Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәледән Фәния Кәримуллина: «Әни булуым белән бәхетле мин!»

Ана — бөек исем! Шушы бөек исемгә лаек булган райондашларыбыз турында сөйлибез.

Биш балага гомер бүләк иткән Фәния Адиҗан кызы Кәримуллина — «Ана даны» медале иясе.
Фәния ханым Шланга авылында яши. Үзе дә ишле, 7 балалы Адиҗан ага һәм Лилия Әһлиулла кызы гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килгән. Әти-әни үрнәгендә балалар, яшьтән үк, хезмәт белән тәрбияләнеп үскәннәр. Зурраклар кечеләрне: эне һәм сеңелләрен карарга ярдәм иткән. 

Авылдагы урта мәктәпне тәмамлаган Фәния бер ел авылда калып, колхоз фермасында (ул елларда урта мәктәпне тәмамлаган егет-кызларны мәҗбүриләп диярлек авылда калдыру булган) сыерлар сауганнан соң, Ульяновск шәһәренә барып пешекчеләр әзерләү училищесында белем ала. Аннан шәһәрдә эшкә урнаша.

Авылдашы Айрат белән тормыш корып җибәрәләр. Тормыш иптәше Айрат та Ульяновск каласында шофер булып эшли. Яшьләр берничә ел шәһәрдә яшәгәч, төп нигезне саклап калучылар буларак, авылга кайтып урнашырга карар итәләр. Тормыш иптәше авылга кайткач та шофер хезмәтен дәвам итә, ә Фәния исә колхозга эшкә килә. Бер-бер артлы кызлары Эльза, Ландыш, Ләйсән, Айгөл, уллары Данил дөньяга килә. Төрле елларда Фәниягә фермада сыерлар саварга да, Госстрахта агент булып эшләргә дә туры килгән.

Тормыш иптәше белән бергәләп төп нигездә яңа өй дә җиткезеп керәләр алар. 

—Ана булудан, балаларыңны кочагыңа алып сөюдән, аларның уңышларына куанып-сөенеп яшәүдән дә зур бәхет юк, — ди биш бала әнисе Фәния.

Балаларының һәркайсына ныклы белем биреп, тормышта үз урыннарын табарга да ярдәм итәргә тырышалар ирле-хатынлы Кәримуллиннар. Бүгенге көндә инде кызлары Эльза Камчаткада яши, андагы хастаханәләрнең берсендә эшли, икенчеләре Ландыш — Магаданда, фармацевт, Ләйсәннәре Казан каласында юрист һөнәрен үзләштерә, Айгөлләре Матак урта мәктәбендә 11 сыйныфта белем ала, уллары Данил әлегә 6 сыйныфта укый. 

—Биш бала үстерү авырдыр, — димен. —Юк, ишле гаиләнең бернинди кыенлыгы да. Айрат та бит 6 балалы гаиләдә иң кечесе булып үскән. Икебезнең дә туганнарыбыз күп булгач, балаларыбызга да шуны теләдек, — диде Фәния елмаеп. 

Ерак җирләрдә яшәсәләр дә, кызлары еш кайталар икән. Балалар бергә җыелгач өй шау-гөр килеп тора. 5 яшьлек оныклары Али исә әбисе һәм бабасының тормышларын тагын да кызыграк итә.
Үткән ел Фәния ханым Кәримуллина "Ана медале"н алган.

—Хөкүмәтебез, район җитәкчеләренә рәхмәт, Казанга, Кремльга чакырып бүләкләр, чәчәкләр тапшыргач та бик күңелебез булды. Чәчәкләрне, бүләкләрне шәхсән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан алуыбыз белән дә горурланабыз,-ди бәхетле Ана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев