Туган Як
  • Рус Тат
  • Гиппократ антына тугрылык

    Хирург Иосиф Кукушкинның буш вакыты бөтенләй юк диярлек. Күрешеп сөйләшәсе көнне дә иртүк йөгерә-йөгерә операция залына юнәлде. Берәүне авыр хәлдә хастаханәгә салганнар икән, табиблар консилиум үткәргәннән соң, кичекмәстән операция ясарга кирәклеге билгеле булган. Төшке аштан соң янә "Ашыгыч ярдәм" машинасына утырып район үзәгеннән шактый ук еракта урнашкан авылга китте.

    Хайбулдино авылында Кукушкиннар нәселе аерым игътибарга һәм хөрмәткә лаек. Без малай чакта һәр елны диярлек "Россия" колхозының ындыр табагында ашлык эшкәртүдә катнаша идек. Шунда ук уракның барышын яктырткан күрсәткечләр тактасы да бар иде. Анда колхоз комбайнчыларының көндәлек эш нәтиҗәләрен язып баралар. Хәтердә калган буенча Владимир Кукушкин исемле комбайнчы һәрчак алдынгылар рәтендә була иде.

    -Володя абый әтинең туганнан-туган энесе. Дөрес, гомер буе ул колхозда механизатор булып эшләде, рәсеме дә Мактау Тактасыннан төшмәде,-ди Иосиф Виссарионович. Әтисе дә колхозның иң оста һәм иң уңган электрчыларыннан саналган. Аннан башка хуҗалык тармакларындагы бер генә эшне дә күз алдына китереп булмаган.

    -Нәселегездә сез беренче табиб, әле табибның да ниндие диген, ул һөнәрне үзегез сайладыгызмы?,- дигән сорауга ул, балачак хыялы булгандыр инде, Иске Чүпрәледә урта мәктәпне тәмамлагач та Ульяновскидагы медицина училищесына бардым. Аны уңышлы гына тәмамладым һәм шул ук елны хәрби хезмәткә чакырылдым. "Хөкүмәт элемтәсе гаскәре" дигән элиталы частьтә, старшина званиесендә хезмәт иттем. Аннан кайту белән Казан медицина институтының "дәвалау эше" факультетына керү өчен имтиханнар тапшырдым. Хирург белгечлеге буенча бер ел интернатурада эшләдем,-дип сөйли Иосиф Виссарионович. 1991 елда үтә дә талантлы яшь хирург районыбыз үзәк хастаханәсенә эшкә кайта. Беренче көннән үк аңа исәпсез-сансыз авырулар кабул итәргә туры килә. 4-5әр сәгать дәвамында катлаулы операцияләр ясаганын ул әле дә хәтерли. 1992 елдан башлап баш табиб урынбасары вазифасын да җиренә җиткереп башкара. Югары осталык белән башкарган уникаль операцияләр нәтиҗәсендә күпме кеше гомере саклап калынган? -Шәхсән минем өчен Иосиф Виссарионович хастаханәдә иң зур хөрмәт казанган табибларның берсе. Һөнәри яктан да, тормышта да аны һәрчак үрнәк итеп куярга була. Аның киң күңеле һәр кеше өчен ачык булуы белән үзенә җәлеп итеп тора. Озакка сузылган операцияләр вакытында ул үзенең пациентыннан бер генә минутка да аерылганы юк. Кул-аяклар катып китмәсен дип бер-ике адымга гына читкә китеп, бер-ике чүгәләп һәм кулларга күнегү ясап ала да янә операция өстәле янына ашыга. Ә хирургик төеннәрне нинди осталык белән башкарганын күрү ул үзе бер могҗиза. Аларны шулай тиз һәм оста итеп бәйләве үк хирургның чын талантын дәлилли,- ди хастаханәнең баш табибы, Татарстан Республикасының атказанган хирургы Илмас Илалович.

    Иосиф Виссарионович һәрчак заман белән бергә атлый, хирургия өлкәсендә булган барлык яңалыкларны да күзәтеп бара, Казанда үткәрелгән махсус курсларда укып, тәҗрибәсен үстерә. Ел саен аның скальпельләре ярдәмендә 130лап кеше сәламәт тормышка кайта. Ул бер вакытта да коллегаларының фикерен читкә тибәрми. Киңәшмәләрдә барысының да фикерен тыңлап, анализ ясаганнан соң гына, үз фикерен әйтә. Югары категорияле хирург һәм Россия Федерациясенең сәламәтлекне саклау буенча югары категорияле табиб-оештыручысы исемен лаеклы йөрткән Иосиф Виссарионович күп мәртәбә министрлыкның һәм район җитәкчелегенең Мактау Грамоталарына лаек булганы бар. Төп хезмәтеннән тыш, аңа бик күп җәмәгать эшләре дә йөкләнгән әле. Менә ике чакырылыш дәвамында ул район Советы депутаты итеп сайлана, анда экология һәм сәламәтлек саклау комиссиясен җитәкли. Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегендә иҗтимагый совет члены, егетләрне армиягә чакыру һәм балигь булмаганнар комиссияләре утырышлары да аннан башка үтми. Шушы кадәр җаваплы эшләр башкару белән беррәттән, бакчачылык һәм спортка да вакыт таба. Бакчасындагы теплицада ниләр генә үсми аның?! Иртә язда ук яшелчәләре өлгерә. Кыяр, помидорларны кибеттән сатып алуын бер дә хәтерләми ул. Атнага ике мәртәбә спорт залында булуны да төгәл графикка керткән. Шушы көннәрдә 50 яшен тутыручы Иосиф Виссарионович спорт турында болай ди: "Безнең яшьтә физик күнегүләр бик мөһим, сәламәт яшәү өчен хәрәкәт кирәк". Тормыш иптәше Ирина: "Ике ул үстердек, икесе дә әтиләре юлыннан киттеләр. Олысы Андрей Ульяновск медицина университетының бишенче курсында укый, булачак хирург. Станислав исә быел гына урта мәктәпне тәмамлап, Казан медицина университетының әтисе укыган факультетка керде, ул да хирург булырга хыяллана",- ди.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: