Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Гомер юлларын кичкәндә сүрелмәслек хис тә, аны саклар көч тә кирәк

    Тормыш яме-яшәүдә, яшәү яме - гаиләдә, гаиләнең ныклыгы-хатын-кызда. Әлеге язмабыз 50 ел бер сукмактан атлаган, бер сынык икмәкне дә бүлешеп капкан икәү - Рузалин һәм Салют Әхмәтовлар хакында.

    Бүгенге көндә Иске Кәкерле авылында гомер кичерүче бу парның никахы күкләрдә алар тууга ук язылып куйган була, күрәсең. Бер авылда туып, бер сыйныфта укыйлар, мәзәкләрдә, авыл клубындагы кичәләрдә дә һәрвакыт бергә булалар. Яшьлектә бер-берсенә әйтелгән ягымлы сүзләренең, сөю белән төбәлгән карашларының көче еллар үткәч тә саекмаган, тугрылык, сөю-хөрмәт төшенчәләрен бүгенгә кадәр саклый белгәннәр алар.

    Бер телем ипинең кадерен белү, хезмәткә зур җаваплылык белән карау, тырыш, эшчән, кешегә ихтирамлы булу сыйфатлары гаилә башлыгына мәрхүмә әнисе Рәйсә ападан күчкән, диләр. Балаларын беръялгызы аякка бастырганда, Рәйсә апа аларның тамагы тук булсын, дип, бер эштән дә чирканып тормый: механизатор, комбайнчы булып та эшли, күрше авылга, чәчү орлыкларын эшкәртергә дә бара, хәтта. Сайланырга да мөмкинлеге булмый шул ул чорның, ни дисәң дә, сугыш еллары бит. Салют абыйның хәтеренә бер вакыйга уелып калган. Өйдә апасы белән икәү, үтереп ашыйсы килә, әниләре эштә. Ашарга азрак кына ипи бар-барын. "Әни кайтканда без бусагага килеп утырган идек, безне һәм безнең кулда үзенә дип, ашамыйча саклаган шул ипи кисәген күргәч, әни безне кочаклап, үксеп елаган иде",-ди гомеренең җиденче дистәсен ваклаган ир-ат.

    -Кайнанам бик акыллы хатын-кыз иде, урыны җәннәттә булсын,-дип картының сүзенә кушылды Рузалин апа да. - Килен булып төшкән беренче көнемнән алып, 40 ел дәвамында бер сүздән яшәдек, киңәшмичә бер эшне дә башламый торган идек. Яшь чак бит, матур да киенәсе килә, ул чакта әйбере дә юк, булса да кыйбат. Мәрхүмә: "акча була да бетә ул, үзеңә кирәкне ал", дип җитмәгәндә бурычка кереп булса да, акча табыштыра иде. "Өйгә килгән кеше-ул кунак, син аңа хөрмәт йөзеннән, матур киемдә булырга тиешсең", дип әйтә иде.

    Тормышта күп нәрсәләрне аңардан һәм үз әниемнән дә өйрәндем. Әти колхоз рәисе булып эшли, төшке ашка кайтып йөри. Аны урамга чыгып көтеп торабыз, күпердән әти күренүгә үк, әни ашка токмач сала. Әтинең урыны түр башында иде, аны көтмичә беркайчан да табын янына утырмадык. Тәрбия менә шуннан башлана торгандыр инде, без әниләр салган дәрес-нигезне дәвам иттерүчеләр генә. Дөрес, еллар үтә-үтә үзең дә тәҗрибә туплыйсың, анысы,-ди Рузалин апа.

    Рузалин апа китапханәче буларак та хатын-кызның гаиләдәге роле, кайнана белән килен арасындагы мөнәсәбәтләр турында күп кенә лекцияләр укый, чаралар оештыра.

    Рәйсә ападан нәселнең дәвамчыларына иң зур байлык булып, балаларын ислам дине кануннарына өйрәтүе, үз үрнәгендә әхлаклы тормышка чакыруы кала. Киленен дә намаз уку серләренә төшендерә ул. Бүген исә төп нигездә калган шушы ике баласы инде үз балаларына, илгә-көнгә бәхет сорап, намаз укый, дога кыла.

    Салют ага гел җитәкче урыннарда эшләгән.Әмма моның белән мактанмый ул. Дөнья да кумаган ир-ат, нәфесенә ирек тә бирмәгән. "Барына шөкер итә белергә кирәк. Изге күңелле булу да - язгы көн кебек, торган саен йөрәкне җылыта", ди.

    Әхмәтовларның уллары-кызлары да хезмәт белән чыныгып үсәләр. Уку елы тәмамлануга ук балаларын я колхоз эшенә, я янәшәдәге кирпеч заводына бөркетеп куя торган була Салют ага. Эшләп үсү аларга югары белемнәр алырга, гаилә корырга комачауламый, әлбәттә. Киресенчә, дус-туганлашып яшәргә, күпләргә ярдәм итә белергә, тормышның ямен хезмәттә күрергә өйрәтә.

    Салют абыйның аны белгән кешеләр күңелендә сакланып калган һәм рәхмәт хисләре белән искә алына торган тагын бер сыйфаты бар. "Беркайчан да ялган сөйләмәде, сүз йөртмәде, кеше сатмады",-диләр аның турында. Бу да зур бәя бит!

    Алтын туй даталары Хатын-кызлар бәйрәме тирәсендә булганга күрә дә Рузалин ападан серләре, хатын-кызның гаиләдәге роле турындагы фикерләре белән уртаклашуын үтендек.

    -Хатын-кыз өчен, беренче урында гаиләсе торырга тиеш, дип саныйм. Һәрбер нәрсә вакытлыча гына, ә картлыгыңда яшьлегеңдә кылганнарның уңышын җыярга каласың. Бүгенге көндә иремнән, балаларымнан үземә булган хөрмәтне яшьлегемдә дә һәм бүген дә алар өчен яшәвем белән казандым, дип уйлыйм. Дөрес, балаларым да бик яхшылар бит минем, -ди ул, елмаеп.

    Хаклы Рузалин апа, тәртипле гаиләдә үскән балалар башкача була да алмый. Бәхетегезгә, парлылыгызга күз тимәсен, Аллаһы Тәгалә сакласын сезне, дигән уй килде башыма Әхмәтовлар йортыннан чыкканда...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: