Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Дингә һәм милләткә тугры хезмәт

    Гомер буе кояш нурлары бергә кузгалырга гадәтләнгән Гомәр Алиулла улы сызылып килүче таң яктысына карап торырга ярата.

     

    Авылымның таң атканда гына исә торган талгын июль җиле. Ул Татар Бизнәсенең иртәнге тынлыгына моң өстәп, бакчадагы чәчәкләр белән серләшә дә, битләргә килеп кагыла. Сиксәненче җәен каршылаучы авылның хөрмәткә лаек ватанпарвәр шәхесен үзенчә шулай котлый бугай ул...

    Гомер буе кояш нурлары бергә кузгалырга гадәтләнгән Гомәр Алиулла улы сызылып килүче таң яктысына карап торырга ярата. Ә таң белән бергә уйлар яктыра, хәтердә үткәннәр җепкә тезелә. Аллаhы Тәгалә бөтен кешегә дә озын гомер бирми шул, Ул фәкать яраткан колларына гына гомерләрен изгелектә үткәрсеннәр өчен озак еллар яшәргә насыйп итә. Сафин Гомәр Алиулла улына да озын гомер юкка гына бирелмәгән.  Нурулла хәзрәт белән берлектә авылыбызда мәчет төзүгә зур көч һәм тырышлык куйган, ике мәчеттә 23 ел дәвамында мулла имам - хатыйб вазыйфасын башкарып, авылдашларының күңелләренә иман орлыкларын чәчкән, Аллаһы Тәгалә сүзен һәм Аның әмерләрен халыкка җиткергән, кардәшләрен Раббыбыз кушканча яшәргә өйрәткән, мөнбәрдән дөрес сүзләр табып аларны тәрбияләгән һәм авылда мәчеткә илтүче сукмакларны такырлаган кеше ул  Гомәр абый. Шулай ук бик күп тарихи вакыйгалар шаһиты да әле: ике тапкыр Татарстан мөфтиен сайлауда, Кол Шәриф мәчетенең 46 метрлы манарасын күтәрүдә, аны ачуда, Шәһри Болгар җирендә Ак мәчетне ачуда катнашу аның күңелендә якты  хатирә булып саклана. Газиз Ватанының  бүгенгесе һәм киләчәген аталарча кайгыртып, олылап 1000 еллык авыл тарихының үткәнен раслаучы “Безнең тамырлар - Бизнәдә!..” исемле китапка дини мәгълүматлар туплауда үзеннән зур өлеш кертүе белән дә мактауга лаек ул. Китап авторы якташыбыз, танылган табиб Рөстәм Сәйфулла улы Бакировка, доцент Нияз Зәйнулла улы Хисметовка туган җиребезне онытмыйча Авыл көннәре оештыру, ничәмә - ничә тапкырлар зур табыннар корып, Корбан мәҗлесләре үткәрүдә барлык булышлык итүчеләргә рәхмәтле Гомәр абый.   

    Авылда балалар туа тора, яшьләр тормыш кора, кемнеңдер гомер кояшы байый. Һәр очракта дини йола үтәлә. Ул кешеләргә кирәкле юнәлешне билгеләргә булышлык итеп, аларның гомерен саклап калу өчен зур эш эшләсә, тормышларына артык тыгылмыйча, хаталануларын күргәндә дә, тавышын күтәрмичә, дәгъват юлы белән бәндәләргә хак юлны табарга ярдәм итеп – аларның җаннарын, калебләрен саф килеш саклап калу өчен гомер буе бәяләп бетермәслек эш башкарган икән бит.

    Гомәр абыйның үзеннән әллә нинди тыныч нур бөркелә. Авылда үлем-җитем булганда, вафат булган кешенең туганнары кайгылы кыяфәттә йөргән йортка ул һаман да бер кыяфәт, һаман шул ук нурлы якты йөз белән килеп керер, көр тавышы белән сүзен башлар иде. Аның җитәкчелегендә мәет соңгы юлга артык шау-шусыз, тыныч итеп озатылыр иде. Мулла бабайны урамда очратсак, тышкы кыяфәтебезнең нинди булырга тиешлеге турында бер-ике сүз әйтми китми, кем баласы булуыбыз белән кызыксына; әти-әниләребезгә саулык, үзебезгә иман-тәүфыйк тели; үгет-нәсыйхәт бирә; сүзенә инандыру өчен, Фиргавенне шелтәләп ала, тирән хөрмәт белән Җәбраил фәрештә исемен кушып дәлилли. Олы яшьтә булуына да карамастан, егетләр кебек йөгереп йөри, аңа үз яшен бирмәссең дә. Мулла бабайга хөрмәтебез һәрчак зур булды. Үз мәхәлләсе өчен җан атып йөргән бу олы йөрәкле, ихлас кешенең эшләгән эшләре, кылган изге гамәлләре санап бетергесез. Хәер, кешеләр күңеленнән гел матурлык кына эзләргә омтылучының рухи дөньясы башкача була да алмый торгандыр.

    Игелекле эшләр эшләп яшәү — Аллаһ рәхмәтенә ирешү, Аллаһның рәхмәте белән җәннәткә керәсең, ә Аллаһ рәхмәте кеше рәхмәте эченә яшеренгән, әти-әни, күрше-күлән, туганнарның рәхмәтен алырлык итеп матур яшәү кирәк – һәммәсе изге теләкләр, Гомәр абыйның үгет-нәсыйхәте. Ул аның яшәү рәвеше,  бу фани дөньяда яшәвенең бөтен мәгънәседер. 

    Татар Бизнәсе мәчете бик бәхетле. Мәчетеннән бигрәк халкы бәхетле. Чөнки аның михрабына бүгенге көндә ихлас күңелле, халыкны дөрес юлга чакыруда үз алымы, үз карашы булган Гомәр абыйның дәвамчысы Ярулла Алимҗан улы Салихов хуҗа. Мәчеттә hәрвакыт чисталык hәм пөхтәлек, тәртип булуы да минем өчен зур шатлык, - ди Гомәр абый. Мәчет манарасыннан, намазга чакырып, азан тавышы яңгырый.  Бу моңлы азан тавышы беркайчан да халыкны хак юлга чакырудан туктамасын, мәчет ишеге беркайчан да ябылмасын һәм бу мәчеткә йөрүчеләр саны арта гына барсын иде, - дип тели Олуг зат.

    Төрле авыр, җаваплы эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераны көн артыннан көн узып, 80 яшьлек күркәм юбилеена килеп җиткәнен сизми дә кала. Ул тынгысыз узган тормышының матур гамәлләргә бай булуына куана, ә бу гамәлләрне бик күп Рәхмәт хатлары исбатлап тора. Тормыш иптәше Фәсәхатбану апаның янәшәсендә булуы, дүрт баласы, аларның гаиләләре, 8 онының уңышларына сөенеп  яши алуы белән дә бәхетле ул. Бәйрәмнәрдә Сафиннар гаиләсе бергә җыела. Ныклы, затлы нәсел алар. Ә юбиляр дүрт күз белән көтә барын да. Оныкларын, балаларын, туганнарын, дусларын… Кеше ярата шул ул. Күптән түгел әтиләренең, дәү әтиләренең, 80 яшен зурлап билгеләп үттеләр. Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов һәм мөхтәсибәтнең оештыру бүлеге җитәкчесе Фәргать Нәүметов авылыбыз мәчетенә өйлә намазына килеп, юбилейлы 80 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан дини кыйммәтләр сагында үзеннән зур өлеш керткән Гомәр Алиулла улына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт Хатын, бүләк тапшырды, изге теләкләрен юллады. Шулай ук үзе эшләп чыккан “Татагрохим” оешмасының генераль директоры Рәис  Салих улы Калимуллин, аның урынбасары Рәис Мәрдан улы Миңнуллин кыйммәтле бүләкләр, “Татагрохим оешуга 40 ел” исемле медаль, истәлекле китап белән бүләкләде, өендә үткәрелгән Ясин мәҗлесендә үзе хезмәт куйган мәчет исеменнән Рәхмәт хаты, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, җылы сүзләр әйтелде. Бәйрәм шатлыгын уртаклашкан һәр кешегә, оештыруда  үзе сайлап куйган дәвамчысы мәчетнең имам - хатыйбы Ярулла хәзрәткә, аның җәмәгате Тәскирә абыстайга, бик күп еллар бергә хезмәт куйган Нурулла Абдулалим улына, якыннарына рәхмәтле юбиляр.

    Чын мәгънәсендә бәхетле язмыш насыйп булган Гомәр абыйга. Хәләл көче, тырышлыгы, намуслы хезмәте белән яуланган бәхете бу аның. Үзенекен генә түгел, якыннарының да тормышын яктыртучы бәхет. Мондый бәхет бик аз кешеләргә генә тәти. Бәхетле бәхет, дияргә кирәктер аны.

     Сиринә Халилова, Татар Бизнәсе авылы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: