Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Җыр-моңны юлдаш итеп

    Зур Чынлы авылында гомеренең шактый өлешен, төгәлрәк әйтсәк, 23 елын, мәдәнияткә багышлаган клуб мөдире Гелфруз Баһаутдинова яши. Агымдагы ел аның өчен юбилейлы- гомеренең 56 нчы елына аяк басты ул.

    Урта белем алып, күрше Ульяновск шәһәрендә беркүпме эшләгәннән соң, туган авылының табигатеннән башка яши алмавын аңлап, кире кайта ул.

    Колхозда хезмәт куя, Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы вазифасын да башкара, ә күңеле һәрчак мәдәнияткә, сәнгатькә тартыла кызның. Совет елларында партия мәктәбен тәмамлый. Төрле елларда халык исәбен алу кебек, һәм башка күп кенә иҗтимагый эшләрдә дә алдынгы, актив хатын-кыз була.

    Җаны теләгән шөгыле белән исә 1993 елдан шөгыльләнә башлый. Шушы елда аны Зур Чынлы авылы мәдәният йорты директоры итеп билгелиләр. Әйтергә кирәк, Зур Чынлы авылы мәдәният йортының шушы еллар дәвамында халык арасында тәрбияче ролен саклап кала алуы - Гелфрузның талантлы, инициативалы һәм энергияле җитәкче булуына да бәйле.

    - Һәрчак үзешчән сәнгатьтә катнаштык. Республикада, районда булсынмы, тирә-күрше өлкәләрдәме -барысында да катнашырга, үз өлешебезне кертергә тырыштык. Бүген мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Рәйхан" фольклор ансамблен дә мин оештырган идем. Үткән ел-"Иске Казан түгәрәк уены" республика татар фольклоры фестиваленең II зональ турында Диплом белән, "Безнең йортыбыз-Татарстан" фестивалендә, ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт Хаты белән бүләкләнде. Язмышымның әлеге тармакка алып килүенә һич үкенмим. Кешеләр белән эшләү, иҗат дөньясында яшәү ошый,-ди Гелфруз Баһаутдинова.

    Гелфруз Равил кызының тормышы да "Алга, югары үрләргә!" шигаре астында үтә. Сәнгатькә, мәдәниятка гашыйк шәхес буларак, үзе дә республикакүләм үткәрелгән бәйгеләрдә көчен сыный. "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашынча" бәйгесенең "Хатын-кыз мәдәният һәм рухият" номинациясендә дә катнашкан ул.

    Озак еллар дәвамындагы, нәтиҗәле хезмәте җитәкчеләр тарафыннан да югары бәяләнә. Мәдәният министрлыгыннан тапшырылган Мактау Грамоталары әллә ничәү аның, бүләкләр арасында-"Мәдәнияттәге казанышлары өчен" билгесе аерым урын алып тора.

    Бүгенге көндә тынгысыз күңелле Гелфруз ханым яңа уйлар, идеяләр белән яши.

    Ә язмыш дигәнең аны бер дә иркәләми. Апасы вафат булганнан соң, аның балаларын тәрбияләргә дә алына ул. Бүгенге көндә дә төп йортның учагын саклап яши. Әнисе Рауза апаның да төп таянычы Гелфрүз.

    -Әле дә ярый тормыш иптәшем Рәмис белән аңлашып яшибез, тигез, тату сукмактан атлый беләбез,-ди ул.

    Тормыш юлларын үткәндә монысы да бик мөһим шул. Балалары да уңышлары белән сөендереп торалар Баһаутдиновларны.

    Бүген авыл җирендә ял итү урыны булып- мәдәният йорты тора. Зурчынлылыларга бу өлкәдә бәхет елмайган: аларның ремонт ясалган мәдәният йортлары һәм кечкенә генә булса да үзләренең фольклор коллективы, иң мөһиме шушы өлкәдә җанын биреп эшләүче Гелфруз ханым кебек шәхесләре бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: