Туган Як
  • Рус Тат
  • “Эш яратырга әти өйрәтте”

    Туксанынчы еллар башында республиканың агропромышленность комплексына куәтле "ДОН-1500" маркалы комбайннар кайта. Заманасына карата бик тә үзенчәлекле әлеге кыр корабларын төзәтү һәм көйләү бөтен инженерларга да хас эш булмый. Шушы нечкә һөнәрне районда беренчеләрдән булып Рөстәм Рәхмәтуллин үзләштерә.

    Ул вакыттагы "Россия" колхозының алдынгы механизаторы Мәсүм аганың гомере буе шушы һөнәрне үз итүе дә улы Рөстәмгә киләчәк язмышын билгеләүдә этәргеч булгандыр. Иң олы абыйсы Иршат әнә югары уку йортларын тәмамлап доцент, тарих фәннәре докторы дәрәҗәләренә ирешсә дә Рөстәм ул юлдан китми. 1975 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын "бик яхшы" билгеләргә генә тәмамлый да туган авылы җирлегендә төпләнеп калырга уйлый.

    1977-1979 елларда хәрби хезмәт срогын үткән солдат туп-туры туган ягы-Иске Чүпрәлегә кайта. 1980 елның март аенда ВЛКСМ район комитетында икенче секретарь, аннан соң КПССның район комитетында инструктор хезмәтләрен башкара.

    -Инженер һөнәрен сайлавыңа нәрсә сәбәпче булды,-диюемә ул: "Әлбәттә, тормыш юлымның болай сызылып китүенә бары әтием үрнәк булгандыр. Кече яшьтән аның мазутлы, нык куллары астында үстем, бик яшьли мине сабанга алып чыкты...,-ди ул.

    Рөстәм Мәсүмович үзенең үткән елларын барлаганда комсомол, партия органнарында эшләгән елларын аерым бер якты хис белән искә ала. Аннан соңгы "Сельхозтехника" да эшләгән вакытлары да онытылмаслык вакыйгалар булып күңелгә уелып калган.

    -"Сельхозтехника"ның юкка чыгуы бик кызганыч, әлбәттә. Ул заманнарда дөнья шулай үзгәреп куер дип һич тә уйламаган идек. Элек запас частьләр үзәкләштерелгән фондтан кайтканлыктан һәр елны машина-трактор мастерскоенда йөзләгән тракторны төзекләндереп хуҗалыкларга җибәрә идек. Өстәвенә 60-70 данә бөртекле ашлык комбайны да ремонтлана.

    Заманалар үзгәреп, кыргый базар шартларында яшәвебез хуҗалыкларны тәмам бөлгенлеккә төшерде, шул исәптән без дә бик кыен шартларда калдык. Әмма алдагы көннәргә ышанычыбыз зурдан,- ди Рөстәм Мәсүмович. Ил буйлап эшмәкәрлек хәрәкәте җәелгәч, ул да үзен шушы заман агымында сынап карамакчы була. Кибет төзи, сәүдә эшен җәелдерә. Берничә елдан икенче кибетне сафка бастыра. Ике кешегә эш урыны булдыра. Моннан берничә ел элек аны район эшмәкәрләре советының җитәкчесе итеп сайладылар.

    -Районда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр саны арта бара, бу уңай күренеш. Димәк, халыкка эш урыны бар. 21-23 март көннәрендә Казанда республика эшмәкәрләренең зур киңәшмәсе үткәрелде. Аннан соң Кукмара районына барып коллегаларыбызның эшчәнлеге белән дә таныштык. Гаҗәпләнерлек берни дә юк, безнең районда да социаль сферада эшләүче шундый ук осталар бар, итек-читек текмәсәләр дә, бик матур кышкы киез итекләр басучы осталарыбызны тирә як районнар да яхшы белә,-ди ул.

    Шушы көннәрдә 60 яшен тутыручы Рөстәм Рәхматуллинның төрле еллардагы намуслы хезмәте күп сандагы дипломнар, Рәхмәт Хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтелгән. Әле шушы көннәрдә генә аңа Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт Хаты тапшырылды. Тормышыннан да Рөстәм ямь-тәм табып яши. Пар канаты Флюрасы белән бер кыз һәм бер ул үстерделәр. Кешелекле кеше булганы өчен дә аңа ихтирам һәм хөрмәт күрсәтелә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: