Чүпрәледән Иске Чокалы авылында яшәүче Рокыя Юсупова: «Тагын 50 еллап та эшләр идем»
Рокыя ханым шушы көннәрдә 85 яшьлеген билгеләде.
Иске Чокалы авылында яшәүче Рокыя Аделҗан кызы Юсупованың гомере туган авылы, аның кешеләренә хезмәт итүдән тора, дисәм бер дә ялгыш булмас.
1938 елда гади генә бер гаиләдә туып, бу тормышта үз юлын үзе ярган, халкыбызның “кечкенә дә төш кенә” дигән әйтемен исбатлаган бер кеше ул. Сыер савучыдан башлаган хезмәт юлы аны авыл башлыгы (ул вакытта сельсовет рәисе) вазифаларына кадәр алып килә. Намуслы хезмәт итмәсә, үз сүзе булмаса кечкенә генә буйлы бу кызны кем күрә алган булыр иде икән?! Ул үзенең барлыгын, булдыклылыгын әнә шулай, комсомол сафларында, колхоз кырларында, яшьтәшләре арасында алдынгы булуы белән күрсәтә. Күп еллар авыл, район Советына депутат булып та сайлана Рокыя. Һәм авыл халкы аңа ышаныч белдереп авыл Советы секретаре итеп тә сайлап куя. Шушы хезмәтне армый- талмый 40 елдан артык башкара ул.
Авыл Советы секретаре дигәч тә әлеге вазифадагы кеше кулын авыл халкы пульсында тотучы буларак күз алдына килә. Дөреслектә дә шулай, Рокыя вазифасына да аерылышырга теләгән гаиләләрне яраклаштыру, юлдан тайпылганнарны тәрбияләү, исерекләрне аек тормышка чакыру һәм башка тагын шундый бик күп төрле эшләр төшә. Авылның өлкәннәре Рокыя Аделҗан кызының һәрвакытта халык арасында, авыл кешесенең мәнфәгатьләрен кайгыртып төрле инстанция ишекләрен шакудан тартынмавы турында сөйли.
Авылыбызның легендар кешеләреннән берсе, - ди Рокыя ханым турында авыл ветераннары оешмасын җитәкләүче Гөлсирә Хәлиуллова. – Кайчан карама кимсетелгәннәрнең янында иде инде ул. Кемне милиөиядән, кемне эчкечелек юлыннан коткарып калды. Үгетли-үгетли, кирәк урында яклап, әлбәттә.
Авылның тәртипле, эш сөйгән, нәселе зур булган гаиләсенә килен булып килә Рокыя Аделҗан кызы. Шушы төп йортта ике ул, бер кыз тудырып, кайнана, канигәчкә (иренең кыз туганы) ярый белеп гомер сөрә ул. Ярый белеп кенә дә түгел, канигәче Рауза ханым белән бер сүзле булып яшиләр алар. Олыгая төшкәч тә Рокыя ханым шушы апаларын йорт хуҗасы итеп күреп, бөтен эшен аның белән киҗәшләшеп башкара.
Билгеле, игелекле эшләр башкарганның, өлкәннәрне хөрмәтләгәннең үзенең дә хөрмәте бар. Авыл Советы секретаре вазифасыннан лаеклы ялга киткәч тә ветераннар советын бик күп еллар җитәкләгән Рокыя ханымны нәселнең өлкәне, хөрмәтле кешесе иттереп кызы Зөлфия тәрбияли.
Барысы да җитеш – Самимы белән бергәләп салган җыйнак, матур гына өйләре, күршедә генә улы (гаиләсе белән) бар аның. Олы улы Зөфәр дә авылда калып, гаилә корып, йортлар салып үз тормышын алып бара. Бер урында төпләнеп, Аллаһның биргәненә шөкер итеп яшәүнең нәтиҗәсе дә шушыдыр – балалардан, якыннарыңнан хөрмәт күрү.
Рокыя ханым шушы көннәрдә 85 яшьлеген билгеләде. Аны котларга район үзәгеннән дә кунаклар килде, туганнары да табын артына җыелды. Башкарма комитет җитәкчесе вазифасын башкаручы Айрат Җәлалов Рокыя Аделҗан кызының озак еллар башкарган намуслы хезмәтенә рәхмәт белдереп чәчәк бәйләмнәре, бүләк, котлау хаты тапшырды. Ветераннарның район советы җитәкчесе Роза Нәсыйбуллина да Рокыя ханымның район өчен ихтирамлы шәхес булуын билгеләп үтте, алып килгән бүләкләрен тапшырды. Әлеге өлкәннәрдән җитәкчелек эстафетасын алып калган авыл башлыгы Рәмис Низаметдинов исә: “Авылның нигезе Рокыя апа кебек өлкәннәребез булганда нык. Тигезләнергә, үрнәк итеп алырга кешеләребез бар”, диде. Ул да, билгеле, бүләксез килмәгән иде.
Рокыя ханым элеккегечә үк сүзен “иптәшләр”, дип башлап, килгән һәркемгә рәхмәт белдерде. Мөмкин булса тагы да 50 еллап та эшләргә теләгәнлеген әйтте. “Кеше арасында булу, аларга кирәклегеңне тою зур бәхет ул”, диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев