Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Гомер еллары. Авыл язмышы

    Авылның үзәк урамы буйлап атлыйбыз. Ике якта нып- нык нигезгә салынган йортлар төзелеп киткән, бакча тулы яшеллек, бүгенге Иске Кәкерле авылының заманча яшәвенә кемнәр генә сокланмас икән? Авыл җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов үзенең туган җирен бар яктан да җитеш булуы өчен күп көч куйган шәхес. Мондагы социаль үзгәрешләр чоры нәкъ...

    Сөйләшеп бара торгач авылның йөзек кашы булган мәдәният йорты янына җиттек. 300 тамашачыга исәпләнгән әлеге бинаны 2003 елда төзеп куйганнар. Аннан ерак та түгел Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә Мемориаль комплекс калкып чыккан. Биредә аны бик кадерләп, саклап тоталар. Бәйрәмнәрдә аңа веноклар һәм чәчәкләр куялар. Авыл башлыгы аның яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә роле бик зур булуын әйтә. Мәктәп укытучылары да каһарман авылдашлары турында дәрес биргәндә сыйныф белән шушы комплекс янына еш киләләр икән. "Авылыбыз яңарды, соңгы ике дистә елда гына да әллә ни хәтле төзелеш эшләре башкарылды, яңа объектлар сафка басты. Халкыбыз начар яшәми, шуңа да бик куанам, урамнарыбызга ун километрга якын асфальт салдык, күперләр ясадык, өйләргә газын, суын керттек. Һәр йортта диярлек мал- туар асрала",- дип шатланып сөйли Сәхаутдин Абзалович. Үзенең күпчелек яшьтәшләре кебек читкә китеп бәхет эзләмәвенә дә куанычы чиксез аның. Үзең туып үскән, шунда кендек каның тамган туган җиреңә, авылыңа тугры хезмәт итеп, авылдашларыңа файда китерүдән дә зур бәхет юктыр да инде. "Туган җиремнән читтә яшәсәм, мин барыбер дә үземне бәхетсез дип санар идем",- ди ул. 13-14 яшендә үк колхоз эшләрендә чыныгып үскән, аңа слесарь да, төзүче дә булырга туры килгән. Совет армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, Казан дәүләт ветеринария институтының инженер- зоотехник факультетында укып югары белемле белгеч булды. Дипломлы егетне үз авылындагы "Ялкын" колхозына ике куллап эшкә алалар. Баштарак зоотехник- селекционер хезмәтен башкарса, аннан соң аны баш зоотехник итеп куялар. 1990 нчы елларда әлеге хуҗалык мал асрау буенча районда иң эреләрнең берсе иде. Монда 1000 баштан артык мөгезле эре терлек, 3000 баш дуңгыз, 2000 баш сарык һәм 250 баш ат асралды. Сөт, дуңгыз һәм мөгезле эре терлек ите җитештерүдә алдынгылыкны әлеге колхоз уңганнары яулады. Икътисадың тотрыклы булмаса синең белән санашмаслар да иде. Ә шушы кадәр төзелеш эшләрен алып бару өчен беренче чиратта хезмәт күрсәткечләреңне барлыйлар. "Авыл хуҗалыгында эшләргә беркайчан да җиңел булмады. 1990 нчы елларда бигрәк тә. Баш зоотехник вазифасында тугыз елдан артыграк хезмәт иткәч Сәхаутдин Абзаловичны, башта колхоз рәисе урынбасарына сайлыйлар, аннан соң идарәдә җитәкчесе кәнәфиен тапшыралар. "Колхоз рәисе дилбегәсен бик авыр елларда тартырга туры килде. Социализмның соңгы еллары, аннан соңгы үзгәртеп корулар, ил буенча барган икътисад тотрыксызлыгы минем кебек яшь җитәкчеләрне аеруча нык сынады. Дәүләттән ярдәм алу бөтенләй диярлек чикләнде, хуҗалыкта продукция җитештереп саткан акчага тормышны алып бару бик авырга туры килде. Бартер системасын файдалану практикага керә башлады. Иске Кәкерле һәм Татар Төкесе авылларын берләштергән хуҗалыкның үзенә генә хас үзенчәлеге дә бар. Халык санына карата җир мәйданы аз, аның күпчелеген әче туфраклы басулар тәшкил итә. Алай гына да түгел, 65 проценты бик әче санала. Шикәр чөгендере үстерүгә яраклы басулар бик аз. Шулайда кырчылыктагы һәм терлекчелектәге алдынгы технологияләрне производствода кулланып, югары уңышларга ирешелде. Терлек азыгын җәмәгать маллары өчен генә түгел, шәхси йорттагылар өчен дә җитәрлек әзерли идек. Үз мөмкинлекләребездән чыгып авылны төзекләндерү эшен дә читкә этмәдек. Проект- смета документлары белән Казанга да күп йөрелде. 1991 елда авыл территориясендә 10,2 километр озынлыкта юл полотнасы күтәрелде, тагын ике елдан авылны федераль трасса белән тоташтыручы 3,5 километр озынлыктагы юлга асфальт салынды",- дип искә ала ул елларны Сәхаутдин Абзалович. Әйе, саный китсәң болар зур төзелешләрнең башы гына әле. Хуҗалыкта төзелеш эшләре бер дә туктап тормый, ел саен социаль әһәмияткә ия булган зур- зур объектлар файдалануга тапшырыла. Финанс кыенлыкларга да карамастан, автотранспортөчен 90х22 зурлыгындагы гараж, 90 баш ана дуңгызга исәпләнгән ферма бинасы, сыерлар өчен яңа абзар, авыл эчләрендә күперләр, Татар Төкесендә тугызъеллык мәктәп бинасы, кибет, артезиан су башнясы туксанынчы елларда кулланышка керә. Җитәкче болар белән генә чикләнми, икешәр мең тонна яшел масса сыйдырышлы сенаж траншеялары, ашханә һәм кунакханә төзелә, авылның үз икмәк пешерү цехы ачыла.Иске Кәкерледә - 33, Татар Төкесендә 8 километр озынлыкта электр линяләре яңартыла. Ике авылга 41 километр полиэтилен торбалар салып газ үткәрелә, телефон линясе тартыла, авылның "Үзәк" урамы очына плотина ясала, яшелләндерү буенча күп эш башкарыла. Бүген авылда дүрт(!) мәчет эшли. Аларны төзүдә дә колхоз турыдан- туры ярдәм күрсәтә. 1992 елның 1 маенда 35 урынга исәпләнгән балалар бакчасы һәм фельдшер- акушерлык пункты төзелеп бетә, 1997 елның сентябрендә Шомыршы ягыннан алты километр озынлыктагы торба сузылып авылга газ җибәрелә. 1994 елда авыл уртасындагы зур елга аша күпер салына. Әлбәттә, саный китсәң кул- аяк бармаклары да җитмәс иде. "Игелек эшлә дә, суга сал. Халык белмәсә балык белер",- дигән борынгылар. Булдыклы җитәкче аларның һәркайсын барлап та торасы килми. "Халкым өчен хезмәт итә алуыма мин чиксез бәхетле",- ди ул. Авылдашы Әгъзам Гобәйдуллинга да рәхмәте бик зур аның. Үзе генә хәл итә алмаган эшләрне башкарып чыгуда аңа мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Елга яры ишелеп авылга якынлаша башлагач та аннан ярдәм сораганнар. "Татводстрой" һәм экологияне саклау оешмалары белән берлектә, эрозиягә каршы киң колачлы эшләр алып барыла. Проект буенча сигез километр озынлыкта дамба күтәрелә, су агымы өчен махсус юллар ясала, өскә су чыга торган урыннарга өч дренаж казыла. Ике авылда да зиратлар ташландык хәлдә була, аларны төзекләндерү турында халык белән киңәшкәннән соң зур эшкә керешәләр. Авылдашлар да, иганәчеләр дә мөмкин кадәр мадти ярдәм күрсәтә. Иске Кәкерледә -5, Татар Төкесендә 3 зиратның тирә юне койма белән тотып алына, чистатыла.

    Искекәкерлеләр шулай ук республика Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм район җитәкчеләренә олы рәхмәтләрен әйтәләр. "Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүдә әтиебезнең роле зур булды. Сугыш уты аша үткән, аннан соң да бөтен гомерен колхоз эшенә багышлаган әтиебез бик гадел һәм тырыш кеше иде. Әниебез Фәүзия дә балаларга дөрес юл күрсәтү өчен күп көч һәм тынгысызлык күрсәтте. Без алты бала үстек. Барыбыз да югары белем алдык, бишебез- укытучы, алар арасында мин- авыл хуҗалыгы белгече. Шәмсетдин абыебыз фәлсәфи фәннәре докторы, Чаллы, Казан югары уку йортларында студентларга белем бирде",- ди Сәхаутдин Абзалович. Үзенең өч баласы да югары белем алган, гаиләләр корып җаваплы урыннарда хезмәт куялар. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Россия һәм республика күләмендәге медаль һәм дипломнар иясе Сәхаутдин Хөсәенов шушы көннәрдә үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аңа ихлас котлаулар күп булды, ә иң кадерле һәм җылы сүзләр үз балаларыннан һәм оныкларыннан әйтелгәннәредер, мөгаен. Без дә шушы теләкләргә кушылып, аңа нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм авылдашлары файдасына тагын күп еллар хезмәт итүен телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: