Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Җирне яратырга кирәк

    Игенче хезмәтенең бөеклеген, дәрәҗәсен, олылыгын әтисе үрнәгендә кече яшьтән үк күреп үскән Әмир Хисамов үзе дә хезмәт биографиясен икмәк үстерүгә багышлый. Җир турындагы фәлсәфәсе дә уйланырга мәҗбүр итә. "Җирне алдап булмый, аның сулышын тоеп, күңелеңне биреп эшләргә кирәк", ди ул.

    "Игенче җирне яратырга тиеш". Әлеге сүзләр Иске Чокалы авылында гомер кичерүче Әмир ага Хисамовның тормыш девизына әйләнгән. Урта мәктәпне тәмамлап, армия хезмәтен үтәп кайтканнан соң, ул техникумда белем ала. Башлап "Чишмә" колхозында хезмәт куя. 1997 елларда эшмәкәрлек өлкәсендә үзен сынап карарга карар кыла. 2001 елда, тәвәкәлләп, 10 гектар күләмендәге җирне эшкәртергә алына. Йокысыз төннәр, борчулы көннәр башлана. Иртәнге сәгать өчтә уянып басуларны әйләнү, көн-төн чабулар бушка китми-эшләр җайлана башлый.

    Венера ханым да ире турында:

    -Таң беленер-беленмәс ул аяк өстендә. Шулай булмаса, башкара торган эшең турында янып-көймәсәң, нәтиҗәсе дә булмыйдыр аның. Бергә яши башлаганыбызга да 37 еллап вакыт узды. Әмирнең кул кушырып утырганын күргәнебез юк. Балалар да әтиләре кул астына кереп, тырыш булып үстеләр,-ди.

    Колхозда 27 ел дәвамында баш хисапчы булып эшләгән Венера ханымның тупланган тәҗрибәсе үз эшләрендә дә ярап куя-"финансовый директор мин бүген",-ди Венера ханым.

    Хисамовларның крестьян-фермер хуҗалыгы карамагындагы җир күләме 473 гектарга җиткән. Игенчелек белән беррәттән, терлекчелек белән шөгыльләнүне дә үз иткәннәр.

    Хезмәт итү дәверендә төрлесе була, әлбәттә, ел-елга охшамый, корылыгы белән дә сыный. Табигать шартларына җайлашып, культураларның әле тегесен, әле монысын чәчеп карыйлар, шикәр чөгендере дә үстерәләр. Үз эшен оста итеп оештыра белгән Әмир авыл халкын да эшле итә. Язгы чәчү, игеннәрне җыю чорында 15ләп ир-ат хезмәт куя КФХда.

    Гомер үзнекен итә, гаиләдә өч ир бала да үсеп җитә. Икесе инде үз эшен ачып җибәргән, берсе-табиб.

    -Куерып үскән иген басуларында җаныма тынгы табам,-ди Әмир Мортаза улы. -Улларым читтә яши дип тә үкенмим. Башлаган эшемне дәвам итүче табылыр, дип уйлыйм. Җирнең тарту көче зур аның.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: