Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Гомер юлларын барлаганда

    Үткән гомернең һәр көне бер мизгел. Фани дөньяда яшәүнең мәгънәсе дә әнә шушы тузан бөртеге генә булып саналган мизгелләрнең кадерен белү, игелек кылу, изгелек эшләү һәм янәшәдәгеләреңнең хөрмәт, ихтирамына лаек булу. Рифкать Җәмалетдинов та үткәннәрне барлаганда еш кына шулар хакында уйланып куя.

    Гаилә архивын барлыйбыз. Анда аның турында язылган күп кенә газеталар, фоторәсемнәр, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары саклана. Шактый еллар үткәнлектән сары төскә кергәннәре дә бар. Моннан 40 ел элек армия хезмәтендә алган мактау кәгазьләре генә дә ни хәтле. - Әти- әни гомерләре буе тугры хезмәттә булдылар. Безне дә дөрес яшәргә, тормышны яратырга өйрәттеләр. Шуның өчен дә мин аларга бик рәхмәтле,- ди Рифкать Гарифуллович. 60 яшьлек юбилее көннәрендә ул аларны аеруча сагынып искә ала. Әтисе Гарифулла абзыйның яшүсмер еллары дәһшәтле сугыш чорында сынала. 1941 елда Кече Чынлы авылыннан бер төркем яшь егетләрне фронтка озаталар. Алар арасында әле генә 17 яшен тутырган Гарифулла абзый да була. Курск дугасыннан алып Европа илләренә кадәр барып җиткән якташыбыз сугыш тәмамлангач исән- имин туган ягына әйләнеп кайта. Авылның Сания исемле сылу кызы белән гаилә корып җибәрәләр. Тудырып үстергән алты баланың берсе генә дә ата- ана йөзенә кызыллык китерми. Өченче бала булып дөньяга килгән Рифкать башкаларга караганда да үзенең үҗәтлеге, тырышлыгы белән аерылып торган. 14 яшеннән үк сабанчы, йөкче хезмәтен үтәгән егет армия сафларында да сынатмый. Спортның бөтен төре белән чын- чынлап шөгыльләнә башлый. Зур ярышларда катнаша. "Что за казак без коня" дигәндәй, Кече Чынлыда кулларына сөлге алып келәмдә бил алышмаган егет бармы соң инде ул? Район Сабан туйларында да келәм тота ул. 1979 елда "Районның абсолют батыры" исемен яулый. - Спорт миңа тормышта да, эштә дә рухи көч бирде,- дип сөйли Рифкать Гарифуллович. Армиядән кайтып "Сельхозтехника" берләшмәсендә шофер булып эшләгән елларында ук аңа ТАССР Министрлар Советы тарафыннан "Автомобильдә 1982 елгы авыл хуҗалыгы продуктлары ташу отличнигы" дигән мактаулы исем бирелә. Эш белән берүк вакытта читтән торып Ульяновскидагы төзелеш техникумын тәмамлый. "Сельхозхимия" оешмасында автомеханик, баш инженер һәм механикалаштырылган отряд җитәкчесе хезмәтләрен башкара. 1990 нчы еллар башында авылларны газлаштыру программасы буенча гаять зур бурычлар билгеләнә. Моның өчен районда яңа оешмалар барлыкка килә.Үзен оста оештыручы, тәвәккәл һәм һәр эшне уйлап, җиренә җиткереп үтәве белән танылып өлгергән Рифкатьны, 1992 елда яңа оешкан "Востокстройтрансгаз" участогына начальник иттереп билгелиләр. Шушы елда ук әлеге участок коллективына Буадан Чүпрәлегә кадәр 67 километр озынлыкта, югары басымга исәпләнгән магистраль газ үткәргеч торба салу, ярдәмчел корылмалар төзү йөкләнә. 30 кешедән торган коллектив вакыт белән санашмый, теләсә нинди һава шартларында да билгеләнгән графикны узып эшли. Ниһаять, 1993 елның декабрендә зәңгәр ягулык район үзәгенә килеп җитә. Аның беренче символик факелын да Рифкать Җәмалетдинов кабыза. Аннан соң шундый ук магистральны Чувашия Республикасының Шомыршы районына да сузалар. - Бүгенгедәй хәтердә, 1994 елның ноябрь ахырлары иде. Эшне пландагыдан шактый алда төгәлләдек. Факел кабызу тантанасына Шомыршы районының күп җитәкчеләре һәм Чувашиянең ул вакыттагы Президенты Николай Федоров та килде. Район башлыгы Валерий Фадеев Президентка һәм миңа истәлеккә дип алтынланган самовар һәм чәй сервизы бүләк итте. Бүген дә аларны гаиләбездә бик кадерле ядкәръ итеп саклыйбыз,- ди ул. "Востокстройтрансгаз" оешмасын 12 ел дәвамында җитәкләргә туры килә аңа. Үтә дә тынгысыз булды ул еллар. Районны газлаштыру чорын СССР вакытындагы "БАМ" төзелеше белән тиңләрлек. Алны- ялны белмәгән "Востокстройтрансгаз" оешмасы хезмәткәрләренең фидакарьлеге нәтиҗәсендә барлык торак пунктларга газ килде. Район тарихы елъязмасында бу вакыйга аерым әһәмияткә ия. 2003 елда "Теплосервис" җәмгыятен оештыру бурычы куелгач та, әлеге җаваплы вазифаны Рифкать Гарифулловичка тапшыралар. Яңа коллектив туплап эшли башлаганга да ун елдан артык вакыт узып киткән. Ягу сезонында 16 авылдагы социаль объектларны җылылык белән тәэмин итү буенча 28 котельныйга хезмәт күрсәтә әлеге оешма. Кышның зәмһәрир чатнама суыкларында, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чыгып китәргә туры килә аларга. - Нинди генә эштә эшләсәм дә, тормыш иптәшем Фәридәгә бик рәхмәтлемен. Бик иртә китеп, соң гына кайткан вакытлар да булды. Ял көннәрендә дә өйдә аз булырга туры килә,- ди ул гаиләсеннән канәгатьлек белдереп. Фәридә ханым үзе дә гомере буе пенсиягә чыкканчы балалар бакчасында эшләгән. Ире турында гел шатланып сөйли: "Гаиләбезнең терәге ул безнең әтиебез. Балаларыбыз Ринат, Эльмира һәм Рамилне дә һәрчак кешелекле булырга, эшне, тормышны яратырга өйрәтте. Ә гомер дигәнең чыннан да агымсуга охшаган, 36 ел бергә яшәгән гаилә тормышы сизелми генә үтте дә китте менә,- ди Фәридә. Әйе, узган гомерең, башкарган хезмәтең үзеңә һәм әйләнә- тирәдәгеләргә бәхет- шатлык өстәсә һәм син үзеңнең аларга кирәклегеңне тоеп яшәсәң генә күңелдә канәгатьлек хисе туа. Рифкать Гарифуллович шуңа да үзен бик бәхетле кеше дип саный.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: 60 яшь
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: