Чүпрәледән Фирдәүсә Яфизова—IT олимпиада җиңүчесе
Казан шәһәрендә пенсионерлар арасында «Өченче буын» Республика IT олимпиадасы узды.
Бүгенге технологияләр үсеш чоры һәркемгә кирәкле мәгълүматны оператив рәвештә алу таләбен куя. Шуңа да компьютерны өйрәнү аеруча мөһим, өлкән буын вәкилләре өчен бигрәк тә. Әлбәттә, моның өчен барлык шартлар да тудырыла. Өлкән буын вәкилләрен компьютерда өйрәнү курслары да оештырыла. Әлеге эш районда да актив рәвештә алып барыла.
Шуның нәтиҗәсе булып, өлкәннәр арасында Казан шәһәрендә пенсионерлар арасында «Өченче буын» Республика IT олимпиадасы узды. Сынауларда районыбыздан Фирдәүсә Яфизова катнашты. Ул «Яндекс эзләү системасында эшләү» номинациясендә 1нче урынны яулады һәм Дипломнарга, бүләкләргә ия булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Фирдәүсә ханым кыш айларында район үзәгенең өлкән яшьтәге кешеләрен компьютерда эшләү буенча дәресләр уздырды һәм әлеге бәйгедә дә беренче генә катнашуы түгел.
—Чынлыкта компьютерга бер өйрәнгәч, аннан аерыласы да килми. Дөнья яңалыклары, балалар, оныклар, дуслар, якыннар, сыйныфташлар тормышы барысы да шунда. Моннан тыш, лаеклы ялга чыккач, башлаган эшем дә тулысынча компьютер системасы белән тыгыз бәйләгән. Үзең белгәч, башкаларга да өйрәтәсе килә,-ди Фирдәүсә ханым Яфизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев