Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Гомер сукмагыннан 50 ел бер адымда

    Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату - олы бәхет. Яңа Ишле авыл җирлегендә урнашкан Яңа Кәкерле авылында яшәүче Залалетдиновлар гаиләсе 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә. Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның.

    Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап 50 ел бергә мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану уята. Алтын һәрвакыт иң кыйммәтле тимерләрнең берсе санала. Ул ниндидер авыр хезмәт белән яулап алган мөһим биеклекне гәүдәләндерә. Менә шуңа күрә дә алтын туй - озак еллар бергә яшәгән парларның бәрәкәтле хезмәт белән яуланган җимеше ул.

    Залалетдиновлар- зур хөрмәткә лаек гаилә. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә алар сынмыйча - сыгылмыйча яшәүләрен дәвам иткәннәр.

    Гаилә башлыгы Аделҗан аганың әтисе Хәсән сугышның беренче көннәреннән үк фронтка киткән. Фәүзия апасына 3 яшь,Аделҗанга-нибары ике атна гына була әле ул вакытта. Тормышның бар авырлыгы әнисе Майсәрвәр апа җилкәсенә төшә.

    Мәктәптә 7 класс белем алганнан соң, Аделҗан абыйга башка уку мөмкинлеге булмый. Ул үгез җигеп колхозда эшли башлый.

    1945елда Яңа Кәкерле авылында дөньяга килгән Гөлбану апаның да балачагы Аделҗан абыйныкы бе­лән охшаш була. Аның әтисе Фатых абый да сугышка беренче көннәр­дән үк алына һәм 1942 елны, авыр яраланып, туган якларына әйләнеп кайта. Балачаклары сугыштан соңгы елларга туры килеп, бик күпләрнеке кебек авыр була. Гөлбану апа туган авылындагы мәктәптә 7 класс белем ала. Дүрт балалы гаиләдә өченче бала булып туган Гөлбану апага башка белемен дәвам итәргә туры килми, ул колхозда төрле эшләрдә эшли башлый.

    Аделҗан ага армия хезмәтен тутырып кайтканнан соң, яшьләр кавышып та куялар.

    Туган авылларында җиң сызганып эшкә керешә яшьләр. Гөлбану апаны колхоз ашханәсенә эшкә алалар, ә Аделҗан ага тракторга утыра. Каралты-кура төзиләр. Бер-бер артлы бер улары һәм өч кызлары дөньяга килә. Тормышлары җайланып, әкрен генә үз юлы белән тәгәри.

    --Ул вакытларда ашха­нәләрдә хезмәт авыр иде. Мичкә брикетлар, күмер­ ягып, зур-зур кәстрүлләрдә аш өлгертә идек. Чәчү, урак вакытларында эшчеләр бик күп килә иде, ризык вакытында өлгерсен өчен таңнан килеп, төнлә генә өйгә кайта идек, -дип хатирәләрен яңартты Гөлбану апа.

    Күп еллар колхоз ашханәсендә, аннан балалар бакчасында пешекче булып эшләп лаеклы ялга чыга ул. Гөлбану апаның пешергән ризыклары телеңне йотарлык. Гомер буе авылдашларына да аш-су әзерләргә булышты. Туй, никах, юби­лей мәҗлесләре буламы, гел аны камыр ризыклары пешерергә, аш-су әзер­ләргә чакыралар иде. Аделҗан ага күп еллар колхозда тракторчы булып эшләгәннән соң, аны тракторлар бригадасы бригадиры итеп билгелиләр.Шунда эшләп лаеклы ялга чыга ул. Аделҗан абый белән Гөлбану апа туган җанлы, мәрхәмәтле кешеләр дә.

    Бергәләп 4 балага гомер биргән Залалетдиновлар бүген оныклар сөя. «Дәү әни», «дәү әти» дип өзелеп торучы 8 оныклары да, 2 оныкчыклары-аларның бәхет, шатлыклары. Залалетдиновлар гаиләсе - гаилә бердәмлеген, сөю-сәгадәт белән аклаган, бер-берсенә булган мәхәббәт белән якыннарын да җылыткан парлы тормышның күркәм өлгесе. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.

    - Эш, гаилә, балалар үс­те­рү, оныклар сөю шатлык-куанычлары белән гомернең узганын да сизми калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, - ди бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган бәхетле парлар.

    Ирле-хатынлы Залалетдиновлар үзләренең намуслы хезмәтләре, тормышны яратулары белән хөрмәт һәм мактауга лаеклы гап-гади авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре. Алар - бар гомерләрен үз туган җирләренә багышлаган ватанпәрварләр.

    Илле ел ул илле көн түгел. Аның һәр мизгеле алар өчен кадерле, якын. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә авырлыклар күрелмәгән. Биш дистә елдан артык вакыт үтсә дә, бу гаиләләр бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча матур итеп гомер кичерәләр.

    Иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән Залалетдиновларның алдагы көннә­рендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсеннәр иде. Җәннәт рәхәте, оҗмах хозурлыгы насыйп итсен сезгә Аллаһы Тәгалә!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: