда юллар ташландык хәлдә калды, элемтә бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Чүпрәле халкы арасында зур ризасызлык туды. Моны мин ул вакыттагы хөкүмәтнең зур ялгышы дип саныйм.

    Халык төрле инстанцияләргә Казанга, Мәскәүгә шикаятьләр яза башлады. Сугыш ветераннары һәм сәяси яктан алдынгы карашлы райондашларыбыз инициатив төркем оештырып Мәскәүгә, ил җитәкчеләре янына барырга карар кылды. Шуны да әйтим, җитәкчеләр арасында районның мөстәкыйльлеген кайтаруны хупламаучылар да булды. Аларга район җитәкчеләреннән ерактарак торып, үзләренчә яшәү кулай булгандыр, күрәсең. Мөхәммәтшаһи Хисмәтов, сугыш ветераннары Шәйхулла Идиатуллин, Каюм Кәлимуллин, Абзалетдин Шиһабетдинов, Алексей Есливанов, Рәфәгать Низамов, Имам Гатауллин, Рифкать Яфизов, Николай Кузнецов, Мәдинә Хисмәтуллова  һәм мин районны кире кайтаруга имзалар һәм Мәскәүгә бару өчен авылларга чыгып акчалар җыйдык. Бу эштә авыл Советлары рәисләре һәм мәктәп директорлары да зур ярдәм күрсәтте. Әзерлек озак дәвам итте. Атнага бер мәртәбә почта начальнигы кабинетында, милициянең паспорт өстәле, редакциядә җыелышып, әзерлеккә анализ ясалды. Ниһаять, 1966 елның җәендә Мөхәммәтшаһи Хисмәтов җитәкләгән биш кешелек төркем (Ш.Идиатуллин, М.Хисмәтуллова, К.Кәлимуллин һәм З.Атнагулов) Мәскәүгә, РСФСРның Югары Советы Президиумы рәисе Михаил Яснов янына, китте. Тырышлык бушка булмады. Беркадәр вакыт узгач, Буаның беренче секретаре Гомәр Усманов Чүпрәлегә килеп 1967 елда районның кире кайтачагын хәбәр итте. Бу безнең өчен чиксез шатлыклы һәм шул ук вакытта зур тарихи вакыйга булды.

    Шушы елдан башлап Чүпрәле районы икътисадый һәм социаль яктан мөһим күтәрелеш рельсына басты. Дөрес, биш ел эчендә шактый тузарга өлгергән районны аякка бастыру җиңел генә бирелмәде. Һәр эш участогында талантлы җитәкчеләр һәм белгечләр таләп ителде.

    Район кайткач...

    Районның үсеше һәм төзелешләрнең иң югары ноктасы 1985 – 2000 елларга туры килде, дип уйлыйм мин. Шул чорга кадәр тупланып килгән проблемаларның иге-чиге юк иде. Хәтта, Казаннан килә торган асфальт юл да район үзәгенә кадәр килеп җитмәгән иде. Елгалар аркылы күперләр юк, район газлаштырылмаган, үзәк хастаханә бинасы аяныч хәлдә. Шул елларда  районны төзекләндерү һәм социаль үстерү буенча зур колачлы эшләр башкарылды. 25тән артык мәктәп һәм балалар бакчалары, 22 тимер-бетон күпер, 20 торак пунктка юллар күтәрелде, алты мәдәният йорты ачылды, газлаштыру буенча Буа һәм Иске Чүпрәле арасында 65 километр озынлыкта югары басымга исәпләнгән торбалар сузылды, Алешкин-Саплык һәм Чуваш Бизнәсе авылларында телевидение вышкалары бастырылды, автоматлаштырылган өч газ аергыч станция файдалануга тапшырылды. Авыллар арасында 150 километр озынлыкта газүткәргеч төзелде, 16 торак пункт газлаштырылды, Кушкуак авылыннан район үзәгенә кадәр 7,5 километр озынлыкта суүткәргеч торбалар салынды. Прокуратура һәм суд биналары, 450 тамашачыга исәпләнгән район мәдәният йорты, саклык банкы, автовокзал, кулланучылар җәмгыяте, “Росгосстрах”, салым инспекциясе биналары, 22 шәр фатирлы дүрт торак йорт файдалануга тапшырылды. Район үзәгендәге сазлыклы җирләрне киптерү өчен башкарылган дренаж эшләре, урман полосалары утырту, район үзәк хастаханәсенең хирургия һәм терапия корпуслары, азык блогы һәм чистарту корылмалары сафка басу – болар барысы да шул елларга туры килә.

    Гаделлек сөюем мине “Ирек” мәйданына китерде

    Моннан нәкъ 30 ел элек, 1990 елның декабрендә мин Казанның Ирек мәйданында сәяси ачлык игълан иткән идем. Бу хакта республиканың “Социалистик Татарстан” газетасының 1990 ел, 11 һәм14 декабрь саннарында язма да басылган иде. Шушы елның 14 мартында мине Чүпрәле район Советы башкарма комитеты управляющие вазыйфасыннан чыгарып аттылар. Район прокуроры да, профсоюз органнары да мине эштән азат итәрдәй сәбәп тапмады.

    Хакыйкать өчен һәрвакыт көрәшергә туры килде миңа һәм һәрвакыт җиңеп тә чыктым. Гаделсезлекне сөймим. Гомерем буе дөреслек яклы булдым, шундый  булып калырмын да...

    Абдулхарис Алимов, Иске Чүпрәле авылы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: