Туган Як
  • Рус Тат
  • Фән серләрен ачучы

    Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов 1948 елның 7 февралендә, Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туа. Салкын кыш аенда тугангамы, балачагы бик кырыс, авыр була аның. Әле җиде ай гына тулган сабыйны әти-әни дигән кешеләр үзләренең туганнары тиешле Нурулла абый һәм Бибинур апага тапшыралар.

    Нурулла абый һәм Бибинур апаның бала-чагалары булмый, шул сәбәпле ятим Җәүдәт аларга сыена. Алар аны үз балаларыннан да якын итеп күрәләр. Шулай булуга карамастан, Җәүдәт ятимлекне үз күңеле, йөрәге белән тоеп яши. Материаль яктан аңа абыйсы һәм җиңгәсе барысын да булдырырга тырышалар. Ләкин баланың рухи дөньясы китек була, моны ул башкаларга белдермәсә дә, үзе бик авыр кичерә. Ятимлекнең, ялгызлыкның, туганнар булмауның әче җимешләрен татый. Үз балалары шикелле якын иткән Нурулла абыйсын-әти, җиңгәсен-әни дип ихлас күңелдән шатланып йөри. Үз чиратында, алар картайганнан соң, аларга бурычлы булып калмый, хәл кадәренчә үзенең кадер-хөрмәтен күрсәтә. Аларның яхшылыгын, мәрхәмәтен, кешелеклелеген әле дә булса олы ихтирам белән искә ала.

    Кече Чынлы, Иске Шәйморза мәктәпләрен тәмамлагач, Казан дәүләт педагогика институтының география бүлегенә укырга керә. 1967 елдан башлап ул үз гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. География һәм экология, педагогика фәннәрен төрле яклап, киң һәм тирәнтен өйрәнә. Чүпрәле районы Кече Чынлы урта мәктәбендә, Казан шәһәре Киров районының 4 номерлы татар гимназиясендә директор вазыйфаларын башкара. Казан шәһәре Киров районы мәгариф бүлеге мөдире урынбасары булып эшли һәм шул елларда фәнни-педагогика эшләре белән даими рәвештә шөгыльләнә. Шуның нәтиҗәсендә фәнни-педагогик хезмәте барлыкка килә: «Татар халкының табигать турындагы белемнәре нигезендә милли мәктәп укучыларында экологик мәдәният формалаштыру». Әлеге фәнни хезмәтне диссертация итеп 1998 елда яклый һәм шуның нигезендә педагогика фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ия була. Соңгы дәвердә ул аның белән генә чикләнеп калмый, ә бәлки «Мәктәп укучыларында экология культурасын формалаштыруның концептуаль нигезләре: этнопедагогика аспекты» дигән темага докторлык диссертациясен яклый, профессор дәрәҗәсенә лаек була.

    Җәүдәт Хөсәеновның фәнни-педагогик хезмәтләренең беренчесе, татар милли мәктәпләре өчен чыгарылган уку ярдәмлеге китабы - «Кызыклы география» (1982). Татар мәктәпләре, гимназияләре өчен «Татарстан географиясе программалары» (1994), татар милли мәктәпләренең I-V сыйныфлары өчен чыгарылган «Экология фәне программалары» да дөнья күрә (1995). Әлеге программалар республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашып лаеклы урыннар алалар. Аның география, экология һәм тәрбия эшләренә багышланган хезмәтләре даими рәвештә республика, Россия матбугатында, ә соңгы вакытта чит ил даирәләрендә дә басылып киләләр.

    Аның фәнни хезмәтләреннән иң танылганнарын искә алып үтү урынлы булыр. Шулардан: «Укучыларда экология культурасын формалаштыруның региональ моделе»(2002), «Географиядән русча-татарча аңлатмалы-белешмә сүзлек» (2003), «Укучыларның экология культурасы» (2004) «Милли мәктәп укучыларының экология культурасы» (2005), «Татарстан географиясен һәм экологиясен укыту методикасы» (2005), «Чүпрәле районының географиясе һәм экологиясе» (2004, 2008), «Туган якны өйрәнү» («Краеведение») (2011, 2012), «Мәктәп укучыларының экология культурасы» (2012).

    Республиканың география укытучылары аның остаз-мөгаллим булуын инде күптән беләләр. Аның мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре аерым бәяләнә. Ул укытучы булып эшләгән елларда ук «Россиянең халык мәгарифе казанышы» билгесенә лаек була, укытучы-тикшеренүче баскычына күтәрелә. Югары уку йортында эшлгән чорда, Россия табигать белеме фәннәре академиясе аның фәнни хезмәтләренә югары бәя бирде һәм ул аерым исем, дәрәҗәләргә лаек булды: «Россия фәннәр акдемиясенең мөхбир-әгъзасы», «Фән һәм белем бирүдә атказанган эшлекле», «Фәнни мәктәпне нигезләүче» (2010); Россия табигать белеме фәннәре академиясе тарафыннан бирелгән медальләре: «Ватан фәнен үстерүгә керткән уңышлары өчен В.И.Вернадский исемендәге» көмеш медаль, (2010), «Югары белем бирү өлкәсенә яңалык керткән өчен» алтын медаль (2012).

    Дистә елдан артык вакыт эчендә аның педагогик эшчәнлеге үзе укыган Казан дәүләт педагогика университеты, ә иң соңгы вакытта Казан (Идел буе) федераль университеты белән бәйле. Ул хәзер «География һәм экологияне укыту теориясе һәм методикасы кафедрасы»нда педагогика фәннәре докторы, профессор. Ул булачак география, биология һәм инглиз теле мөгаллимнәре һәм мөгаллимәләрен фән серләренә өйрәтүче олы тәрбияче.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: