Туган Як
  • Рус Тат
  • Гомере якты яз сыман

    Дәһшәтле сугыш елларының афәтен илебездәге һәр гаиләгә кичерергә туры килә. Күп аналар тол калып, улларын һәм кызларын югалта. Ә үзләре тормышның бар авырлыгына җигелә. Ир-ат эше дими, көн-төн хезмәт итә, яшәр өчен җан ата.

    Әйе, сугыш тирән яралар гына калдырмады, ул кешеләрнең якыннарын алып, мәңгелеккә йөрәкләргә әрнү салды. Шуңа да сугыш беткәнгә инде шактый еллар узуга карамастан, ул әле дә булса күңелләрне сызлата, сыкрата. Авыр сугыш елларының ачысын үз җилкәсендә Иске Чүпрәле авылында яшәүче Фәһимә апа Хисаметдинова да татый.

    Кушкуак авылында ишле гаиләдә туып, аңа нибары 4 сыйныф белем белән генә чикләнергә туры килә. Сугыш башлангач бар туганнары сугышка китә башлый. Авылда иң беренче китүчеләр рәтендә Фәһимә апаның сөйгәне Нәсибулла да була. Кызганыч, әмма туганнарына исән-имин кайту насыйп булмый. Авылда калган апалары да, олылар белән беррәттән, бар эшкә тартыла. Хәтта 15 яше яңа тулган Фәһимәне белем алуын дәвам итәсе урынга, комбайнны идарә итәргә өйрәтү курсларына җибәрәләр.

    -Иптәш кызым белән икәүләшеп районга җәяү йөреп укыдык. Аннан 7 ел рәттән комбайнда эшләдек,-ди ул.

    Нишлисең, авылда егәрле кеше калмый. Бөтен эш бала-чага, карт-корыга тапшырыла.

    Әлбәттә, комбайнда иген суктыру эше кыз бала өчен җиңелләрдән булмый.

    -Ашарга юк, кияргә юк, шулай да тырыштык. Шулай итеп, без дошманнарны җиңәргә үзебезнең өлешебезне керттек. Хәзер бар булганына сөенеп, әйбәт кенә яшәп ятабыз. Тик инде сәламәтлек юк,- дип уфтана Фәһимә апа.

    Сугыш бетә, көнбатышта туп тавышлары тына. Илебез солдатлары бер-бер артлы туган якларына кайталар. Фәһимә апага да сөйгәне белән күрешергә насыйп була. Сугыштан шактый яраланып кайтса да, иң мөһиме Нәсибулласы янәшәсендә була аның. Бергә тормыш корып, бер-бер артлы 7 балага гомер бирәләр алар.

    Сугыш елларында җимерелгән хуҗалыклар янә аякка баса, тыныч тормышта ил өчен колхозда хезмәт итүләрен дәвам итәләр Хисаметдиновлар. Тик менә Фәһимә апа алдына язмыш үз сынауларын куюын дәвам итә. Урманга киткән җиреннән башлап Нәсибулласының үле гәүдәсе кайтса, аннан бер-бер артлы ике улы дөнья куя. Кайгы бер килгәч, тиз генә китми.

    Бүгенге көндә ул кече улы Шамил һәм килене Гөлфия гаиләсендә гомер кичерә. Тугызынчы дистәне ваклап барса да, аллага шөкер, дөнья яңалыклары белән танышып бара, газеталар, китаплар укый. Янына еш кына кызлары, олы улы Иршат, оныклары кайтып йөриләр. Иршаты исә гомерен хәрби хезмәткә багышлый, ислам динен үз итә. Яшьтән үк намазлар укып, бүген үзе яшәгән Калининград шәһәрендә татарлар өчен мәчет төзетә алган кеше ул. Вафат булган кияве дә очучы булган. Хәзер исә аның эшен улы, оныгы дәвам итәргә алынган.

    Фәһимә апаның өенә килеп керү белән аннан ниндидер яктылык, җылылык бөркелүен тоясың. Нәкъ үзе сыман. Бу тормышта да ул якты, мәгьнәле эзле һәм әлеге сыйфатын улларында, кызларында, оныкларында тәрбияли алган. Ә Ходай тарафыннан бирелгән кеше гомере өчен шуннан да мөһимрәк ни бар тагын?!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: