Чүпрәледән тыл ветераны Суфия Хәйруллина: «Сугыш башланганда миңа 10 яшь тулган иде»
Бүген Суфия апа Хәйруллинага 93 яшь.
Тыл ветераны Суфия Хәйруллина:
-Сугыш башланганда миңа 10 яшь тулган иде. Әтинең күзләре күрмәгәнлектән сугышка алмадылар. Без тугыз бала идек. Иң өлкән абыебыз Абдулла сугыштан кайтмады. 1943 елда әти, аннан озак тормыйча әни дә үлеп китте. Мин инде ул вакытта МК дип аталган “молотилка”да эшли идем. Көчлерәкләребез я төртеп йөртәбез, ат булганда атлар тартып йөртә иде аны. Биш кыз идек. Ашарга юк. Көрәк белән ындырлар казып, йомшартык йөрдек. Туфрак астында күмелеп калган черек бәрәңгеләрдән ризык ясап ашый идек. Яз көнне чыккан үләм калмый иде авылда. Халык ач – ашап бетерә. Эштән кайткач фронттагы сугышчыларга дип оекбашлар, бияләйләр бәйләдек. Колхоздан танклар алырга дип акча җыйганнары да хәтеремдә.
Сугыш беткәннән соң да тормыш тиз генә җайланмады әле. Дөрес, кайберәүләрнең әтиләре кайтты. Безнең көтәргә дә кешебез юк иде. Казахстанга вербовка белән җибәрделәр. Анда кирпеч суктык. Киров урманнарына китеп эшләдек. Күпне күрдек, әмма ил белән.
Кычыткан, алабута, үлән ашауның, гомер буе эштә, хәрәкәттә булуның файдасыдыр инде – озын гомерле булдым менә. Шөкер, Аллаһы Тәгалә бу якты, аяз, рәхәт көннәрне күрүне дә насыйп итте. Сугыш чоры буыны дип хөрмәтлиләр, рәхмәтләр әйтәләр, ел саен бүләклиләр – шуннан да күңел нечкәрә, әлбәттә.
Без күргәннәрне күрергә язмасын дип телим! Якыннарының сугыш кырында ятып калуын күрергә булмасын беркемгә дә! Балалар әтиле-әниле үссен, ир, хатын затлары да парлы гомер кичерсен!
Редакциядән: Суфия апа Хәйруллинага 93 яшь. Ул Иске Чокалы авылында туып-үскән, бүгенге көндә кызы Ләйсән белән кияве Илдар тәрбиясендә, Иске Чүпрәле авылында яши. Суфия Хәйруллина 31 ел район редакциясендә җыештыручы булып эшләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев