Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Дуслыкка тугрылык

    Еллар... еллар... Гомер узган саен, уйлар тагын да тирәнәя: кайчандыр күргән-белгәннәрнең барысын да хәтерләргә салып куярга тырышасың һәм, күңел дулкынныры тибрәлеп, сагыну-сагышка күмелү белән, аларны хәтердән берәм-берәм тартып чыгарып моңлана башлыйсың.

    Мин гомер буе безнең өчен зур горурлык һәм бар яктан да үрнәк булган әтиебез Сәйфулланы бик еш искә төшерәм. "Ник аны узган гомеренең гыйбрәтле һәм кодрәтле мизгелләрен, сугыш хатирәләрен сөйләтеп, тәфсилләп язып калмадым икән?"-дип үкенәм. Дөнья мәшәкатьләре белән вакыт та, җай да табылмагандыр инде. Югыйсә: "Әти, әйдә, сөйлә әле немецларны ничек куа барганыгызны,"-дигән чаклар булгалый иде. Әти сүзен башлау белән, тын да алмый тыңлап утырам. Үзе белән бергә сугышкан батыр егетләр турында исемләп сөйли иде ул. Снаряд төшеп ярылгач, елга ярында сугышчан дусларының мәңгегә ятып калулары хакында сөйләгәндә күзләреннән яшьләр тамчылап кына түгел, елга булып ага башлый иде. Ә мин күз яшьләрен күтәрә алмыйм. Әтиемнең пәһлевандай гәүдәсен яшүсмер көче белән яратып, җәлләп кысам да, сүз шунда өзелә торган иде. Әйе, сугыш упкыны күпме кеше гомерен йоткан, күпме яшь хатын тол калып, нарасыйларын сыңар канат белән үстергән.

    Бизнә елгасы, Бизнә һәм Мунчәли авылларының мәңгелек дуслыгын саклап, тын гына ага да ага. Чүпрәле районының бу төбәгендәге ир-атлар баһадир гәүдәле, өстәвенә, һәммәсе дә дип әйтерлек, чибәр, зәңгәр күзле. Бу алтын генофондны сугыш та бетерә алмады. Чөнки сугышка киткән батыр мишәр ир-егетләренең балалары калды. Исән кайтканнарның кайсылары шартлаулардан тәннәренә кереп утырган тимер ярчыклары белән, кайберләре аяк-кулларын югалтып кайтса да, үзенә пар табып, гаилә корып җибәрде, тырышып-тырмашып гомер итте. Сугыш афәте, ачлык, ятимлек җимергән тормыш илаһи көч ярдәмендә кабат чәчәк атты. Ләкин исәннәр күңелендә сугышның ачы яралары мәңгелек әрнү булып калды...

    1941 елдан башлап, 1942 елның азагына кадәр немец илбасарлары беркемне һәм бернәрсәне аямый алга барды. Бизнә, Мунчәли авылларыннан да төркем-төркем ир-атлар туган илне фашистлардан азат итү өчен сугышка китә торды. Бизнәдән Сәйфулла Бакировка да чират җитте. "Без ул вәхшиләрне җиңеп кайтачакбыз!"-диде ул, күрше Мунчәли авылы Ләбибенең әрнүле йөзенә карап. Һич аерыласы килмәгән Ләбиб Җамалетдинов 11 айлык улы Рафаилне соңгы тапкыр күкрәгенә кысты, кулларында өскә күтәрде дә: "Улым, мин кайтканчы, зур булып үсәрсең инде син. Елама, яме! Әнисе, оланны яхшы кара,"-дип, улын сөекле хатынына тапшырды. Имән баганадай баһадир гәүдәле яп-яшь ирнең гаиләсе, авылы белән соңгы тапкыр хушлашуы булган икән, моны үзе дә сизенгән, күрәмсең...

    Ләбиб белән Сәйфулланы авылларыннан чыгып киткәннән бирле язмыш гел янәшә йөртә. Суворов орденлы, Станиславский исемендәге понтон күперләр төзү бригадасына эләгә алар. Ләбиб- сапер, ә Сәйфулла-шул йөзмә күперләрне ялгаучы. Җир белән күк, кургаш яңгыры тузан белән буталган арада да бер-берсенең хәлен белешкәләп торалар. "Якташ" дип түгел, "туган" дип эндәшәләр алар бер-беренә. Күперчеләр иң таза гәүдәле Ләбибне хөрмәт итәләр, хәтта пешекчеләр дә аңа ризыкны гел ике өлеш итеп бирәләр. Эшсез торырга яратмый Ләбиб. Гади авыл егете кушылган эштән бушаган вакытында күпер төзүчеләргә дә булыша.

    Ләбиб суда йөзмә күперләр ялгаучы, аларны өстерәүче Сәйфуллага да гел ярдәмгә килә. "Әй, Сәйфулла туган, киемеңне дә киптерергә өлгермисең бит,"-дия торган була ул, җаны әрнеп... Үзе исә үлем белән күп тапкырлар күзгә-күз очрашса да, бихисап сугышчан дусларының гомерләрен саклап кала. Сугыш кырында бит вәхшәт җирдә генә йөрми, үлем суда да, күктә дә корбанын көтеп кенә тора. Ләкин безнекеләргә хак эш өчен изге көрәштә "Сталин өчен!", "Ватан өчен!", "Анам, балаларым, гаиләм өчен!" дигән җан чакыруы дошманны тар-мар итәргә зур ышаныч, һәрвакыт көч бирә.

    ...1945 елның 16 апреле. Пузак районындагы Нейсе елгасын кичкәндә, фашистлар снаряды причалны сафтан чыгара. Күпернең йөзмә өч өлеше елганың кызу агымы белән шул ук вакытта пехота чыгып баручы штурм күперенә таба якынлаша. Бакиров, күз ачып йомганчы, суга сикерә һәм, понтоннарны эләктереп алып, кирегә сөйри башлый. Аңа исән калган Дедунов ярдәмгә ташлана. Икәүләп йөзмә өч күперне сөйрәп килеп, причалга ялгыйлар. Шулай итеп, штурм күперен җимерелүдән, күпме офицер һәм солдатны үлемнән саклап калалар. Бу батырлыгы өчен Сәйфулла Бакировка III дәрәҗә Дан ордены бирелә. Кызыл Байрак орденын да, Ленинград фронтындагы батырлыклары өчен бирелгән башка хәрби бүләкләрен дә, сугыш яраларын да әнә шулай, безнең гаскәрләрнең зур елгалар кичеп, алга баруын тәэмин иткәндәге фидакарьлеге өчен алган әтиебез.

    Чираттагы заданиедә Ләбиб белән Сәйфулла бергә була. Ләбиб-яр буенда, Сәйфулла-суда. Берсе немец миналарын эзли һәм зарарсызландыра, икенчесе субай (свай) суга. Ә өстән кургаш яңгыры ява. Бер снаряд нәкъ Чүпрәле егетләреннән ерак түгел урынга килеп төшә. Көчле шартлау дулкыны икесен ике якка алып ата. Сәйфулланы-дулкыннарга, ә Ләбибне-кара упкынга! Бакиров, аңына килеп: "Ләбиб туган, син исәнме?"-дип сорый. Әмма җавап ишетелми. Ул Ләбибнең җир белән укмашкан канлы гәүдәсен табып ала. "Җиңү көненә дә күп калмаган иде бит инде. Нигә соң болай булды әле?! Бергә киттек, бергә кайткан да булыр идек,"-дип өзгәләнә Сәйфулла, үз алдына сөйләнә-сөйләнә. Күпердән ерак түгел тынычрак урын табып, кабер казый башлый. Киң күңелле, ярдәмчел Ләбибнең һәлак булуы күперчеләр өчен зур югалту була.

    Бертуганнар кебек йөрүче ике якташка-Ләбиб белән Сәйфуллага-сокланмаган кеше булмый. Шуңа күрә барысы да Сәйфулланың үтә авыр бу кайгысын уртаклашып кына калмыйча, үзләре дә тирән кайгы кичерә.

    Әтием якташын, каберенә ләхет алып, мөселманча җирли. Якташының гәүдәсен, тиешле догасын укып, гүргә иңдерә. Кабер өстенә куйган тактага, кызыл йолдыз ясап, каһарман якташының исем-фамилиясен дә язып калдыра. Якын кешесен югалтуны күтәрә алмаган корыч характерлы Бакировның күзләреннән туктаусыз яшь ага-җаны елый. Яшәргә дә яшәргә иде бит әле Ләбиб дустына!

    Йөрәгенә тиеп, үпкә, ашказаны аша үтеп, умыртка баганасына кереп утырган фашист пулясы да әтиебезнең гомерен өзә алмый. Ул Ләбиб Нәҗип улы Җамалетдиновның батырлыгы хакында аның хатыны Мөшфика ханымга да бәйнә-бәйнә сөйләргә өлгерде. Аяклары йөреп торганда, сугыш кырындагы истәлеген хәтерләтеп, Мунчәли авылына-йөрәгенә үтә дә якын Җамалетдиновлар гаиләсенә еш барып йөрде ул...

    ...Әтинең бик якын сугышчан дусты турында шундый якты истәлеге, ягъни дәһшәтле еллардагы мең дә бер хатирәнең берсе генә бездә калды шул. Ә күпмесен әти үзе белән бергә бакыйлыкка алып китте. Ни кызганыч... Хатирәләр-буыннар дисбесе бит. Менә шул тылсымлы илаһи дисбене һич кенә дә өзмичә саклыйсы иде. Чөнки үткәнен белгәннең киләчәге дә бар, дип, бик белеп әйткәннәр безнең бабайлар. Җан тынычлыгы, горурланып яшәү һәм бәхетле тормыш өчен аеруча кирәк ул!

    Туганыңдай якын була -

    Үз итсәң син кешене!

    Дуслык хисе-иң көчле хис,

    Чын тугрылык-җисеме!

    Кайларда гына булсак та,

    Ниләр генә күрсәк тә,

    Әтиләргә охшап яшик! -

    Алар үрнәк күрсәтә…

    Дуслык Илне көчәйтә!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: