Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Җәмиләгә сокланырсың

    Район үзәк хастаханәсенең икенче катына менеп, терапия бүлегеннән бераз арырак атласаң, һәрвакыт башын бөгеп эшкә чумган бер ханымга юлыгасың. Ә үзе гөлләр дөньясында. Эшкә чумуы да мантыйкка туры килә-ул район сәламәтлек тармагының баш бухгалтеры.

    Күпләр инде аның Җәмилә Рәкыйпова булуын язмамны укый башлауга ук күзаллады, булыр. Әйе, бу ханымга игътибар итми мөмкин дә түгел: ачык йөзле ул, бер сорау белән мөрәҗәгать итә башласаң, кырык эшен кырык якка ташлап сиңа аңлатырга, ярдәм итәргә ашыга. Дуслары аның хакында "җор телле ул, безнең Җәмилә, уйлаганын, әйтергә теләгәнен йөзеңә елмая-көлә әйтә дә бетерә",-диләр.

    Кешегә усаллык сагышламаганга, эштән башканы белмәгәнгә дуслары, күргән-белгәннәр, туганнар, райондашлар арасында шундый хөрмәтледер ул. Язмышы да шуңа канат астында саклап йөртәдер кебек. Урта белемгә ия булганнан соң ук, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә Җәмилә. 1978 елда "Россия" колхозына эшкә килгәннән соң да, гади бухгалтер булып бер генә ел эшләп кала. Калган еллары һаман да шул җаваплы хезмәтләрдә-баш бухгалтер, әйдәүче белгеч сыйфатында үтә. Район үзәк хастаханәсендә баш бухгалтер булып эшли башлавына да егерме еллап вакыт узып киткән. Хисап белән шөгыльләнгән кеше үзе генә беләдер ул, саннарның ни икәнен?! Яктан караганда аның эше күренмәскә дә мөмкин. Ә салым дисциплинасы, финанс тәртибе ягыннан контроль итүче органнар тикшерә калса оешмаңны-шунда аңлыйсың баш бухгалтерның никадәрле җаваплы эш башкарганын. Җәмилә Рәкыйпованың бу уңайдан да җавабы үзенчәлекле, мактанмый: "Йокым тыныч һәръяктан",-дип кенә чикләп куя ул.

    Хатын-кызга тулы бәхет өчен гаиләсе, балалары булу да кирәк. Җәмилә ханым тормыш иптәше Альберт белән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Инде алар хәзер бу гаиләнең йөз аклыгы-биш кыз бүләк иттеләр бу Җәмилә белән Альбертка. Кайнана белән беркашыктан яшәгән Җәмиләгә киленнәр белән дә уртак тел табу берни тормый. Шаяртып: "Әллә килен мин, әллә кайнана",-дип характерлый тормыштагы бу ролен дә. Бу ханымның олы йөрәклелегенә туганнары белән элемтәсен дә кертергә кирәктер. Аларга бер терәк, бу дөньядан бик иртә киткән апасы Әлфиянең кызларына бердәнбер киңәшче дә була белде ул.

    Тормышны бит аны үзең матурлый белгәндә генә ул матур. Сиңа Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгәнне кадерли белсәң, күңелеңдә кешеләргә карата изгелек яшәсә, менә шулай гомерләр көзе кергәндә үзеңә дә игелек белән түли ул язмыш. Ә рәхмәтнең, кадернең дә иң олысы-гаиләдән тоелганыдыр, мөгаен. Тормыш иптәшеннән, балаларыннан да күбрәк белүче юктыр Җәмилә ханымны. Ә алар исә котлауларында менә нәрсәләр хакында сөйли:

    -Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез!

    Моннан 55 ел элек, табигате күпләрне сокландырган, саф сулы чишмәләре белән дан тоткан Кушкуак авылында гади генә тормыш алып баручы бабабыз Шәйзан, әбиебез Шәмсикамәр гаиләсендә өченче бала булып тагын бер кызчык дөньяга аваз салган. 1961 елның 3 августы-газиз әниебезнең тормыш дәфтәренең беренче бите ачылган көне була бу.

    Кадерле әниебез! Син иң изгеләрнең, иң сөйкемлеләрнең, иң уңганнарның берсе булып үскәнсең. Җиткән кыз булгач иң баһадир, иң сабыр, ихтирамлы булган бер егетне-безнең әтиебезне үзеңә яр иткәнсең. Һәм менә шундый парлардан без, ике улың, дөньяга килгәнбез. Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, безгә дә үзегездә булган барлык матур сыйфатларыгызны биргәнсез. Шулай ук бүген гомер көзләреңә кергәндә якыннарыңның хөрмәтле туганы, оныкларыңның сөекле әбисе, хезмәттәшләреңнең үрнәк өлгесе дә син. Әти белән иңне-иңгә куеп, 35 ел тату гомер итәсез. Шуның 11 елында кайнана белән кайнатаңны хөрмәт белән тәрбияләп, соңгы юлга озаттың. Хөкүмәтебезнең җаваплы хезмәтләрен башкара-башкара, инде 55 яшеңне дә каршылыйсың.

    Баш хисапчы булды һөнәрең,

    Аннан изгерәген тапмадың.

    Шушы юлда син гомереңнең,

    25 нче елын вакладың.

    Әлбәттә, хезмәтеңнең гүзәл нәтиҗәсе- Сәламәтлек саклау оешмаларының Рәхмәт Хатлары һәм иң сөенечлесе-Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау кәгазе белән бәяләнүең. Ә иң мөһиме-синең тирәңдә булганнарның, сине белгәннәрнең сиңа карата ихтирамы, хөрмәте. Болар барысы да синең тырышлык, сабырлык, гаделлек, ярдәмчеллек нәтиҗәсе.

    Газиз әниебез!

    Сине юбилеең белән котлап, саулык, балаларыңның һәм оныкларыңның мәрхәмәтен тоеп, аларның рәхимлелеге, шәфкатьлелеге, якты күңелләре тормышыңны тагын да бизәп, җан рәхәтендә картаерга насыйп булсын, дибез. Күңелеңдәге тормышка булган мәхәббәт нуры сүнмичә, сүрелмичә, без, балаларыңа яшәү чыганагы булып торуыңны телибез.

    Котлы булсын, әни, туган көнең,

    Без барыбыз да шушы теләктә.

    Бүгенгедәй шат елмайган йөзең,

    Шатлык өсти безнең йөрәккә.

    Күз нурыңны түктең безнең өчен,

    Йөрәк җылың булды гел юлдаш.

    Шатлыгыбыз арта сиңа карап,

    Безнең өчен бәхет син булгач.

    Җирдә кояш нуры балкыгандай,

    Син балкыйсың безнең күңелдә.

    Тормышыбыз синең белән матур,

    Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

    Сине ихлас котлап: тормыш иптәшең Альберт, балаларың Айдар-Ләйлә, Илдар-Җәмилә, оныкларың Сабина, Самира, Рамина. Безнең теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: